-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 гыйнвар 2021, 11:30

“Ярдәмне сизелерлек арттырдык"

Пандемия чорында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, һәрвакыттагыча, кешеләргә иң якыны булды.

Пандемия чорында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, һәрвакыттагыча, кешеләргә иң якыны булды.

Вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова ел йомгаклары буенча брифинг үткәрде. Ул анда узган елгы социаль күрсәткечләргә, пандемия уңаеннан кертелгән үзгәрешләргә тукталды, агымдагы елга планнары белән уртаклашты. Соңыннан журналистларның сорауларына җавап бирде.

Узган елда халыкны социаль яклауга 43 миллиард сумга якын акча (2019 елда – 24,7 миллиард сум) юнәлтелгән. Ярдәм чараларына бүленгән акча күләме шактый — 27 миллиард сумга кадәр арткан (2019 елда – 17,3 миллиард сум), бу өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалар өчен айлык түләү кертүгә бәйле. 100 меңнән артык гаилә якынча 7 миллиард сум алган. Бу саннарны вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова журналистлар белән очрашу вакытында китерде.
Моннан тыш, үткән елда ярлылыкны киметү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль контракт рәвешендә ярдәм күрсәтүне финанслау 307 миллион сумга кадәр арткан. Элек күрсәтелгән максатларга 50 миллионга якын акча тотынылган. Нәтиҗәдә, социаль контракт төзегән гражданнар саны 6 меңгә якын.
— Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына республика бюджеты акчалары исәбенә бер тапкыр бирелә торган түләүне 31 мең граждан алды. Аерым алганда, Бөек Ватан сугышы инвалидларына, анда катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук сугыш елларының тыл хезмәт­чәннәренә 177,2 миллион сум акча бирелде, — диде Ленара Иванова.
Былтыргы вәзгыятьтә, әлбәттә, үзәккә иң үткәне эшсезлек проблемасы булды. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә 206 меңнән артык граждан эшсезлек буенча пособие алган, аларга 7 миллиард сумга якын пособие түләнгән, шул исәптән, балигъ булмаган балалары булган 79 мең граждан пособиенең арттырылган күләменә ия булган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: эшсезләргә социаль түләүләргә финанслау күләме, узган елдагы белән чагыштырганда, 4 тапкыр арткан. Мәшгульлек хезмәтләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән 70 меңнән артык граждан эшкә урнаштырылган.
— Коронавирустан күпләп авыруга һәм үлем-китемгә юл куймас өчен безнең барлык стационар социаль хезмәт күрсәтү учреж­дениеләре 16 апрельдән изоляциянең 14 көнлек графигы белән автоном эш режимына күчерелде, алар анда 9 ай эшли. Хәзерге вакытта изоляциядә 6,5 меңнән артык социаль хезмәт алучылар һәм меңнән артык хезмәткәр, барлык хәвефсезлек чараларын катгый үтәп, изоляциядә тотыла. Карантинда яисә үзизоляциядә булган кешеләргә өй шартларында социаль ярдәм күрсәтү туктатылмады. Автоном социаль хезмәт күрсәтү оешма­ларының турыдан-туры катнашлыгында үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда 520 меңнән артык обход башкарылды, 50 мең гражданга дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар китерүне үз эченә алган хезмәт күрсәтелде. Шул ук вакытта өйдә даими социаль хезмәт алучы 34 мең кеше игътибарсыз калмады һәм аларга хезмәт күрсәтү штат режимында алып барыла, — дип белдерде министр.
