+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 апрель 2016, 02:00

“Кызыл таң” нәшрияты мәсьәләгә ачык карашлы!

3 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова үзенең “Милләт яшьлеге” иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләде.“Милләт яшьлеге” иҗтима­гый фонды эшчәнлеге мөм­кинлекләре чикле балаларга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүгә, шартлар булдыруга, спортта үзләрен ачуга юнәлтелгән. Ел саен үткәрелеп килүче конкурс яшьләр арасында сәламәт тормыш алып баруны пропа­гандалый, үсеп килүче буын­ның җәмгыятьтә үз урынын табуда мөһим бер баскыч булып тора. Ярыш мөмкин­лекләре чикле яшь спортчылар, остазлар, инвалид бала тәрбияләүче яшь гаиләләр, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр, шулай ук инвалид, яшьләр проблемаларын яктыртучы киңкүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшыларны ачыклады. Җиде номинациядән торган бәйгедә ике йөзгә якын кеше катнашты.

Рима Баталованың “Мил­ләт яшьлеге” төбәк иҗтимагый фонды конкурсы республи­каның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары белән берлектә, Русия Паралимпия комитетының Башкортстандагы бүлекчәсе, “МегаФон”, “Газпром трансгаз Уфа”, “Башкомснаббанк” һәм “АЗС-КПД” компанияләре ярдәме белән оештырылды. “Баш­корто­стан” дәүләт концерт залы кар­шындагы мәйданда махсус кунак – Гиннесс рекордлары китабы рекордсмены, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Александр Липовой яшьләр белән зарядка үткәрде. Кү­некмәдә республика вуз­ларыннан биш йөзләп студент катнашты.

– “Милләт яшьлеге” премиясен тапшыру республикада гына түгел, ә ил, дөнья кү­лә­мендә үтүче вакыйгага әверелде, чөнки Фонд ярдәме белән сәләтләре ачылган йолдызчыклар барлык дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясый. Мондый проектлар күбрәк булган саен балаларыбызның тор­мышта үз урынын табу, югары спортта балку өчен мөмкинлеге арта, – диде Федерация Со­веты әгъзасы, аның Мә­гариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова.

Ә югары күрсәткечләргә ирешкән, матур җиңүләр яулаган, язмыш сынауларына бирешмичә алга таба омтылып яшәүчеләр арабызда бихисап. Үз көченә ышанган, күпсанлы җиңүләргә ирешкән, әлеге чараның хуҗабикәсе булган Рима Баталова үзе моның чагу үрнәге булып тора. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Михайлов, проектның иҗтимагый-сәяси әһәмиятен билгеләп, моның яшьләр өчен старт мәйданы булуын ассызыклады.

Үсеп килүче сәләтле башкортстанлылар тамашачылар күңелендә соклану уятты. “Спортның чиге юк” номинациясенең “Чукрак һәм начар ишетүчеләр” категориясендә көчен сынаган Дмитрий Румянцев иң яхшысы дип танылды. “Сукыр һәм начар күрүчеләр” категориясендә Алина Сәмигуллина җиңү яулады, Аделина Разетдинова да үзен иң яхшы спортчы итеп танытты. Богдан Мозговой исә “Паралимпия спортының ышанычы” икәнлеген быел да исбатлады. Үзе ярышларда булу сәбәпле, премия егетнең әти-әнисенә тапшырылды. Әйтергә кирәк, 18нче балалар мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Богдан Мозговой – шушы яшендә инвалидлар арасында йөзү буенча чемпион һәм дөнья рекордсмены. Чишмә районыннан килгән 10нчы сыйныф укучысы Ксения Трякина “Прорыв года” номинациясендә икенче тапкыр йөзү буенча лауреат булып танылды. Сәләтле кызның Русия җыелма командасына алынуы турындагы шатлыклы хәбәр тантана вакытында билгеле булды. Бондаренколар гаиләсе “Чемпион тәрбияләү” номинациясендә җиңеп чыкты. Гаиләдә бик сәләтле бертуган ике инвалид бала тәрбияләнә. Артем музыка, йөзү, кыяга үрмәләү белән шөгыльләнсә, сеңлесе Софья музыка һәм гимнастика белән мавыга икән.

Шундый югары дәрәҗәдәге җиңүчеләр кайда тәрбияләнә, остазлары кем соң, дигән сорау һәр тамашачыны кызыксындыргандыр. Җавапны “Җиңү сере” номинациясеннән белдек. Сиднейда үткән Паралимпия уеннарында катнашучыларны әзерләүче тренерлар Илдар Романов, Дмитрий Соболев һәм Валентина Иванова номинация лауреатлары буларак билгеләнде.

Мәрхәмәтлелек, хәйрия ярдәме күрсәткәннәре, изге эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, Рима Баталова “Йөрәк кушуы буенча” номинациясе җиңүчеләре – “ПроектИнвестКапитал” компаниясе директоры Фидан Латыйпов, Дәүләт думасы депутаты Марсель Йосыпов, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәриповны бүләкләде.

Зәңгәр экраннарда, гәзитебездә сәламәтлекләре чикле спорт­чылар, яшьләр арасында сәламәт тормыш алып бару, ин­ва­лид балалар проблемалары һәрдаим яктыртыла. “Ачык караш” номинациясе бүләгенә исә быел “Кызыл таң” нәш­рияты, “Вся Уфа” һәм “Башкортостан” телерадиоком­панияләре лаек булды.

Ахырда әлеге чарада катнашучылар игътибарына чагу концерт булды, махсус кунак Стас Пьеха тамашачылар яратып тыңлаган җырларын бүләк итте.
Читайте нас: