+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
19 гыйнвар 2016, 02:00

Зур спортка юл ярды

Валерий Терентьев тәрбияләнүчеләре республикада гына түгел, ил, дөнья күләмендә зур җиңүләргә иреште.Башкортстанда гына түгел, бөтен Русиядә танылу алган тренер, “Самбо-75” спорт мәктәбе җитәкчесе Валерий Терентьевка багышланган тантана Дәүләкәндә, район мәдәният сараеның зур залында узды.

Бу үзе үк Валерий Василь­евичның абруен, хезмәт казанышларын, аңа карата булган зур ихтирамны күрсәтә. Шундый олы хөрмәт белән хаклы ялга озатылучы талантлы оештыручы һәм педагогны Дәү­ләкән районы хакимияте башлыгы Илшат Фазрахманов, Башкортстан Республикасы Дзюдо федерациясе вице-президенты Владимир Чудинов, башка рәсми кунаклар, танылган спортчылар — Дәүләкән мәктәбендә тәр­бияләнгән дөнья, Европа һәм ил чемпионнары, рәхмәтле ата-аналар сәламләде, үзләренең олы ихтирамын белдерде, остаз турында бихисап җылы сүзләр әйтте. “Самбо-75” спорт мәк­тәбенең меңләгән тәрбия­ләнүчесе исеменнән котлау сүзе белән чыгыш ясаган Валерий Поляков юбилярга өр-яңа автомобиль ачкычын тапшырды.

1951 елның 20 маенда Дәүләкән районының Ленинское поселогында туган Валерий Терентьевның хезмәт эшчәнлеге Башкортстанда самбо һәм дзюдо спорт төре буларак танылу алган 80нче еллар башына туры килә. 1970 елда ул Күмертаудагы физкультура училищесын уңышлы тәмамлый. Уку елларында ук көчле спортчы буларак таныла, җиңел атлетика, самбо буенча республика призеры була, чемпион исемен яулый. Педагогик эшчәнлеген Балтач районының Сәйтәк авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. 1971-72 елларда Кырмыскалы районының “Карлыман” совхозында спорт инструкторы һәм бер үк вакытта комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1972 елдан аның гомере тулысынча туган районы белән бәйле. Ике ел эшләү дәве­рендә физрук Валерий Терентьев Александровка сигез еллык мәктәбен спорт һәм хәрби әзерлек буенча Русиядә беренче урынга чыгара. Дүрт ел Дәүләкән районының физик культура һәм спорт комитетын җитәкли. Бу елларда спортчылар республикада алдынгы урыннарны били, һәр чарада актив катнаша. 1975 ел ис­тәлекле була — 1 фев­ральдә Валерий Васильевич район­ның Укучылар һәм пионерлар йорты каршында самбо тү­гәрәге оештыра. Төгәл ун елдан республика Мәгариф министрлыгы Дәүләкәндә самбо буенча балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбен ачу турында карар чыгара. Билгеле инде, аның директоры итеп Терентьев тәгаенләнә. Дүрт дистә ел эчендә әлеге спорт мәктәбе уникаль казанышларга ирешә: 6 халыкара спорт мастерын, 15 СССР һәм РФ спорт мастерын, 59 спорт мастерлыгына кандидатны, ике меңнән артык разрядлы спортчыны, алты дөнья һәм Европа чемпионын һәм призерларын, 14 СССР һәм Русия чемпионын үстерә. Дәүләкән спортчылары шул еллар эчендә төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә республиканың гына түгел, ил данын лаеклы яклый, бихисап җиңүләр яулый. Валерий Терентьев Башкортстанның атказанган укытучысы, Русиянең атказанган тренеры һәм мәгариф алдынгысы исем­нәренә лаек була, ВЛКСМның “Балалар белән эшләгән өчен” билгесен ала. Башкортстан­ның иң яхшы физик культура хезмәткәре, иң яхшы тренеры исемнәрен дә ул хаклы рәвештә йөртә. Иманым камил, Дәүләкәндәге “Самбо-75” мәктәбенә дә бервакыт, һичшиксез, Башкорт­станның атказанган тренеры һәм педагог Валерий Терентьев исеме бирелер әле.
Читайте нас: