+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2015, 21:23

Дуслык бәйрәменә әверелде

Шамонино авылының волейбол командасы икенче ел рәттән – Уфа районы чемпионы.Бәйге Шамонино мәктәбенең спорт залында үтте. Ярышта сигез команда катнашты. Бәйгене ачу тантанасында Башкортстан Республикасының мәктәп укучыларына физик тәрбия бирү һәм Олимпия резервын әзерләү идарәсе җитәкчесе Рәшит Кәримов, Уфа районы хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Александр Курышев, Урыс Юрмашы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Миләүшә Мөгаллимова катнашты.

— Мондый ярышларның максаты чемпионны ачыклауга гына кайтып калмый, — диде Рәшит Рушан улы. — Бәйгене үсмерләр дә карый. Сез аларга үрнәк күрсәтәсез. Патриотик тәрбия бирүгә, спортны пропагандалауга зур өлеш кертә­сез. Һәр командага уңышлар телим! Ярышта осталык һәм дуслык җиңсен!
Иң элек, командалар ике төркемгә бүленеп көч сынашты. Шамонино вәкилләре үз төрке­мендә Михайловка, Шемәк, Авдон командаларын отып, финалга үтте. Икенче төркемдә Алексеевка командасы Николаевка, Таптыково, Зубово вәкил­ләреннән көчле­рәк булып чыкты.
Николаевка вәкилләре Авдон командасын отып, өченче урынны яулады. Беренче урын язмышын Шамонино белән Алексеевка командалары хәл итте. Уңыш хуҗаларга елмайды. Шамонино командасы икенче ел рәттән Уфа районы чемпионы булды.
Бәйгенең иң оста уенчылары “Кызыл таң” гәзите дипломнарына, истәлекле бүләк­ләргә лаек булды. “Иң яхшы сакчы” номина­ци­ясендә — Александр Сөләй­манов (Николаевка), “Иң яхшы пас бирүче” номинациясендә — Мөнир Усманов (Авдон), “Иң яхшы һөҗүмче” номинация­сендә — Дамир Исмаев (Алексеевка) бүләкләнде. Башкортстан Рес­пуб­ликасының мәктәп укучыларына физик тәрбия бирү һәм Олимпия резервын әзерләү идарәсе “Кызыл таң” гәзите белән берлектә “Ярыш­ның иң кыйммәтле уенчысы” номинация­сендә Эдуард Галиевны (Шамонино) бүләк­ләде. Альберт Дәү­ләтшин (Алексеевка) белән Наил Фәйзуллинга (Авдон) идарәнең рәхмәт хатлары тапшырылды. Спорт сөючеләр “Заречное” кибетләр челтәренең “татлы” бүләкләренә лаек булды.
Ярыш истәлеккә фотога төшү, фикер алышу белән тәмамланды. Командалар Уфа районы чемпионаты белән генә чикләнмәскә, ешрак очрашырга сүз куешты.
Читайте нас: