+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 октябрь 2021, 09:40

“Безнең өйнең яме ул!”

Нәсимә Галиева турында алты баласы, оныклары, туруннары шулай ди.

“Безнең өйнең яме ул!”
“Безнең өйнең яме ул!”
Ак яулыгын бәйләп Коръән китабын тотып утырган Нәсимә ападан чыннан да нур бөркелә сыман, аның һәр әйткән сүзендә — тирән акыл. Шуңа да аның өеннән киңәш-табышка килгән кешеләр өзелми. Авылның, районның иң абруйлы кешеләренең берсе ул. Ә инде үзенең йөзәрләгән укучыларына әле булса Укытучы булып кала бирә, аны тирән хөрмәт белән телгә алалар.

Нәсимә Гомәр кызы озак еллар Яңа Нугай мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Өстәвенә, “директор хатыны” дигән вазыйфаны да сынатмый башкара. Ә монысы — укытудан да катлаулырак, чөнки директорның эшен читтән генә күзәтеп торып булмый, мәктәпне алдынгы итәр өчен бу йөкне бергә җигелеп тартырга кирәк. Очсыз-кырыйсыз җәмәгать эше, депутатлык, куйган концерт-театрлар, бетмәс-төкәнмәс дәфтәрләр, укучылар язмышы турында уйланулар, ата-аналар белән эшләү, сыйныфтан тыш чаралар...
— Хәзер торып аптырыйм. Мәктәп балаларына тәрбия бирергә тырыштык, алар белән җигелеп эшләдек, ә менә үзебезнекеләргә вакыт та калмаган, көндәлекләрен тикшерергә дә вакыт юк иде. Әсләм белән Әмирҗан үземнең сыйныфта укыды, аларның көндәлекләрен шунда гына күрә идем, ә башкаларныкын хәтерләмим. Әле дә балалар йөзгә кызыллык китермәде, алар өчен оялырга туры килгәне булмады, югыйсә, тормышның бер мәгънәсе дә калмас иде, — ди ул.
Балалар әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә шул. Галиевларның алты баласы да кешелекле, кечелекле булып үсеп җитеп, югары белем алып, зур-зур вазыйфаларда эшләп, районны, илне данлап, матур итеп дөнья көтә. Олы уллары Фәрит — Башкорт дәүләт университетында эшли, юридик фәннәр докторы, Әмирҗан — Нефтекама шәһәренең баш наркологы, Әсләм — федераль судья, Миләүшә — мировой судья, Чулпан — юрист, Әнисә — Яңа Нугай авылы мәктәбе директоры, әти-әнисенең эшен дәвам итүче.
Нәсимә Гомәр кызына 89 яшь. Ул бик актив, илдәге хәлләр белән танышып, аларны бәяләп бара, бик күп укый, кош-корт карый, буш вакытларында йон яза, оекбашлар бәйли, чигү чигә, сәламәт туклану серләренә өйрәнә, оныкларын тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
— Балалар барысы да картәниләренә ябышып ята. Шулай булмыйча — ул аларны тәмле ризыклар белән сыйлап кына тора, коймагын пешерә, олы яшьтә булса да, иренми, күпме китаплар укый аларга, шаккатарсың! Бер сүз белән әйткәндә, супер-нәнәй ул, бөтен оныклар өчен дә — үрнәк, безнең өйнең яме, — ди бүгенге көндә әнисе белән яшәүче Әнисә ханым.
Әйе, хатын-кызның бөтен тормышы балаларга бәйле шул. Ничек кенә карьера, эш дип янмыйк, балалар акыллы, тәрбияле, белемле булып үсмәсә, яхшы кешеләр булмаса, эштә яуланган карьералар күңелгә тынычлык бирми, гомер бушка үткән кебек була. Бу яклап Нәсимә апа бик бәхетле, ул үстергән балаларның һәркайсы — илебезгә кирәкле, файдалы кешеләр.
— Һәр туган көн — бәхет, шатланып яшәргә кирәк. Тормыштан, кешеләрдән гел алырга гына түгел, ә нәрсәдер бирергә дә кирәк. Бу табигатьнең законы: күпме яхшылык эшлисең, үзеңә шуның кадәр әйләнеп кайта, шуңа да көнне, тормышны матур эшләр, яхшылык, җылы сүз, матур уйлар белән нәкышларга кирәк, — ди туксанны тутырырга торган Ана.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе,
Краснокама районы.


Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас: