+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 октябрь 2021, 09:40

Картлыкны җиңеп булмаса да...

Аны бәхетле, актив, кызыклы, мәгънәле итү өчен республикада күп эшләр башкарыла.

Картлыкны җиңеп булмаса да...
Картлыкны җиңеп булмаса да...
Бүген — Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне. Агымдагы елның иң зур яңалыгы март аенда республикада “Сугыш чоры балалары турында” Закон кабул ителү булгандыр, мөгаен. Өлкән яшьтәгеләр өчен бу бигрәк тә мөһим документ. Ниндидер матди өстенлекләр өчен түгел, ә авыр еллардагы эшчәнлекләрен тануларына бик куанды алар.


Күп тә үтми, шушы статусны алучыларга берәр мең сум акча бирелде. “Матди ярдәм суммасы әлегә зур түгел. Без бу адымнан башлыйбыз, гәрчә ул да коронавирус пандемиясе белән бәйле икътисади хәлдә безнең өчен катлаулы булса да. Әмма көтәргә ярамый инде. Башкортстан икътисады янә үсеш рельсларына баскач, без түләүләр күләмен арттыра алачакбыз”, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров шушы уңайдан.
 
Кемгәдер бу сумма аз кебек тоелыр, әмма бүген безнең чал чәчле ветераннарыбызга — авыр чорда үскән һәм сугыштан соң хезмәт батырлыгын кылган балаларга — игътибар кадерле. Законга ярашлы, “сугыш балалары” булып танылучылар чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтелүгә һәм республика карамагындагы стационар социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларга, шул исәптән вакытлыча яшәү өчен, юлламаны чираттан тыш рәсмиләштерүгә хокуклы. Әйткәндәй, республикада 189 мең кеше шушы статуска ия булды.
 
Гомумән алганда, Башкортстанда 850 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше (60 яшь һәм аннан өлкәнрәк) яши. 100 яшьтән өлкәнрәк 378 граждан теркәлгән: 315 хатын-кыз һәм 63 ир-ат. Озак яшәүчеләрнең күбесе — 247 кеше — шәһәрләрдә төпләнгән, 131е авылда гомер итә. Бу хакта “Башстат” аналитиклары хәбәр итте. “Агымдагы ел башына республикада 90 яшьтән узган 19,7 мең кеше яши иде. Озын гомерлеләр арасында хатын-кызлар күбрәк: бер ир-атка 3-4 хатын-кыз туры килә”, – дип белдерде ведомство аналитиклары. Әйткәндәй, 2010 елда республикада гасыр чиген узган 218 кеше исәпләнгән.
 
Өлкәннәргә күрсәтелгән матди ярдәмгә килгәндә, Башкортстанда алар Бердәм социаль транспортта йөрү билеты (ЕСПБ) рәсмиләштерә (аның буенча транспортта йөрү чикләнмәгән) һәм Русия буенча туристлык путевкасына сертификат алала. Асылда, бу — быел барлык пенсионерларга да кагыла торган бердәнбер төбәк ташламасы. Акчалата ярдәм, торак-коммуналь хуҗалык буенча субсидияләр һәм компенсацияләр, бушлай дарулар, шифаханәләргә юлламалар аерым категорияләргә генә бирелә.
Шулай ук пенсионерлар милеккә салымнан азат ителә (ташлама бер объектка кагыла), җиргә салымга ташламалар бар. Кайбер категорияләр транспорт салымына ташламаларга исәп тота ала. Пенсияләре аз булучылар социаль өстәмәгә, торак-коммуналь һәм капиталь ремонтка ташламаларга, субсидияләргә, аерым категорияләр ташламалы даруларга, хезмәт ветераннары айлык өстәмә акчага, пенсиягә өстәмәгә хокуклы. Әйтик, 80 яшьне узган пенсионерларның страховка пенсияләренең бер өлеше 100 процентка арта, аны караучы кешегә ай саен акча түләнә.
 
Картлыкны җиңеп булмый, әмма аны бәхетле, актив, кызыклы һәм мәгънәле итәргә мөмкин. Моңа “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты ярдәм итә. Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча, әлеге проект чаралары 320 меңнән артык өлкән яшьтәге гражданны колачлаган. Республикада 224 дәүләт һәм муниципаль хезмәт һәм 77 дәүләтнеке булмаган оешма эшчәнлеген өлкән яшьтәгеләрнең ялын, белем алуын, физик культура белән шөгыльләнүен оештыруга юнәлтелгән. Шушы чорда 44514 өлкән буын кешесе физик культурага һәм спортка җәлеп ителгән. Иҗади эшчәнлек белән — 249 121, волонтерлык эшчәнлеге белән 45 меңнән артык өлкән граждан шөгыльләнгән.
 
“Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проекты да өлкәннәр арасында уңыш казана. Аның кысаларында 7 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше республиканың күркәм урыннарына сәфәр кылган.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Фото:  mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: