— Андрей Юрьевич, мөгаен, сүзне гәзит укучыларны сезнең белән таныштырудан башлау урынлы булыр.
— Спорт мәктәпләрендә тренер карамагында шөгыльләнмәсәм дә, баскетбол уйнап үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанда баскетболны үстерүгә зур көч салучы Сергей Медведев белән берлектә республика Баскетбол федерациясендә хезмәт салдым. Бүген киң колач белән үтүче мәктәп, студентлар лигалары һәм башка бәйгеләргә нигез салуда катнаштым. Шуңа күрә, баскетбол мәсьәләләре минем өчен яңалык түгел. Әлегә кадәр клубта спорт мәсьәләләрен хәл иттем. Быелдан яңа вазыйфага тәгаенләделәр. Нәтиҗәдә, җаваплылык артты. Һөнәри командадан тыш, һәвәскәрләр, мәктәп укучылары, студентлар баскетболын да үстерергә тырышам. Җиңел булмаса да, максатыбызга ирешәчәкбез. Чөнки Башкортстан җитәкчелеге спорт үсешенә битараф түгел. Янәшәмдә ярдәм кулы сузучылар, киңәш бирүчеләр, дөрес юл күрсәтүче коллегаларым булу шатландыра.
— Былтыргы сезон “Уфимец” өчен уңышлы тәмамланды. Алдагысына команда нинди максатлар куя?
— Бер ел эчендә оешкан команданың дәрәҗәле бәйгедә беренче сезонда ук призлы урын яулавы — югары казаныш. Шул ук вакытта, игътибарны бу нәтиҗәгә генә юнәлтеп, кул кушырып утырырга җыенмыйбыз. Быел алдыбызга тагын да катлаулырак, тагын да югарырак максатлар куябыз. Урал-Идел буе округы буенча Русиянең беренче лигасында җиңү белән генә чикләнмәскә исәп тотабыз. Башка төбәкләрдә шушындый ук бәйгеләрдә җиңүчеләр Русия финалында көч сынаша. Анда да җиңеп, 2016-17 елгы сезонда суперлигада чыгыш ясарга исәп тотабыз. Әлбәттә, максатка ирешү өчен зур көч салырга туры киләчәк. Чөнки баскетбол ил төбәкләрендә дә үсешә, көндәшләребез дә бәйгегә җитди әзерләнә.
— Яңа сезонга ничек әзерләнәсез?
— Августта беренче җыеннар үтте. Сентябрьдә ике бәйгедә катнашып, көчебезне сынадык. Уфада Альберт Мифтахов истәлегенә ярышлар үтте. Анда, “Уфимец”тан тыш, Екатеринбург, Магнитогорск һәм Пермь шәһәрләреннән командалар катнашты. Альберт Ленар улы команданы оештыруга зур өлеш кертте. “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе белән берлектә ярыш оештырдык. Кубок яуладык. Күптән түгел Березовский (Свердловск өлкәсе) шәһәреннән Урал кубогын алып кайттык. Сезон алдыннан мондый ярышларда катнашу команданың көчле якларын һәм җитешсезлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүебезгә карамастан, уйланырга урын барлыгы ачыкланды. Сезон башланганчы уенны камилләштерү бурычы тора.
— Уфада әлегә кадәр һөнәри баскетбол клубы булмады. Нәтиҗәдә, якташларыбыз башка төбәкләрдәге командаларга таралды. “Уфимец” оештырылуын ишетеп, чит җирләрдә тәҗрибә туплаган Башкортстан баскетболчылары туган якларында чыгыш ясарга теләк белдермиме?
— Башкортстаннан чыккан спортчылар дәрәҗәле клублар данын яклый. Безнең команда әлегә беренче лигада гына чыгыш ясый. Үзебез суперлигага чыга алсак, уенчылар өчен дәрәҗәле клублар белән көндәш-лек итә алачакбыз. Максат җиңел булмаса да, ирешә алмаслык түгел. Суперлигага чыгу белән, чит командаларда чыгыш ясаучы якташларыбыз белән бәйләнешкә керергә исәп тотабыз. Юрий Трубин, Вадим Абдеев (“Автодор-2”, Саратов), Павел Кречетов, (“Локомотив-Кубань”, Краснодар крае), Игорь Смыгин (“Сахалин”) команданы көчәйтә алырлар иде. Аларның һәммәсе турында аерым сөйләргә мөмкин. Әйтик, Игорь, “Новосибирск” составында Русия Кубогын яулап, суперлига чемпионы булды. Якын киләчәктә әлеге егетләрне “Уфимец” составында күрергә телибез.
— Кайвакыт, урамда бик озын буйлы кешеләр очрый. Кызыксынсаң, аларның язмышы спорт белән бәйле түгел. Баскетболчы өчен озын буй никадәр мөһим?
— Әйе, тарихта урамнан спорт дөньясына аяк басучылар бар. Ләкин андыйлар си-рәк. Баскетболны яхшы уйнау өчен озын буйлы булу гына җитми, җитди әзерлек таләп ителә. Ә 20 яшьлек егеткә баскетбол серләрен өйрәтү шактый авыр. Шуңа күрә без уенчыларны кечкенәдән тәрбияләп үстерү яклы.
— Спорт сөючеләрне, нәтиҗәләрдән тыш, команда составында, башлыча, үзебезнең егетләр чыгыш ясавы да шатландыра. Чөнки күп кенә командаларда чит төбәкләрдән, чит илләрдән килгән спортчыларга өстенлек бирелә. “Уфимец” мондый сәясәтне киләчәктә дә дәвам итәчәкме?
— Бүген команданың күпчелек уенчылары якташларыбыз булуы белән килешәм. Алар арасында халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Андрей Трушкин, спорт мастеры Дмитрий Иванов һәм яшьләр дә бар. Башкортстан спортчыларының киләчәктә дә “Уфимец”ка, туган төбәгенә тугры калачагына ышанасы килә. Гомумән, команданы Башкортстан спортчыларыннан туплау максаты куймыйбыз. Уенчылар, сәламәт көндәшлек аша үтеп, сайлап алынырга тиеш. Шул чакта командада лаеклылар чыгыш ясаячак, төбәктә баскетбол үсешәчәк.
— Командага яңа уенчылар җәлеп ителдеме?
— Мәгълүм булуынча, былтыр беренче лигада Уфаның “Уфимец” һәм БДАУ командалары чыгыш ясады. Кызганычка каршы, аграрийларның тренеры Юрий Максимов арабыздан китте. БДАУ уенчылары Алексей Сорокин, Владимир Миңнеәхмәтов, Павел Дьяконов “Уфимец” командасына кушылды. Алар дәрәҗәле бәйгедә көчен сынаячак. Гомумән, киләчәктә команданы тагын да яшәртү планлаштырыла.
— Мәктәп укучылары арасында үткән ил күләмендәге ярышларда оста уенчылар игътибарга алынамы?
— Игътибарга алына. Лә-кин мәктәп укучысы, никадәр оста булса да, һөнәри баскетбол клубы данын яклый алмый. Физик мөмкинлекләр турында да онытырга ярамый. Мәктәп укучысына ир-атларга каршы уйнавы авыррак. Шуңа күрә, алар башта студентлар баскетболы ассоциациясендә чыныгу үтәргә тиеш. Шулай да, сәләтле яшьләрне мәктәп партасыннан ук командага җәлеп итү яклыбыз. Тәҗрибә бар. Былтыр егетләрнең “Арматура” (Благовещен) командасы “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетболы лигасының Идел буе федераль округы финалында җиңде. Команда лидеры Антон Плюснин берничә уенда “Уфимец” данын яклады.
— Төбәктә баскетбол уйнаучылар, бу мавыктыргыч спорт төрен сөючеләр тагын да артсын өчен нинди чаралар оештырыла?
— Халык җәйге чорда да баскетболдан аерылмасын өчен көч салабыз. Әйтик, быел Уфа шәһәре кубогы һәм “Лига 33” бәйгеләре үтте. Мондый ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала. Беренчедән, халык савыгып, вакытын күңелле һәм фәһемле үткәрә. Икенчедән, бәйгеләрдә зур осталык күрсәтүчеләр игътибарга алына. Андый уенчылар белән танышып, “Уфимец”ка җәлеп итәргә тырышабыз.
— Уфада хатын-кызлар-ның баскетбол командасын оештыру турында сүз бармыймы?
— Әлегә бу хакта сүз алып барылмый. “Уфимец” аякка басып, ныклы үсеш алгач, күз күрер.
— Бәйге дәрәҗәлерәк булган саен анда катнашучыларга шартлар да, таләпләр дә арта. Шуларның иң мөһимнәренең берсе — матчлар үтәсе мәйданчык. “Уфимец” суперлигага чыкса, инфраструктура мәсьәләсе хәл ителәчәкме?
— Суперлигада өч дивизион. Без өченче дивизионга чыга алсак, Уфага килгән командалар белән БДАУ спорт залында, “Витязь” спорт-савыктыру комплексында көч сынашу өчен бөтен шартлар бар. Югарырак дивизионга күтәрелә алсак, спорт сөючеләр күбрәк сыйган зал таләп ителәчәк.
— Әңгәмә өчен рәхмәт! Сезгә — яңа вазыйфада уңышлар, “Уфимец”ка — яңа сезонда җиңүләр юлдаш булсын!