+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 февраль 2021, 14:55

"Бу бизнеска ихтыяҗ зур"

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Стратегик башлангычлар агентлыгы тәкъдимнәрен тикшеру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Стратегик башлангычлар агентлыгы тәкъдимнәрен тикшеру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Чарада республика башкарма власть органнары, медицина җәмәгатьчелеге, банк өлкәсе, шулай ук бизнес һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.

Ленара Иванова ассызыклаганча, бүген картлар йортларын күләгәдән чыгару һәм бу бизнесны эшчәнлекнең әлеге төрен лицензияләү юлы белән контрольдә тоту өлкәсенә кертү буенча җитди бурыч тора. Министр билгеләп үткәнчә, республика Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан Русия Закон чыгаручылар советына тәүлек буе яши торган картлар йортларына мәҗбүри лицензия бирүне тәкъдим итүче федераль закон проекты җибәрелгән иде, әмма документ хупланмады. Шуңа карамастан, әлеге мәсьәлә җәмгыятьтә актив тикшерелә һәм алар белән төбәктә дә, федераль дәрәҗәдә дә шөгыльләнәләр.

Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, быел социаль эшуарлыкка ярдәм итү кысаларында федераль бюджеттан төбәккә 130 миллион сум акча бүленәчәк, һәм бу өлкәдә эшләүче эшкуарлар үз проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сумга кадәр грант акчаларын ала алачак.

Чара барышында социаль эшкуарлар арендага торак бирү, шулай ук аларны сатып алу өлешендә билгеле бер преференцияләргә ия булырга теләк белдерде. Социаль хезмәтләр базарында катнашучылар фикеренчә, үз акчаларына тиешле хәлгә китерелгән арендаланган бинаны базар бәясеннән сатып алу зарурлыгы социаль бизнес мәнфәгатьләренә туры килми.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан киңәшмәдә катнашучылар билгелеп үткәнчә, төбәк җир законнары дәрәҗәсендә мондый преференциялер зур тугел, әмма бар. Республика милкендә булган барлык мөлкәт исемлегенә килгәндә, ул Башкортстанның инвестицион порталында формалаштырылган һәм урнаштырылган.

- Бу бизнеска ихтыяҗ зур. Якынча исәпләүләр буенча, республикада алты меңгә якын кеше даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ. Безнең дәүләт карамагындагы интернатларда нибары ике меңгә якын кеше яши. Зур яңгыраш алган вакыйгалардан соң оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә бөтен республика буенча табылган тагын йөз шәхси картлар йортында мең ярым өлкән кеше яшәгән. Бу социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә бизнесны үстерергә кирәк дигән сүз, һәм моның өчен эшкуарларга кагыйдәләрне аңлатырга һәм ярдәм итәргә кирәк. Без мондый бизнесны үстерү планында авангардта булырга әзер, - дип нәтиҗә ясады Ленара Иванова.

Фото: urhelp.guru


Читайте нас: