-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 февраль 2021, 13:45

Хыяллар тормышка ашканда...

Дәүләт ярдәме белән Гафури районында бер гаилә йорт ремонтлаган, икенчесе сыерлы булган, өченчесе кибет ачкан.

Дәүләт ярдәме белән Гафури районында бер гаилә йорт ремонтлаган, икенчесе сыерлы булган, өченчесе кибет ачкан.

Бүген Русиядә 23 миллионга якын кеше, ягъни халыкның 16 проценты фәкыйрьлек чигендә яши. Бу — рәсми саннар. 2000 елда ул саннар бөтенләй коточкыч иде: 42 миллион яки русиялеләрнең 29 проценты диярлек ярлы исәпләнде. Егерме ел эчендә ниндидер үзгәрешләр бар, ләкин барыбер авыр хәлдә яшәүчеләр күп әле. Дәүләт бу санны тагы да киметү өчен барлык чараларны да күрәме соң? Тырыша кебек. Бүген шул чараларның берсе турында гына сүз йөртәсе килә. Менә җиде ел инде республикада Адреслы социаль яклау программасы гамәлгә ашырыла. Аның нинди өстенлекләре бар? Гомумән, нәрсә ул социаль контракт?

Социаль контракт — ул кеше фәкыйрьлектән чыгу өчен ярдәм сорап социаль яклау органнарына мөрәҗә­гать иткәч төзелгән документ. Шуның нигезендә аңа ниндидер максатын гамәлгә ашырыр өчен акча бирелә. Шул ук вакытта кеше үз өстенә билгеле бер йөкләмә ала, ягъни ул пособие генә түгел, ә моның өчен нәрсә дә булса эшләү бурычын да ала.
“Русия Президенты тарафыннан 2024 елга кадәр ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычын исәпкә алып, без социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алучы гражданнарның 50 проценттан артыгын ярлылыктан чыгарырга тиеш. Ягъни дәүләт белән социаль контракт төзүчеләрнең керемнәре ул тәмамланганда яшәү минимумыннан артып китәргә тиеш”, — диде вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Ул белдерүенчә, шушы вакыт эчендә республикада 6700дән артык контракт төзелгән, бу максатларга 280 миллион сум акча бүленгән. Программада аз тәэмин ителгән балалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүчеләр катнаша.
Сүздә барысы да яхшы кебек. Ә чынбарлыкта? Без шушы социаль контракттан файдаланучыларның үзләрен күреп сөйләшергә булдык. Гафури районына юл төшкәч, программа нигезендә акча алган берничә гаилә белән очраштык. Әйткәндәй, районда бу программага теләп кушыл­ганнар: 33 кеше — 10500, ә 8 кеше 250 мең сум күләмендә ярдәм алган.
Милана һәм Булат Нәзировлар
район үзәге булган Красноусол авы­лының бик матур “Сабантуй” дигән бистәсендә яши. Мишкә районы сылуы Гафури бөркете белән Уфада очрашалар, яшьләр арасында мәхәббәт хисе кабына, ә кайда яшәргә дигән сорау килеп тугач, ике дә уйламыйча ирнең туган ягына кайтып төпләнәләр. Бүген инде гаиләдә өч бала үсә. Нәзировлар менә дигән йорт бетереп чыккан. Милана Красноусол шифа­ханәсендә — җыештыручы, Булат училищеда каравылчы булып эшли. Коронавирус афәте килеп чыккач, яшьләрнең эшләре беразга тукталып кала. Менә шунда авыр тормыш хәлен ерып чыгу өчен социаль контракт аларга бик ярдәм иткән. Әлеге түләүләрнең гадәти пособиедән аермасы шунда: бу – максатлы акча, анык бер максатны гамәлгә ашыру өчен бирелә һәм нәкъ шуңа сарыф ителергә тиеш.
Аз тәэмин ителгән күпбалалы гаилә шушы акчага җиһазлар: балаларга дәрес әзерләү өчен өстәл, шулай ук аш өстәле, обойлар, линолеум сатып алган. Соңгылары йортта ремонт эшләрен төгәлләргә мөмкинлек биргән. Нәзировлар барлыгы 41 мең сумнан артык акча алган. Районның “Гаилә хезмәте” җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раушания Гыймалетдинова белдерүенчә, гаилә бик актив, барлык чараларда теләп катнаша. Ә Милана белән Булат, үз чиратларында, республика Хөкүмәтенә шушы ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
Шушы ук авылда яшәүче Ләйсән белән Рим Сайгафаровларның гаиләсендә дә өч бала үсеп килә. Ләйсән — сату эшендә, ире төзүчеләр бригадасында хезмәт сала. Алар бергә 18 ел тату гомер кичерә.
Ләкин 2010 елда гаиләгә бәла килә: балаларның ут белән уйнавы аркасында йортлары яна. Менә шунда бик күп авырлыклар белән очраша Сайгафаровлар. Дүрт ел шул янган йорт хәрабәләрендә яшәргә мәҗбүр булалар, аннары, ниһаять, субсидия алып, яңа йорт салырга керешәләр. Шөкер, былтыр күпбалалы гаиләгә газ кертүгә сертификат тапшырылган. Аңа кадәр өйне утын ягып җылытканнар.
— Газ кертү хыялыбыз тормышка ашты да ул, ләкин тагын берсе калды. Гомер буе мал асрап яшәргә хыялланган идем, кош-корт ихата тулы, тавыгы, казы, үрдәге дигәндәй. Ә менә сыер алалмадык, балалар да ишле булгач, хәлдән килмәде, — ди Ләйсән.
Менә шунда аларга социаль контракт ярдәмгә килә. Гаиләгә сыер сатып алу өчен 50 мең сум акча бирелә. Бердәнбер таләп — абзар булу. Анысыннан эш тормый, уңган гаилә аны тиз арада төзеп тә куя. Абзарга сыер кайта, табынга сый — үзләренең сөте, мае, каймагы, катыгы, эремчеге тезелә. Күршеләренә дә кала. Ләйсәннең сыер сауганын көтеп кенә торалар.
Шулай да ихатадагы сыерга иң нык шатланганы 12 яшьлек Илмир бул­гандыр. Әтисе атналап Уфага йөреп эшләгәнлектән, ул юкта бөтен ирләр эше аның җилкәсенә төшә. Малларны ашату (тиздән сыерның бозавы да туа), асларын җыештыру — барысы да Илмир өстендә. “Телефонга гына кадалып утырмый, саф һавада физик хезмәт белән мәшгуль”, — дип сөенә әнисе.
Красноусолда яшәүче Рәзилә Адыеваның язмышы бик җиңелләрдән димәс идем. Шушы төбәктә туган, Үзбәкстанда үскән, аннары кире кайтып, кияүгә чыгып, ире белән Себер тарафларына юлланган ул. Биш ел элек янә бирегә кайтып төпләнгәннәр. Гаиләдә сигез бала тәрбияләнә. Өлкәненә – 24, кечесенә 3 яшь, инде ике оныкларын сөеп куаналар.
Рәзилә — диндар ханым, аның хыялы — мөселманнар өчен никах салоны ачу. Ләкин әлегә монысы хыял булып кына кала, ә менә хакимияттән аңа шәхси предприятие ачарга ярдәм итәчәкләрен белдергәч, ул хәләл продукция сата торган бәләкәй генә кибет ачып җибәргән. Күпбалалы, аз керемле буларак, шәхси предприятие ачарга 250 мең сум акча бирелгән. Ул аңа шушы бинаны арендалаган, җиһазлар сатып алган һәм ризыклар кайтарткан. Әлбәттә, коронавирус шартларында аның эшләре гөрләп бара дип булмый. Ләкин Рәзиләнең кибетен беләләр, монда һәрвакыт фермер китергән сөт һәм башка товарлар, хәләл ит ризыкларын яратып алалар.
— Ходай язса, никах салонымны да ачармын, барысы да Аллаһ кулында. Әлегә биргәненә шөкер итеп, акрын гына эшләп киләм, балаларым ярдәм итә, — ди биш намазын калдырмаучы ак күңелле Рәзиләбез.
Гафуридән әлеге гаиләләр өчен шатланып кайттык. Социаль контракт программасы эшли, иң мөһиме — коры сүзләр белән алдамый, анык ярдәм күрсәтә.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: