+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 март 2015, 23:06

Гаилә традицияләре көчле

Республиканың спорт тормышында Әлшәй аерым урынны биләп тора. Район үзенең күренекле гаилә спорты традицияләре белән аерыла. Бер гаиләдән, бер нәселдән чыккан бик күп данлыклы спортчыларыбыз, дөнья, европа, ил күләмендә зур уңышларга ирешкән якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Әйтик, 1956 елда Әлшәй районының Ташлы авылы егете Радик Мостафин авыл спортчылары арасында тимераякта шуу буенча РСФСР чемпионы була. Бәлки, нәкъ шушы җиңү районда боз спортының шактый зур үсеш алуына, матур күрсәткеч­ләренә этәргеч биргәндер дә әле. Әлшәйлеләрнең шорт-тректа ирешкән җиңүләре телгә алып сөйләрлек. Соңгы елларда шайбалы хоккей буенча да әлшәйлеләр авыл спортчылары арасында әй­дәүчеләр исәбендә. Раевка­ның “Дим” хоккей командасы күп тапкыр зона һәм республика чемпионы булды, бө­тенрусия күләмендәге бәйге­ләрдә уңышлы чыгыш ясады. Шунысы игътибарга лаек, әлеге команда составында югарыда телгә алынган мәрхүм Радик Мостафинның улы, район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин уңышлы чыгыш ясый. Шундый гаилә спорты традицияләре турында сөйләгәндә, районның легендар көрәшчеләре Котлызамановларны, Гәрәевларны, кикбоксчылар Шәриповларны, авыр атлетлар Миңнеяров­ларны һәм тагын да дис­тәләгән фамилияне телгә алып булыр иде.
Бөтен дөньяга билгеле паралимпия чемпионнарын тәрбияләгән чаңгы һәм биатлон буенча атаклы тренер Әмир Гомәровның, шулай ук, Әлшәй егете булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Кызганычка каршы, гәзит язмасында телгә алынуга лаек барлык Әлшәй спортчыларын да санап чыгып булмый. Әмма районда аларның берсе дә онытылмый. “Лачын” спорт сарае белән бергә диярлек районның спорт даны музее да эшли башлады. Монда искиткеч бай материал тупланган. Музеебыз яшь буынны патриотик рухта тәр­бияләүгә, буыннар бәйләнешен югалтмауга, спорт традицияләрен көчәйтүгә булышлык итә.

Сәүбән Таҗиев,
Әлшәй районының спорт даны музее директоры,
спорт ветераны.
Читайте нас: