-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 март 2016, 02:00

“Җиңүләр яуларга без әзер!”

Куян авылындагы “Сплав” үсмерләр клубында берничә дөнья чемпионы тәрбияләнгән.

Һәр төбәктә алга киткән спорт төрләре була. Краснокама районы үзенең чаңгычылары, волейболчылары, баскетболчылары, көрәшчеләре белән дан тота һәм, әлбәттә, тэквондочылары белән горурлана. Тэквондо секциясе Куян авылында урнашкан “Сплав” үсмерләр клубында эшли. Бу спорт төрен районда башлап җибәргән кеше — Рәсүл Мөхәммәтшин. Армия сафларында хезмәт иткәндә, аңа өч ай Вьетнамда булырга туры килә. Нәкъ шунда ул көрәш сәнгате белән шөгыльләнгән кешене очрата һәм бик нык тәэсирләнә. Армиядән кайту белән Рәсүл Башкортстан Тэквондо федерациясенә мөрәҗәгать итә, аның президенты Фәгыйть Латыйпов белән таныша һәм аңарда күнекмәләр ала. 1995 елда тэквондо секциясе ача. Беренче көннәрдән үк яңа төр секциядә шөгыльләнергә 200гә якын бала килә. Рәсүл Мулламөхәммәт улы — үз эшенең фанаты, тэквондо белән беррәттән, армрестлинг, футбол, волейбол, баскетбол буенча, шулай ук тренажер залында да күнекмәләр алып бара. Тэквондо секцияләре Яңа Каенлык, Иске Бөртек, Николо-Березовка авылларында ачыла, районда бик күп балалар бу спорт төренә тартыла. Бүген горурланып әйтеп була: 20 ел эшләү чорында “Сплав”та тәрбияләнүче тэквондочылар Русия күләмендә үткән ярышларда 300дән артык — беренче, 400дән артык призлы урыннар яулаган, республика ярышларында 600 тапкыр беренчелекне алган. Рәсүл Мулламөхәммәт улының өч тәрбияләнүчесе — Альберт Муллашәяхов, Рамил Хуҗин, Шамил Мещеров — тэквондо буенча дөнья чемпионы. Озак еллар “Сплав”ны җитәкләгән Рәсүл Мөхәммәтшин Русия спорт мастеры, спорт мастерлыгына берничә кандидат әзерләгән. Ул — Башкортстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре.

Бүген тэквондо буенча тренер булып эш­ләүче Динера Закирова да — Рәсүл Мөхәммәтшинның укучысы. Биредә 10 яшеннән шөгыль­ләнгән кыз берничә айдан ук республика чемпионатында өченче урын яулый. Ә инде ярты ел шөгыль­ләнүгә, беренчелекне бер­кемгә бирми. Күп тапкырлар Башкортстан һәм Русия чемпионы исемен яулый. Динера 11нче сыйныфны тәмам­лауга, тренер дилбегәсен аңа тапшырып, Рәсүл Мул­ламөхәммәт улы башка эшкә күчә.
Динера бик озак еллар республикада тэквондо буенча хатын-кызлардан бер­дәнбер тренер була.
— Беренче төркемем мәк­тәпне тәмамлап чыгып китте. Миңа 6-7 яшьлек булып килгәннәр иде. Аларны тәр­бияләгәндә үземнең тренер үрнәк булып торды. Тәрбия­ләнүчеләрем арасында Эльвина Кашапова һәм Денис Иделбаев — спорт мастерлыгына кандидат, — Динера Дамир кызы.
— Бәй­геләр үз көчеңне сынау, тагын да тырышыбрак шөгыльләнү өчен стимул булып тора. Безгә, авыл балаларына, Анапага, Сочига бару зур шатлык иде. Өстәвенә, беркайчан да җиңелеп кайтмадык. Шуңа күрә үземнең спортчыларны да ярышларга йөртергә тырышам. Бүгенге тәрбияләнү­че­ләрем арасында өметлеләр байтак.
Күптән түгел Нефтекамада үткән тэквондо буенча ачык фестивальдә һәм шәһәр беренче­легендә “Сплав”­тан катнашкан 9 спортчының барысы да призлы урыннарга лаек булган.
Бүген Куянда тэквондо белән 50гә якын укучы шөгыльләнә. Краснокамада үткән чараларда тэквондочылар һәрвакыт күрсәтмә чыгышларда катнаша.
— Тэквондода аяк-кулларның җитез хәрәкәт итүе таләп ителә. Без махсус тренажерларда шөгыльләнә­без. Җиңел генә кирпеч вату өчен көчне дөрес файдаланып, төгәл итеп сугарга кирәк. Без күнекмәләр вакытында моңа өйрәнәбез, — ди тренер.
Бу спорт төре кешегә нәрсә бирә соң? Бу турыда укучыларның үзләреннән сорадым.
— Спорт бөтен тормышны били, мәктәптән соң күнекмәләргә йөрибез. Безнең урамда йөрергә вакыт юк, мавыгуыбыз башка. Тэквондо белән шөгыльләнү безне көчле, тәртипле итә, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Кирәк чакта үзебезне яклый алачакбыз. Ярышлардан медаль алып кайтуы да күңелле! Мин үземнең тормышны спорт белән бәйләячәк­мен, — ди биредә алтынчы ел шө­гыльләнүче 15 яшьлек Егор Микиев.
Монда тәрбияләнүче кызлар “тимер” кулларга ия. Эльвина Кашапова күп тапкырлар Русия чемпионы исемен яулаган.
— Тэквондо белән шөгыльләнү миндә максатчанлык, рух ныклыгы тәрбияләде. Мин тренерыма рәх­мәтле. Безнең җиңүләрдә аларның өлеше зур, — ди Русия эчке эшләр министрлыгының Пермь хәрби институты студенты Денис Иделбаев.
Бүгенге көндә Нефтекама нефть колледжында укучы Антон Дәүләт­гәрәев “Сплав”ка 7 яшеннән йөргән. Күп тапкырлар Башкортстан һәм Русия чемпионы.
— Тэквондоның төп принциплары: ихтирам-хөрмәт, әдәплелек, рух ныклыгы, үҗәтлек. Теләгем — киләчәктә тренер булып эшләү, яшь буынга тәрбия бирү, — ди ул.
Бирегә йөри башлаган балалар секцияне ташламый икән.
— Балалар даими шөгыльләнә башлагач, үсеп-тартылып китә, мускуллар барлыкка килә. Бер-ике елдан аларны танымыйсың да. Кыюсызлар җиргә ышанычлы адымнар белән басып йөри, ныклы сүзен әйтә башлый, — ди Динера Закирова.
Динера Дамир кызы яшь буынны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә зур көч сала. “Яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен” медале белән бүләкләнгән ул.
Районның яшьләр комитетына караучы “Сплав” үсмерләр клубында бүген 11 кеше эшли. Тэквондо, армрестлинг, гер спорты һәм башка түгәрәкләргә 225 кеше йөри. Узган ел өлкәннәр һәм балалар өчен сәламәтлек төркеме ачканнар.
— Бик күп тренажерлар кайтты, мондый спорт залы хәтта кайбер шәһәрләрдә дә юк әле. Иң мөһиме — күнекмәләр түләүсез. Бирегә хәзер балалар гына түгел, бик күп өлкәннәр дә йөри. Ике ел элек бинада шундый яхшы ремонт үткәрелде, яңа үрләр, яңа җиңүләр яуларга без әзер! — ди клуб директоры Гөлназ Асарова.

20 ел эшләү чорында “Сплав”та тәрбияләнүче тэквондочылар Русия күләмендә үткән ярышларда 300дән артык – беренче, 400дән артык призлы урыннар яулаган, республика ярышларында 600 тапкыр беренчелекне алган. Рәсүл Мулламөхәммәт улының өч тәрбияләнүчесе – Альберт Муллашәяхов, Рамил Хуҗин, Шамил Мещеров – тэквондо буенча дөнья чемпионы.

Тэквондо 1957 елда барлыкка килгән. Әмма тарихта моннан 2000 ел элек тә көрәш сәнгате төрләре булуы турында билгеле. Ә тэквондоның киң таралу чоры икенче Бөтендөнья сугышы елларына туры килә. Нәкъ сугыштан соң Корея хәрбиләре берничә көрәш алымын берләштереп, уникаль спорт төре уйлап чыгармакчы була. Шулай итеп “taekwondo” – “куллар һәм аяк табаны юлы” барлыкка килә. Алтмышынчы елларда Корея полиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр бу спорт төре белән ныклап шөгыльләнә башлый. Тора-бара ул бөтен дөньяга тарала. Тхеквондо буенча беренче дөнья чемпионаты 1973 елда үтә. 1988 елда бу спорт төре Сеулда үткән Олимпиада уеннарына кертелә.

Читайте нас: