Пленар утырышта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Идел буе төбәкләре парламентлары җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибенә ике тема кертелде. Беренчесе – Идел буе төбәкләрендә балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү. Аннары депутатлар округның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен үзебезнең заманча техника һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәле технологияләре белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Утырышны ачып, Игорь Комаров һәр темага аерым тукталды. Ул искәртүенчә, Президент алдагы ун елга Русия үсешенең дәүләт максатларыннан беренче булып кешеләрнең гомерен саклап калуны, сәламәтлекне ныгытуны һәм гражданнарның иминлеген арттыруны билгеләде. Тулы вәкаләтле вәкил сүзләренчә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә туучылар һәм күпбалалы гаиләләр саны күбрәк авылларда арта.
Округта барлыгы 3,8 миллионга якын гаилә яши, шул исәптән 357 меңнән артык күпбалалы гаилә. Алар өчен төбәк карарлары белән 400дән артык социаль ярдәм чарасы билгеләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Гаилә елында Русия Президенты карары белән ил буенча бердәм статус һәм билгеле бер социаль гарантияләр алган күпбалалы гаиләләргә ярдәм көчәйтелде.
Таләп ителгән чаралар арасында – өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү, өстәвенә, 11 төбәктә участок урынына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алырга мөмкин. Шулай ук, гаиләләр социаль контрактлар мөмкинлекләреннән файдалана, төбәк гаилә капиталы кысаларында түләүләр ала.
Яшь гаиләләргә дә ярдәм арта. Башкортстан, Мордовия, Татарстан, Удмуртия Республикалары, Пермь крае, Ырынбур, Пенза, Самара, Ульяновск өлкәләрендә бер үк вакытта ике, өч һәм аннан да күбрәк бала туганда гаиләләргә акчалата түләүләр билгеләгән. Шул ук вакытта, гаиләләр алдагы карарларны көтә. Гражданнар фикеренчә, ана капиталы буенча төбәк түләүләрен эшләп бетерү зарур, ә яшьләргә, шул исәптән студент гаиләләренә ярдәмгә күбрәк игътибар бирелергә тиеш.
– Һәм, әлбәттә, катлаулы икътисади вәзгыять шартларында гаиләдә һөнәри һәм ата-ана функцияләрен берләштерү җитди тема булып тора. Башкача әйткәндә, өлкәннәр балаларга вакыт таба алмый, чөнки бөтен көчен баланы үстерүгә юнәлтә. Моңа бәйле рәвештә, без Ассоциация буенча хезмәттәшләребез белән бергә эшләгән тәкъдимнәргә тукталам. Алар арасында төбәк гаилә капиталын куллану юнәлешләрен киңәйтү, күпбалалы ата-аналар өчен 4 көнлек эш атнасы кертү дә бар, – дип белдерде Киров өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы рәисе Роман Береснев.
Мондый чара өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган баласы булган ата-аналарның берсенә аена дүрт өстәмә түләүле ял көне бирелгән очракта гамәлгә ашырыла алачак. Моның өчен Русиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү таләп ителә.
Башка тәкъдимнәр дә формалаштырылган. Шуларның берсе социаль түләүләр системасын камилләштерүгә кагыла. Шулай ук Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында яңгыраган фикерләр дә актуаль. Сүз студент гаиләләренә ярдәмне көчәйтү, бу категорияне законнарда аерым беркетү турында бара.
Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев республикабызда аграр секторны кызыксындыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Нәтиҗәле чаралар арасында ул бердәм авыл хуҗалыгы салымы ставкасын нольгә төшерүне атады. “Җитештерүчеләр бу акчаны орлык, техника, ягулык-майлау материаллары сатып алуга, башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтә ала”, – диде Константин Борисович.
Чара ахырында Игорь Комаров ил Президентының Мактау грамоталарын тапшырды.