+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 июнь 2016, 02:00

Булачак Марадоналар биредә тәрбияләнә

Нефтекама даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны буенча республикада лидерлар исәбендә. Нефтекамалыларның яраткан спорт төрләре арасында футбол да бар. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе каршында эшләп килгән балалар футбол бүлеге (“Саманта” клубы), өлкәннәрнең “Арсенал” командалары Башкортстанда гына түгел, Русиядә киң билгеле.

Балалар спорт мәктәбендә 284 кеше футбол белән шөгыльләнә. Алар белән биш тренер эшли. Футбол бүлегенең Нефтекамада һәм шәһәргә караган Әмҗә авылында ике стадионы бар. Тренировкалар яз һәм җәй стадионда, ә көз һәм кыш айларында 13нче, 14нче мәктәпләрдә һәм Әмҗәдә үтә.

Быел спортчыларны зур шатлык көтә: тиздән ясалма үлән белән капланган стадион сафка кертелергә тиеш. Бу исә шәһәр футболчыларын ярышларга тагы да югарырак дәрәҗәдә әзерләргә ярдәм итәчәк.

“Саманта” футбол клубы 1995 елда барлыкка килә. Бирегә яшь футболчылар бик теләп йөри. Бүген сезне шуларның берничәсе белән таныштырабыз.

“Барысына да “Саманта” сәбәпче...”

Тимур Мохитов бүгенге көндә Ижевск шәһәренең “Зенит-Ижевск” футбол клубында уйный. Биредә ул икенче ел. Барысы да моннан алты ел элек “Саманта”дан башлана. Ун яшьлек чагында спортка гашыйк малай футбол бүлегенә килә.

— Тренер Леонид Жильцов шундый җылы кабул итте, ул безгә һәрчак үз балалары кебек карады. Аның белән киңәшләшергә дә, дусларча сөйләшергә дә, тренер буларак, фикер алышырга да була. Леонид Александрович безгә бу спорт төре­нең барлык нечкәлекләрен ачып бирде. Биредәге һәр тренер футбол җанлы, бала җанлы, шуңа да алар безнең ише малайларның иң якын кешесенә әйләнә, — ди Тимур.
Тимур мәктәптә бары тик “яхшы” билгеләренә генә өлгәшә. Футбол күп вакытны ала, әмма дәресләрне ташларга ярамый, тренерлар укуга салкын карашта булуны беркайчан да хупламады, ди ул. Беренче ярышларын, беренче җиңүләрен дә яхшы хәтерли егет.

— Ел саен команда белән Кырымга, Феодосиягә ярышларга баруыбыз беркайчан да хәтердән чыкмас. Еш кына җиңү яулап кайта идек. Хәтердә, Русия чемпионатында Башкортстан исеменнән уйнадык һәм бик көчле 19 команда арасында 3нче урын яуладык. Сөенгән идек, — ди Тимур.

— 15 яшеңдә якыннарыңнан аерылып, читкә чыгып китү кыен булмадымы? Нефтекама сагындырмыймы? — дип сорыйм егеттән.

— Әлбәттә, карар кабул итү җиңел булмады. Шулай да мин киләчәк тормышымны спорт белән бәйләргә ниятләп, шундый җитди карар кабул иттем. Монда без базада яшибез, һәр карарны үзеңә кабул итәргә кирәк, җаваплылык бары тик синең өстеңдә генә. Моны мин аңлап тордым. Нефтекама сагындыра, сирәк кенә кайтканымда команданы күрергә киләм, — ди Тимур.

Тимурның яраткан футболчысы — Криштиану Роналду, ә Русия футболчыларыннан -— Федор Смолов. Ул аларга охшарга тели. Максатчан, тырыш егетнең теләге тормышка ашар, дип ышанабыз.

“Малайлардан футболчылар ясый”

Динар Рәхмәтуллин футбол белән дүртенче ел шөгыльләнә.

— Без ярышларга еш йөрибез, ай саен, кайчак хәтта икешәр тапкыр чыккан вакытлар да була. Дәресләрне калдырмас өчен үзлегеңнән күп шөгыльләнергә туры килә. Мин яхшы укыйм. Төрле фәннәр буенча олимпиадаларда призлы урыннар алам. Нефтекама шәһәрендә үткән “Саманта” кубогына халыкара ярышларда без анда беренче урын яуладык. Бик күп командалар, хәтта Луганск, Донецк шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. Финалда без Луганск белән уйнадык. Матч 1:0 исәбе белән тәмам­ланды. Безгә җиңү китергән ул голны уен ахырында мин керттем! — ди Динар.

Динарның яраткан футболчысы Фернандо Торрес, аның һәрбер уенын карап барырга тырыша, уңышлары өчен сөенә ул.

— Тренерым Леонид Жильцовка рәхмәтле, ул бездән, гади малайлардан фуболчылар ясый, — ди Динар.

“Тормышымны тәртипкә салды”

— Спорт миңа тормышта бик нык ярдәм итә. Футболга йөри башлау белән, вакытны дөрес бүлергә өйрән­дем. Атнасына биш көн шөгыль­ләнәбез. Мин — ярымсакчы. Спорт кешедә характерны ныгыта, команда рухы тәрбияли, дуслашырга өйрәтә. Яраткан футболчым — Неймар, аңа охшарга телим, — ди Тимур Илтимеров. Ул “Саманта” клубында футбол белән дүртенче ел шөгыльләнә.

— Тренерыбыз Леонид Жильцовка бөтен команда исеменнән рәхмәт. Ул — үз эшенең остасы һәм футбол фанаты. Бәлки, киләчәктә барыбыз да футболчы булып та китмәс, дөнья­күләм танылу алмас, әмма тренерыбыз биргән киңәшләр һичкайчан онытылмас. Ул безне Кеше булырга өйрәтә, — ди Тимур.

Менә шундый яшь футболчылар белән очраштык без Нефтекамада. Аларның кайсыдыр — Пеле, кайсыдыр Диего Марадона, Мишель Платинины, Андрей Аршавинны ошата, совет чоры легендасы Лев Яшинны, Олег Блохинны искә алучылар да булды. Алар төрле: яшьләре дә, дөньяга карашлары да, теләкләре дә, әмма бу үсмерләрне футболкаларындагы “Саманта” дигән язу һәм футболга булган сөю бер-ләштерә.
Читайте нас: