Шөгыльләнүчеләр саны артырмы?
Көнбатыш Европада, АКШта, Австра-лиядә һәм Кытайда спорт белән шөгыльләнү күркәм гадәткә әверелгән. Русиядә бу максатка ирешү өчен күп эшләргә кирәк әле. Былтыр Башкортстан халкының 25,4 проценты спорт белән даими шөгыльләнгән. Бу 2012 елдагы күрсәткечтән ике процентка артыграк. Шул ук вакытта, дәүләт программасы билгеләгән күрсәткечтән ике процентка кимрәк, шуңа ил төбәкләре арасында 43нче урынны билибез.
— 2015 елда төбәктә спорт белән даими шөгыльләнүчеләр халык санының 30 процентын тәшкил итәргә тиеш, — диде Андрей Иванюта. — Бу максатка ничек ирешергә? Республикада ике ел рәттән “Балаңны спортка алып кил!” проекты гамәлгә ашырылды. Нәтиҗәдә, язмышларын спорт белән бәйләүчеләр саны сизелерлек артты. ГТО нормативлары кертелде. Билгеле, бу максатка спорт белән актив шөгыльләнүчеләр генә ирешә ала. Уфада ир-атларның баскетбол клубы оештырылды, футбол үсеше яңа дәрәҗәгә чыкты. Бу вакыйгалар да спортны пропагандаларга ярдәм итәчәк. Мәктәпләрдә “өченче физкультура дәресләре” кертелүенә зур өметләр баглыйбыз. Иң мөһиме — саннар чынбарлыкка тәңгәл килсен. Шуңа күрә безгә тәкъдим ителгән мәгълүматларны кат-кат тикшерәбез. Отчетларда теркәлгән спортчылар гамәлдә булмаса, югары күрсәткечтән ни файда?
Кадрларны саклап калырга кирәк!
Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, бүген төбәктә физик культура һәм спорт өлкәсендә 7800 белгеч хезмәт сала. Ел эчендә 527 белгеч штат кыскартылуга эләккән. Аңлашыла, мондый хәл-шартларда спортны үстерү, пропагандалау авырлаша.
— Физик культураны һәм спортны махсус оешмалар һәм федерацияләр көче белән генә үстерү мөмкин түгел, — диде Андрей Иванович. — Кадрларны саклап калу һәм аларның белемен камилләштерү мөһим.
Корылмалар тулы куәтенә файдаланылмый
Үткән ел нәтиҗәләре шушы фикерне дәлилли. Спорт корылмалары саны буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен били. Бүген республикада 10 712 спорт корылмасы эшләп килә. Былтыр 11 корылма сафка кертелгән. Шуларның җидесе — физкультура-савыктыру комплексы. Шул ук вакытта, алар нәтиҗәле файдаланылмый. Спорт объектларыннан файдалану күрсәткече 40 процент тәшкил итә. Яссы корылмалар — 35, спорт заллары 43 процентка гына файдаланыла. Аңлашыла, мондый хәл-шартларда корылмаларны төзүгә тотылган акчалар үзен акламый. Хәлне ничек яхшы якка үзгәртергә мөмкин?
— Балаларны, яшьләрне спортка җәлеп итү тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, – диде министр. – Бу максатка ирешергә комачаулаучы киртәләр күп. Шуларның мөһимнәренә тукталыйк. Инвалид спортчылар корылмаларга үтү шартларыннан тулысынча канәгать түгел. Аларны каршылап, алып керүчеләр дә бар. Ләкин һәркем тормышта үзаллы хәрәкәт итәргә тели. Бу юнәлешкә игътибарны арттыру мөһим. Яшьләр үзләре яшәгән урында спорт корылмасына йөри алсын өчен дә күп эшләнә. Каядыр бару кыенлыклар тудыра. Гамәлдәге корылмаларның 60 проценттан артыгы үткән гасырның икенче яртысында төзелгән. Нәтиҗәдә, биналар заман таләпләренә туры килми.
“Инвалидлар игътибар үзәгендә булачак!”
— Башкортстан — инвалидлар спорты үсеше буенча ил күләмендәге лидер, — диде Андрей Иванович. — Бу хакта нәтиҗәләр дә сөйли. Соңгы елларда оештырылган паралимпия һәм сурдолимпия уеннарында якташларыбыз югары казанышларга иреште. Моңа карамастан, республикада инвалидлар спортка аз җәлеп ителгән. Ел ахырына кадәр мондый төркемгә караучылар арасында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрне җиде процентка җиткерү күздә тотыла. Бу максатка ирешү өчен урыннарда эшне җанландыру һәм каршылыксыз мохит тудыру таләп ителә. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә инвалид балалар спорт түгәрәкләренә сәламәт балалар белән бергә йөри ала. Һәр балага игътибар тигез бүленергә тиеш.
Министр белән килешергә кирәк. Бездә әлегә спорт корылмаларында, башлыча, сау-сәламәт кешеләр шөгыльләнә. Шул ук вакытта, инвалидлар дөнья күләмендәге бәйгеләрдә югарырак нәтиҗәләр күрсәтә. Аларга тиешле шартлар тудырганда, күрсәткечләрнең тагын да яхшырачагы көн кебек ачык.
Сынатмабыз!
Спорт үсеше турында бик күп күрсәткечләрдән чыгып фикер йөртергә мөмкин. Иң мөһимнәренең берсе — югары казанышлар спорты. Ни дисәң дә, түгәрәктә шөгыльләнүче һәр бала кайчан да булса Олимпия уеннарында, халыкара ярышларда ил данын якларга өмет итә. Максатына омтылучылар үз күрсәткечләрен көн саен, ел саен яхшырта. Якташларыбыз спорт дөньясында лаеклы урын билиме?
— Узган елда республикада 1020 спортчы әзерләнгән, — диде министр, бу хакта сүз чыккач. — Шулар исәбендә Русиянең халыкара дәрәҗәдәге 15 спорт мастеры, 185 Русиянең спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына 820 кандидат бар. Олимпия һәм башка спорт төрләре буенча Русиянең җыелма командаларына республикадан 409 спортчы кергән. Казанышлар да игътибарга лаек. Былтыр 2124 якташыбыз Бөтенрусия һәм халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган. Шуларның 220се дөнья чемпионатларында, дөнья һәм Европа кубокларында җиңгән. Меңнән артык якташыбыз ил күләмендәге ярышларда дан казанган.
Сер түгел, өметле спортчыларны башка төбәкләр үзләренә җәлеп итәргә генә тора. Үз төбәгендә ярдәм һәм ихтирам тоючы спортчыларны чит тарафлар кызыксындырмый. Бу юнәлешкә дә игътибар бүленә. Русия һәм Башкортстан җыелма командалары спортчыларына, аларның тренерларына ел дәвамында 300 премия бүленә. Узган елда бу максатка 48 миллион сум юнәлтелде.
Үз позициябезне киләчәктә дә саклап кала алырбызмы? Бүген республикада 128 спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр саны 89 мең кешегә җиткән. Спортчыларны ике меңнән артык тренер әзерли. Тикшерүләр күрсәтүенчә, соңгы елларда спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр саны артты. Якташларыбызның халыкара ярышларда җиңү яулавы куанычлы. Шул ук вакытта төбәктә теләгән һәркем спорт белән шөгыльләнә алсын өчен шартларны тагын да яхшырту төп максатларның берсе булып кала. Шул максатларга ирешсәк кенә Башкортстан киләчәктә дә спорт дөньясында тоткан югары урынын саклап кала алачак.