Шулай ук, былтыр хезмәт вазыйфаларын башкарганда инфекция йоктырган хезмәткәр­ләргә шифаханә-курорт оешмаларында сәламәтләнде­рүгә һәм тернәкләндерүгә сертификатлар бирү эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Меңнән артык шундый сертификатны медицина, интернат-йорт, социаль учреждениеләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре, волонтерлар, полиция һәм “Росгвардия” хезмәткәрләре алган.
Билгеле булуынча, 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республика Баш­лыгының өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрүгә, сәламәтлеген ныгытуга, социаль активлыгын һәм сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыруга юнәлтелгән “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты эшли башлады. Инде беренче нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, сентябрьдә өлкән яшьтәге гражданнар арасыннан 243 кеше туристик маршрутлар буенча үткән.
Былтыр тернәкләндерүнең техник чараларына якынча 11 миллион сумлык 945 сертификат һәм инвалид балаларны тернәклән­дерү өчен 50 миллион сумнан артык суммага 1204 сертификат бирелгән. Уфа шәһәрендә үсешендә тайпылышлар булган республика балаларын һәм үсмерләрне комплекслы тернәкләндерүгә юнәл­телгән яңа реабилитация үзәге (“Салют” шифаханә-савыктыру лагере базасында) төзелеше башланды.
— Узган елда туымны арттыру мәсьәләсе белән ныклап шөгыль­ләндек, өстәмә анализ үт­кәрдек. Тиешле юл картасы расланды. Тугыз ай нәтиҗәләре буенча туучылар саны кимү темпын 4 тапкыр киметергә мөмкин булды. “Гаилә” үзәкләре 300 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтте, өстәвенә, авыр хәлдә калган гражданнар белән эшләү чикләү чаралары кертелгән чорда да туктатылмады. Социаль приютларда 2 мең 240 бала булган, аларның күпчелеге туган гаиләләренә кайтарылды. Ятим балаларны карап тотуга һәм тәрбиягә бала алган ата-аналарга акчалата түләүләр арттырылды. Ятим балалар 3 яшькә кадәр бушлай сөт ризыклары ала башлады. Социаль ятимлекне кисәтү өлкә­сендә республика тәҗ­рибәсе Федерация Советына тәкъдим ителде һәм төбәкләргә таратуга лаек дип табылды, — диде Ленара Хәким кызы.
Министрга өлкән яшьтәгеләр учреж­дениеләре буенча да сорау бирелде. Картлар һәм инвалидлар өчен дәүләт йортлары булса да, туганнары ата-аналарын ни өчен дәүләтнеке булмаганнарга урнаштыруны хуп күрә? Әбҗәлил районында булган фаҗига аларны нәрсәгә дә булса өйрәт­кәнме?
— Безне дә шушы сорау бик борчый, — диде Ленара Иванова. — Югыйсә, дәүләтнеке булмаган йортларда да өлкәннәрне карау түләүсез түгел, шартлары да дәүләтнекеннән яхшырак түгел. Миңа калса, бу — мәгълүмат җитмәүдән. Дәүләт уч­реждениеләрендә өлкәннәр өчен урыннар бар, бары тик документлар җыярга кирәк. Ә туганнар моны эшләргә иренә, аларга, 30 мең сум түләп, тиз генә карт кешедән котылырга кирәк. Гомумән, бу — фәлсәфи сорау. Тәрбия җитмәү микән? Югыйсә, ата-ананы балалары карарга тиеш...
Ленара Иванова Әбҗәлил районындагы фаҗигадән соң бу юнәлештә башкарылган эшләрне дә атап үтте.
Министр журналистларның башка сорауларына да җавап бирде. Аерым алганда, “коммуналь хезмәтләр” буенча бурычлар өчен компенсация түләү туктатылса, нишләргә кирәк­леген әйтте.
— ЕДК түләү кешеләрнең бик аз гына бурычы булса да туктатыла. Кешеләр кайвакыт тиен, сум — бу бурыч түгел, дип уйлый, әмма система — автомат, анда “стоп” куелган, — дип аңлатты Ленара Иванова. — Бурычыгызны түләгәнегезне раслау өчен сезгә беркая да барырга һәм белешмә җыярга кирәк түгел. Бары түләргә кирәк, һәм система автомат рәвештә алдагы ике ай өчен ЕДКны исәп­ләячәк.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: