- Тагын ике төбәк – Смоленск өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы - 2017 елның гыйнварыннан 2022 елның гыйнварына кадәр ачыкланган авария хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерүгә кереште. Бу эшне Русия Төзелеш министрлыгы җитәкли. Төбәкләрнең финанслауга гаризаларын программа операторы территорияләрне үстерү фонды хуплады. Гомумән алганда, бүгенгә 24 субъект яңа күчерү программасын гамәлгә ашыра башлаган инде. Шуның нәтиҗәсендә 35 меңгә якын кеше торак шартларын яхшырта алды, 672 мең кв. м мәйданлы йортлардан күчерелде, - диде Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Башкортстанга заявка буенча 104,8 миллион сум биреләчәк. Бу акчалар Уфа һәм Бөредә гомум мәйданы 1,2 мең квадрат метр булган 39 торак бинаны күчерүгә юнәлтеләчәк. Программада катнашучыларның 90 проценттан артыгы өчен торакны әзер яңа төзелешләрдә сатып алачаклар, калганнарына авария хәлендәге йортлардагы фатирлар өчен түләүләр биреләчәк.
- 2023 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган торактан күчерү программасын вакытыннан алда тәмамлаган төбәкләр исәбенә керде. Аны гамәлгә ашыруга 1,7 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән, шуларның 1,4 миллиард сумы – федераль акчалар. Бүгенге көнгә 2019 елдан гомум мәйданы 112 мең квадрат метр авария хәлендәге торак фондыннан 9 меңгә якын кеше күчерелгән. Барлык максатчан күрсәткечләрне арттырдык, әмма кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү проблемасы бик кискен тора. Русия Хөкүмәтенең безне хуплавына һәм республиканың халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча яңа программаны гамәлгә ашыра башлавына без бик рәхмәтле", - диде Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров.