Мондый бүләккә Кырмыскалы районында ике социаль хезмәткәр – Прибельский авылыннан Гөлнур Юлукова һәм Үтәгәннән Минзәлә Сөләйманова лаек булдылар. Аларның икесе дә бу өлкәдә чирек гасыр эшли. Үзләре әйтүенчә, эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Шуңа бу һөнәрне сайлауларына һич кенә дә үкенмиләр. Өстәвенә, җитәкчелек тә эшләренә тиешле бәһа бирә. Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан районда эшләүче 39 хезмәткәр махсус кием алды.
Гөлнур Габдулла кызының бу өлкәдә эш башлавына ул вакытта шушы учреждениедә водитель булып эшләүче тормыш иптәше Венер Гыйззәт улы сәбәпче була, аның киңәше буенча килә ул. Хәзер инде Гөлнур апа үзенең тормышын бу эшеннән башка күз алдына да китерми. Бүген аның карамагында 17 кеше: шуларның 6сы – инвалид, 4се – хезмәт ветераны. Ул аларның һәрберсе өчен өзелеп тора. Бу еллар эчендә алар үз кешеләргә әйләнеп беткән. Көн саен һәрберсенең барып хәлен белә, барлык йомышларын үти. Шул ук вакытта гаиләсенә дә вакыты җитә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Авыл җирендә яшәгәч, хуҗалык эшләре дә җитәрлек. Үзе әйтүенчә, зур авылда җәяү йөрү бик авыр, моңа кадәр дә берничә велосипед алыштырырга туры килгән. Менә бу бүләккә ул шатланып бетә алмый. Чөнки социаль хезмәткәрләр өчен бу иң яхшы транспорт чарасы. Кызганычка каршы, кышын гына авыррак, ди алар. Ә иртә яздан юл ачылу белән велосипедны иярләп, әби-бабайлар янына ашыгалар.
Үтәгән авылында яшәүче Минзәлә Баязит кызы да бүләкне җитәкчелеккә, аерым әйткәндә “Изге йөрәк” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге җитәкчесе Илһам Морзакаевка чиксез рәхмәтен белдереп кабул итте.
— Үземнең велосипедым тузган иде. Бик урынлы булды әле. Чөнки мине авылда велосипедсыз танымыйлар – ди ул. “Велосиепедың кая?” – дип сорыйлар, җәяү килүемне күрсәләр, – ди бу өлкәгә чирек гасыр гомерен багышлаган Минзәлә Сөләйманова.
Бу эшкә килгәнче ул үзен башка урыннарда да сынап караган: Уфа шәһәрендәге полиграфия комбинатында, авыл клубында да эшләгән. Ләкин социаль хезмәткәр булу аның өчен хәзер һөнәр генә түгел, күптән яшәү рәвешенә әверелгән. Әлбәттә, эшли башлаган чорда бер дә җиңел булмаган. Өлкән кешеләр – сабый кебек, аларның һәрберсенең йөрәгенә юл табарга кирәк. Шушы вакыт дәвамында эшен яратып башкара икән, димәк, юлын да, җаен да тапкан. Бүген ул хезмәтләндергән 14 кеше, шуларның алтысы – инвалид, аны көтеп алалар.
– Нинди эшләре бар – барысын да эшлибез. Миңа монысы тиеш түгел, дип торган юк. Шул ук вакытта эштән арысаң да, күпләреннән күңел җылысы алып, киңәшләрен тыңлап, рәхмәт сүзләре ишетеп кайтабыз. Бу һөнәрне юкка гына сайламаганмын икән дисең, – ди социаль хезмәткәрләр бертавыштан.
Әлбәттә, өлкәннәрнең рәхмәт сүзләрен ишетеп һәм мондый бүләкләр алып эшләү – үзе зур куаныч бит.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.