+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 февраль 2021, 14:10

“Хезмәт ветераны”: кем ул һәм нәрсәләргә хокуклы?

Әйе, Русиядә “ветеран” исемен бер сугышта да катнашмыйча, бөтен гомереңне тыныч хезмәткә багышлап та алырга мөмкин. Ләкин моның шартлары елдан-ел катгыйлана, дәгъвачылар каршында куелган таләпләр артканнан-арта бара. Бүген без укучыларыбызны “Хезмәт ветераны” исемен алудагы соңгы яңалыклар һәм аларга бирелүче ташламалар белән якыннанрак таныштырырга телибез. Моның өчен “сорау – җавап” рәвешен файдаланырга һәм әлеге өлкәдә киң таралган сорауларга җавап бирергә булдык.

Әйе, Русиядә “ветеран” исемен бер сугышта да катнашмыйча, бөтен гомереңне тыныч хезмәткә багышлап та алырга мөмкин. Ләкин моның шартлары елдан-ел катгыйлана, дәгъвачылар каршында куелган таләпләр артканнан-арта бара. Бүген без укучыларыбызны “Хезмәт ветераны” исемен алудагы соңгы яңалыклар һәм аларга бирелүче ташламалар белән якыннанрак таныштырырга телибез. Моның өчен “сорау – җавап” рәвешен файдаланырга һәм әлеге өлкәдә киң таралган сорауларга җавап бирергә булдык.

Бу исем бертөрле генәме?

Юк, Башкортстанда бүген “Хезмәт ветераны” исемен йөртүчеләр өч төрле:
1. Русия Федерациясенең “Хезмәт ветераны”;
2. Башкортстан Республикасының “Хезмәт ветераны”;
3. Озайлы хезмәт өчен “Хезмәт ветераны”.
Әлеге өч статус ияләренә дәүләт тарафыннан бирелгән ташламалар да төрле-төрле.

Нинди ташламалар каралган?

1. “Хезмәт ветераны” исемен алу белән кеше, хәтта эшләсә дә, транспорт салымыннан (150 ат көченә кадәрге бер автомобильгә) һәм бер фатирга торак салымыннан азат ителә.
2. Калган ташламалар “Хезмәт ветераны” исемен алган ир-егетләр – 60, хатын-кызлар 55 яшькә җиткәч гамәлгә керә. Аларга түбәндәгеләр карый:
а) торак һәм коммуналь хезмәтләр (газ, су, җылылык, электр һәм башкалар) өчен түләүләр 50 процентка киметелә;
б) хаклы ялга чыккан “Хезмәт ветеран”нарының пенсияләренә өстәмә акча түләнә. Аның күләме “Хезмәт ветераны”ның статусына (федераль, республика һәм озайлы хезмәт өчен) бәйле. Шулай ук илнең төрле төбәкләрендә мондый түләүләр төрле. Аларның күләме үзгәреп торырга да мөмкин;
в) “Хезмәт ветераннары” Башкортстанда шифаханә-курорт ярдәме алганда өстенлекләр белән файдалана;
г) “Хезмәт ветераны” хаклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итсә, елына бер тапкыр үзе теләгән вакытта 30 көннән артмаган отпуск алу хокукына ия (дөрес, үз исәбенә);
д) хаклы ялга чыккан “Хезмәт ветераннары” элекке эш урыннарында билгеле бер дәваханәгә теркәлгән булса, аларның шундагы урыннары саклана.

Кемнәргә бирелә?

1. “Русия Фе­де­ра­ция­сенең Хезмәт ветераны” исеме түбән­дәгеләргә бирелә:
а) СССР һәм Русия Федерациясенең дәү­ләт орденнары яисә медальләре белән бүләкләнүчеләргә, СССР һәм Русия Федерациясенең мактаулы исемнәренә лаек булучыларга, шулай ук Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы яисә Рәхмәт Хаты белән бүләкләнүчеләргә;
б) теге яки бу өлкәдә озайлы хезмәт куйган өчен федераль министрлык һәм ведомстволар тарафыннан билгеләнгән аерымлык билгеләре ияләренә. Бу билгеләрне бирү тәртибе СССР, РСФСР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Русия Федерациясе дәүләт власте органнары тарафыннан бүләкләү турындагы карарлар нигезендә гамәлгә куелган. Төрле иҗтимагый оешмалар, мәсәлән, КПСС ҮК, ВЛКСМ, ВЦСПС тарафыннан бирелгән төрле дипломнарга, мактаулы исемнәргә, акчалата бүләкләргә һәм башкаларга ия булучылар “Русия Федерациясенең Хезмәт ветераны” исеменә дәгъва итә алмый;
2. “Башкортстан Республикасының Хезмәт ветераны” исеме түбәндәгеләргә бирелә:
Башкортстан Республикасының дәүләт орденнары яисә медальләре белән бүләкләнүчеләргә, Башкортстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек булучыларга.
Ләкин моның белән генә эш чикләнми. “Русия Федерациясенең Хезмәт ветераны” яисә “Башкортстан Республикасының Хезмәт ветераны” исеменә дәгъва итүче барлык ир-егет заты мотлак рәвештә 25 еллык гомум хезмәт стажына ия булырга тиеш. Хатын-кызлар өчен бу вакыт – 20 ел. Шуның 15 елын дәгъвачы­ларның һәммәсе дә мактаулы исем алган өлкәдә хезмәт итеп үткәрергә тиеш. Ягъни, “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемең булып та, ярты гомереңне Себердә нефть эзләп үткәрсәң, һәм авыл хуҗалыгындагы эш вакытың 15 елга тулмаса, синең “Хезмәт ветераны” исемен алуың мөмкин түгел.
Шәхсән үземә, мәсәлән, “Башкортстан Республикасының Хезмәт ветераны” исемен алу өчен “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дәрәҗәсе белән бүләкләнгәннән соң елдан артык көтәргә туры килде, чөнки “Тулпар” журналында минем рәсми эшли башлавым 1995 елның көзе иде. Шуннан исәпләп карагыз...
3. Озайлы хезмәт өчен “Хезмәт ветераны” исеменә эш вакытын Бөек Ватан сугышы елларында балигъ булмаган яшьтә башлаучылар яисә гомум хезмәт стажлары ир-егетләр өчен – 40 ел, ә хатын-кызлар өчен 35 елдан ким булмаган затлар дәгъва итә ала.

Кая һәм нинди документлар белән мөрәҗәгать итәргә?

“Хезмәт ветераны” исемен бирүне сорап язылган гариза белән гражданнар “Башкортстан Республикасының халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге” дәүләт казна учреждениесенең яшәү урыны буенча филиалларына яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә (МФЦ) мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен түбәндәге документлар кирәк:
1. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;
2. Русия гражданы паспорты;
3. СССР һәм Русия Федерациясе орденнары яисә медальләре белән бүләкләнүләрен яисә мактаулы исемнәренә лаек булуын раслаучы документларның күчермәләре; яисә Русия Президентының Мактау грамотасы, шулай ук Рәхмәт хатының копияләре;
4. Башкортстан Республикасы Башлыгы (яисә 2011 елга кадәр – Президенты) тарафыннан тапшырылган дәүләт бүләкләре (орден-медальләр, мактаулы исемнәр) хакындагы таныклыкларның күчермәләре;
5. Хезмәт кенәгәгезнең юридик рәвештә расланган күчермәсе. Алда әйтүебезчә, гомум стажыгыз ир-егетләр өчен кимендә – 25, хатын-кызлар өчен 20 ел тәшкил итәргә, шуның 15 елын дәгъвачыларның һәммәсе дә мактаулы исем алган өлкәдә хезмәт итеп үткәрергә тиеш;
6. Русия Пенсия фонды идарәсенең төбәк бүлекчәсеннән шәхси пенсия исәбегезнең һәм ел коэффи­циентларының күләме, стажыгыз зурлыгы турында алынган белешмә (аны “Госуслуги” порталыннан да алырга мөмкин; тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, бик уңайлы һәм бушлай);
7. 3х4 см зурлыгындагы фотография;
8. Шәхси страховкалану турындагы таныклыгыгызның (СНИЛС) копиясе.

Федераль льготалар

1. Җәмәгать транспортында бушлай йөрү (автобус, трамвай, метро һәм башкаларда, такси һәм маршруткалардан тыш);
2. Дача сезоны вакытында (апрель азагыннан октябрь азагына кадәр) шәһәр яны электричкаларында һәм автобусларда йөрү өчен 90 процентлы ташлама, ә калган вакытта 50 процентлы ташлама;
3. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә 50 процентлы ташлама (әгәр коммуналь хез­мәтләр өчен түләү суммасы пен­сионер­ның бөтен кеременең 22 процентыннан артса);
4. Дәүләт дәваханә­ләрендә түләүсез стоматология ярдәме алырга: тешләрне ремонтлатырга, теш протезлары ясатырга мөмкин.


Читайте нас: