+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 июнь 2015, 23:44

Биредә булачак чемпионнар әзерләнә

Уфа районының Шамонино авылында гимнастика түгәрәге уңышлы эшли.Балалар белән Русиянең спорт мастеры, Уфаның Олимпия резервындагы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаган Ксения Филиппова шөгыльләнә. Түгәрәккә ике төркем – мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре йөри. Без спортта тәүге адымнарын гына ясаучы нәниләрнең дәресен карадык.

—Түгәрәк былтыр сентябрьдә эшли башлады, – диде Ксения Владимировна. — Баштагы мәлдә балалар тиз арый, кушканны үти алмый иде. Алар белән бик тиз уртак тел таптым. Хәзер һәммәсе дә шпагатка утыра, артка бөгелеп “күперчек” төшә һәм башка күнегүләрне “бишле”гә ясый. “Яшь гимнаст” программасын һәркем оста үзләштереп, имтихан тапшырды. Ачык дәрескә әти-әниләрен дә чакырдым. Беркем дә сынатмады һәм максатына иреште. Тәрбиялә­нүче­ләрем арасында киләчәк­тә республика, ил данын яклый алырдай балалар да бар. Әти-әниләренә килә­чәктә сәләтле нарасыйларын гимнастикадан аермаска киңәш итәм. Балаларның дуслашуы, күтәренке күңел белән кайтып китүе дә куанычлы.
Безнең күз алдында балалар иң башта буыннарын язды, шуннан соң, катлаулы күнекмәләр өйрәнде. Дәрес җитезлекне үстерүче, уяу булырга өйрәтүче уеннар белән тәмамланды.
Кайбер әти-әниләр хәтта өч яшьлек балаларына да телефон, компьютер бүләк итә. Шуннан соң нарасыйларының умыртка сөяге кәкрәюенә, начар күрә башлавына аптырыйлар. Бүгенге заманда, киресенчә, балаларны спортка, актив тормышка җәлеп итү мөһим. Әйтик, аз чыгымнар таләп итүче гимнастикага. Сәламәт тормышка нигез кечкенәдән, балалар бакчасыннан салынса яхшырак, чөнки түгәрәктә алган тәҗрибә балаларга киләчәктә дә ярдәм итәчәк.

Сүз әти-әниләренә


Булат ИЛЬЯСОВ:
— Кызларым Ясмина белән Диана түгәрәктә шөгыльләнә башлаганнан бирле салкын тиеп авырмадылар. Алар өйрәнгән катлаулы күнекмәләргә без дә сөенеп бетә алмыйбыз.

Алексей ДВИНСКИХ:
— Гимнастика балага һәрьяклап үсешергә, туплаган тәҗрибәсен башка спортта да файдаланырга мөм­кинлек бирә. Шуңа күрә улым Ярославны нәкъ шушы түгәрәккә йөртәбез. Тренерның үз вазыйфасына җаваплы каравын, катлаулы күнегүләре аңлаеш­лы итеп өйрәтүен дә игътибарга алу мөһим.

Михаил СТЕПАНОВ:
— Кызым Настяда уңай үзгә­решләр генә күрәм. Үз алдына максат куеп, шуңа омтылырга өйрәнде. Шулай ук, кемнедер узарга омтылу, күнек­мә­ләрне өйдә кабатлау — балада бары тик уңай сыйфатлар тәрбияли. Шамонинода гимнастика түгәрәге эш­ләвенең киләчәктә дә дәвам итүен, озын гомерле булуын телим.

Әлфия ХӨСНЕТДИНОВА:
— Тренерның 3-4 яшьлек балалар белән уртак тел таба алуына сокланам. Кирәк чакта — дәртләндерә, артык шукларны шома гына урынына утырта ул. Әмин улым түгәрәккә барырга ашкынып тора. Аның өчен атнага өч тапкыр тиешле вакытта мәктәптә булу — закон. Сәгать танымаса да, “Әле вакыт җитмәдеме? Соңга калмыйбызмы?” дип, теңкәгә тия. Без мондый күренешкә шатбыз.
Читайте нас: