-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 сентябрь , 10:23

Кайсыгызның кулы җылы?

Яки өлкән яшьтәгеләрне тәрбиягә алу тәртибе турында

Кайсыгызның кулы җылы?
Кайсыгызның кулы җылы?

Яшь чакта һәркайсыбыз көчле, матур булсак та, үзенең ничек өлкәнәячәген беркем дә белми. Кызганычка каршы, арабызда ялгыз өлкән яшьтәгеләр дә җитәрлек. Моңа сәламәтлек белән дә проблемалар өстәлсә, яшәүнең кызыгы да калмый кебек.
Безнең илдә ярдәмгә мохтаҗ беркем дә игътибардан читтә калмый. Монда яшь үзенчәлеге мөһим түгел. Яшь баламы ул, әллә инде гомер көзенә кереп баручымы – һәркем социаль яклауга дәгъва итә ала. Гомер кояшы сүнеп барганда да лаеклы тормыш итәргә мөмкин булуын беркем дә онытмасын иде.
Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту Русия Федерациясенең Гражданлык кодексы белән ныгытылган. Аларның күбесе үзләрен хезмәтләндерә алмый. Алар даими ярдәмгә мохтаҗ. Бу очракта карт кешегә опека рәсмиләштерелә. Опекун булып якын туганы яки тәрбияләнүче белән туганлык бәйләнеше булмаган кеше билгеләнергә мөмкин.
80 яшьтән өлкәнрәкләргә опекунлыкны ничек рәсмиләштерергә, опекунның нинди хокуклары һәм бурычлары бар, эшне нәрсәдән башларга?

Кем опекун була ала?

Опека социаль актив була һәм үз-үзен хезмәт-ләндерә алмаган кешегә билгеләнә. Ул илебезнең өлкән яшьтәге гражданнарының хокукларын яклау өчен кирәк. Опеканы дәүләт хезмәтләре сайты аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Опека – яше һәм сәламәтлеге аркасында үз-үзен карау сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешене тәрбияләүнең рәсми ысулы булып тора. Әгәр карт кешенең психик тайпылышы булса, ул үз гамәлләренә идарә итә алмаса, тулы опека рәсмиләштерергә мөмкин. Суд карары буенча бу кеше хокукка сәләтсез дип таныла, алга таба аңа опека билгеләнә.
Опека рәсмиләштергәннән соң хисапны вакытында тапшырыгыз. Җитди хокук бозулар теркәлсә, опекун белән килешү өзелергә мөмкин.
Опека сәламәтлеге чикле булу аркасында үз мәнфәгатьләрен якларга, бурычларын үтәргә мөмкинлеге булмаган кешегә билгеләнә торган патронаждан шактый аерыла. Патронаж эшкә сәләтле дип саналган кешегә билгеләнә. Ул мөстәкыйль рәвештә үзенә ярдәмче сайлый һәм аның белән килешү төзи ала.

Опекун түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:
– 18 яшьтән өлкәнрәк кеше;
– беркайчан да хөкем ителмәгән;
– психик тайпылышлары һәм наркотик, алкоголь белән проблемалары юк.
Күзәтчелек органнары өлкән кешенең билгеле бер кешегә опекунлыкка ризалык бирүен исәпкә ала. Еш кына аны карау буенча бурычларны үз өстенә туганнары ала, ләкин бу мәҗбүри түгел. Кайвакыт опекунлыкны социаль яклау хезмәт­кәрләре рәсмиләштерә.

Хокуклар һәм бурычлар

Опекун тәрбияләнүченең кыйммәтле милке белән бәйле барлык гамәлләрне килештерергә һәм аны тотуга чыгымнар турында опека органнарына хисап бирергә тиеш. Опекунның бурыч­лары:
– өлкән яшьтәге кешенең милек белән бәйле хокукларын яклау;
– опекага алынган кеше өчен файдалы эшләр белән идарә итү;
– тәрбияләнүче кеше исеменнән барлык мәсьәләләр буенча эш итү;
– пенсия һәм башка акчаларны алу;
– коммуналь түләүләрне һәм счетлар буенча түләүләрне башкару;
– азык-төлек, дарулар белән тәэмин итү;
– гигиена процедураларын башкару;
– табиб киңәшләрен үтәү.

Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен барлык таләпләрне алдан ук язма рәвештә рәсмиләштерегез.

Нинди документлар кирәк?

Опекунлыкка кандидат гариза язарга тиеш. Үрнәк һәм әзер форма Интернетта ачык кулланылышта бар.
Гаризадан тыш, түбәндәге документлар кирәк булачак:
– паспорт;
– никах кәгазе;
– мөрәҗәгать итүченең барлык гаилә әгъза­ла­рының ризалыгы;
– сәламәтлек турында медицина белешмәсе;
– керемнәр турында белешмә;
– эш урыныннан характеристика;
– хөкем ителмәү турында белешмә;
– нарколог белешмәсе;
– аерым торак мәйданы булуын раслаучы документ;
– инвалидлык турында медицина комиссиясе бәяләмәсе;
– өлкән кешене хокукка сәләтсез дип тану турындагы суд карары.

Гаризаны һәм башка документларны өлкән яшьтәге кешенең яшәү урыны буенча урнашкан опека һәм попечительлек органнарына тапшырырга кирәк.

Пансионатка урнаштырганда

Кайбер очракта өлкән яшьтәгеләргә зур игътибар, һөнәри медицина ярдәме таләп ителә. Мәсәлән, деменция булганда. Әгәр авыру көчәя икән, опекуннар, туганнары кирәкле физик һәм психиатрия ярдәме күрсәтә алмый. Картлар, кагыйдә буларак, үз торагын ташлап, махсуслаштырылган учреждениегә күчәргә теләми. Бу очракта карт кешене даими яшәү өчен пансионатка рәсмиләштерергә кирәк. Сезгә кирәкле документларны әзерләргә һәм аның эшкә сәләтсезлеген исбатларга кирәк булачак. Моның өчен якын туганнар яки опекун судка мөрәҗәгать итә, психиатрия экспертизасын һәм медицина тикшерүе нәтиҗәләрен көтә. Кагыйдә буларак, карар гариза биргәннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә.

Күпме эш хакы каралган?

1. Агымдагы елда өлкән яшьтәгеләрне тәрбияләүчеләргә аена 1200-2400 сум түләү каралган. Бу – яшәү төбәгенә бәйле. Пенсионер белән алдан ук күпме алачагыгызны һәм ул үзе­нә күпме калдырачагын килешегез. Стаж һәм пенсия баллары исәпләнә.
2. Пенсионерны карыйсызмы, юкмы – сезнең килешүгә бәйле.
3. Тәрбияне рәсмиләштерү өчен Русия Социаль фондына шәхсән килергә яки белгечне өйгә чакырырга кирәк.
4. Акча пенсионерга пенсия белән бергә киләчәк.
5. Сез эш хакын хезмәт яки гражданлык-хокукый килешүе буенча эшләмичә яки ИП буларак теркәлмичә генә алачаксыз. Эшкә урнашу белән түләүләр туктатыла.

Пенсионерны бөтенләй кереме булмаган кеше карый ала. Мәсәлән:
* Эшсез буларак теркәлмәгән һәм тиешле пособие алмаган эшләмәүче гражданнар.
* Стипендия алсалар да, көндезге бүлектә укучы студентлар.
* 14 яшьтән өлкәнрәкләр. Аларга пенсионерны карауны рәсмиләштерү өчен әтисенең, яисә әнисенең язма ризалыгы һәм опека һәм попечительлек органнарының рөхсәте кирәк.
* Пенсия страховкасына ирекле взнослар түләмәгән үзмәшгульләр.

Стаж ничек санала?

Берьюлы әллә ничә өлкән яшьтәге кешене үз канатың астына алырга да мөмкин. Аларның һәркайсы өчен аена 1200 сум исәпләнәчәк, әмма пенсия стажы бер кеше өчен генә барачак. Мәсәлән, әгәр быел сез ике кеше тәрбияләргә планлаштырсагыз, ел ахырына эш хакының гомум суммасы 28800 сум булачак. Ягъни һәрберсе өчен 14400 сум алачаксыз. Ә стаж бер кеше өчен һәм пенсия баллы 1,8 булачак.

* * *

Картларыбызга игътибарлы булыйк. Аларның калган гомерен бизәү, матурлау өчен күңел җылысын кызганмыйк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: