+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 ноябрь 2014, 21:47

Иң яхшы тәрбия!

Үз канаты астына үксез баланы да сыендырган Әхмәтовлар гаиләсе үзе бер команда.Әлшәй районының Нигъмәтулла авылында спорт сөюче гаилә яшәве турында күптән ишетеп белә идем. Янәсе, гаиләләре белән спорт, сәламәт яшәү рәвешен үз итәләр. Авылда мондый хәлнең булуы мөмкинме? Мәшәкатьләр баштан ашкан халыкның спортка вакыты каламы соң? Мең тапкыр ишеткәнне бер тапкыр үз күзләрем белән барып күрергә булдым. Гаилә башлыгы, мәктәп директоры Шамил Әхмәтов мине эш урынында каршы алды.

– Спортка һәркем үзаллы килә, – дип башлады ул сүзен. – Һәрхәлдә, безнең гаиләдә шулай. Миләүшә кызым волейбол белән мавыга. Ул хәзер Уфа дизайн техникумында белем ала. Раил улым чаңгы буенча үткән район ярышларында призлы урыннар яулый. Артур улым районда оештырылган чаңгы һәм велосипедта узышу ярышларында беренчелекне бирми. Хатыным Гөлнара буш вакытында йөгерә. Үзем футбол, хоккей уйнарга, чаңгы шуарга яратам. Гаи­ләбез белән авылда, районда үткән бер генә ярышта да катнашмый калганыбыз юк. Якын-тирәдәге районнарда үткән бәйгеләрдә дә көчебезне сыныйбыз. Алай гына түгел, безгә кунакка килүче һәркем спортта көчен сынап карый. Кышын чаңгы шуалар, җәен волейбол тубы чөя­ләр, дартста мәргән­леген сыный­лар. Гаиләбез традиция­сенә башта гаҗәп­ләнсәләр дә, соңрак рәхмәт укыйлар. Кунакла­рыбызның күпчелеге язмышын спорт белән бәйли.
Бүлмәгә ике үсмер килеп керде.
– Улларым – терәк-таянычларым! – диде, горурланып, Шамил Минислам улы.
Бәйгеләрдә дә сынатмаудан тыш, укуда да гел дүртле-бишле билгелә­ренә өлгәшә икән алар. Моның серен Шамил Минислам улының җәмәгате, шушы ук мәктәптә география һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Гөлнара Мәүләви кызы сөйләде.
– Улларым үзләренең көндәлек эшләрен белә. Мал карарга, дәрес әзерләргә, спорт түгәрәгенә йөрергә дә өл­ге­рәләр. Аларны тикшергәнем, эш кушканым юк. Үзаллы бу­лып үсәләр. Спорт, чыныктырудан тыш, тормышның һәр се­кун­дының кадерен белергә өйрәтә. Кияүгә чыкканчы спортны телевизордан гына карый идем. Хәзер, балаларыма ия­реп, чаңгы да шуам, кросс та йөгерәм. Футбол матчларын, биатлонны зур кызыксыну белән карыйм. Мондый шөгылем безнең тату гаиләдә беркемне дә гаҗәпләндерми, – диде ул.
Җаен чыгарып, гаилә башлыгыннан патронат тәрбиягә бала алу тарихы белән кызыксындым.
– Хәләлем белән игезәк балалар тәрбияләргә теләгән идек, – диде Шамил Минислам улы. – Ниһаять, бу максатка ирештек. 2009 ел башыннан Артур Үтәкәевны Әлшәй балалар приютыннан барып алдык. Артурны балаларыбыз яхшы кабул итте. Ул мәктәп, авыл мохитенә дә тиз күнекте. Хәзер улларым беркайчан да аерылмый, һәрвакыт бергә. Әйтик, быел җәйге ялда ат көттеләр. Акчасына һәркем үзенә ноутбук алды. Киләчәктә дә бер-берсенә, безгә терәк-таяныч булачакларына ышанабыз!
Әхмәтовлар гаиләсе белән танышкач, бер яктан сөенсәм, икенче яктан көендем. Ни өчен һәр районда, авылда Шамил Минислам улы белән Гөлнара Мәүләви кызы кебек олы йөрәкле кешеләр күбрәк түгел икән? Андыйлар арабызда никадәр күп булса, бәхетле балалар саны да шулкадәр артыр иде. Бәлки, балалар приютының кирәге дә калмас иде. Мондый фикергә килү өчен Артур Үтәкәевны бер күрү дә җитә.
Читайте нас: