Токионың борынына чирткән Рио
Быелгы Олимпия уеннарын үткәрү урыны 2007 елда ук сайлана башлады. Барлыгы җиде шәһәр — Рио-де-Жанейро, Баку, Чикаго, Доха, Мадрид, Прага һәм Токио дәгъва белдерделәр. Баштагы мәлдә Рио нибары бишенче урында килде. Токио белән Мадрид озак вакыт алдынгы урында барды. Сайлап алу 2009 елның 2нче октябрендә Халыкара Олимпия комитеты сессиясендә үтте. Рио, көндәшләрен зур өстенлек белән җиңеп, Олимпия уеннарын үткәрү урыны итеп сайланды.
Программадагы үзгәрешләр
Гадәттә, һәр Олимпия уеннары программасы үзгәрешләр кичерә. Үсешмәгән, спорт сөючеләр кызыксынуы кимегән спорт төрләре программадан төшереп калдырыла. Аның каравы, географиясе киңәйгән, киң танылган спорт төрләренә Олимпия уеннарына “ишекләр” ачыла. Бу юлы Олимпия уеннары программасына керү өчен бейсбол, софтбол, карате, сквош, гольф, роллер-спорт һәм регби-7 дәгъва иткән. Уңыш регби белән гольфка елмайган.
Әйткәндәй, регби 1900-1924 елларда дүрт Олимпия уены программасына кергән булган. Гольфчылар 1900, 1904 елгы Олимпия уеннарында көч сынашкан. Бу мавыктыргыч спорт төрләре үз урынын саклап калырмы? Әллә янә үткән язмышын кабатлармы? Моны вакыт күрсәтер. Гольфны үстерү өчен йомшак климат һәм зур чыгымнар таләп ителә. Регбины кышын уйнап булмый. Мөгаен, бу киртәләр мавыктыргыч спорт төрләренә комачаулый алмас.
Грек-рим, ирекле көрәштә, җилкәнле көймәләрдә узышу спортында да шактый зур үзгәрешләр көтелә.
Винисиуш белән Том
Бразилия – гүзәл табигатьле, күп милләтләр дустанә мөнәсәбәттә яшәүче ил. Олимпиада һәм Паралимпиада талисманнарын сайлап алганда шушы үзенчәлек игътибарга алынган. Алар Бразилия композиторлары Том Жобим белән Винисиуш ди Мораиш исемен йөртәчәк. Елмаючы сары төстәге җәнлек кыяфәтендәге Винисиуш илнең хайваннар дөньясын чагылдыра. Теләге булса, тәпиләрен теләсә нинди ераклыкка суза ала. Том үсемлекләр дөньясын чагылдыра. Зәңгәр, яшел төстәге талисман каршылыкларны үтәр өчен һавага кадәр биек үсәргә мөмкин.
“Җанлы” факеллар
Бразилия – Олимпия уеннарын кабул итүче беренче Көньяк Америка иле. Шуңа күрә Олимпия уты эстафетасы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Эстафета 3нче майда старт алып, 95 көн дәвам итә. Шушы чорда 12 мең факел йөртүче Бразилиянең 329 шәһәрендә була. Факелның авырлыгы – 1,5 килограмм, озынлыгы – 69 сантиметр. Үзенчәлеге шунда: ике факелны бер-берсенә якын китергәндә өске өлешләре алга чыга.
Медаль баулары нәрсәдән эшләнгән?
Олимпия уеннары, спортны пропагандалаудан тыш, табигатьне сакларга да өйрәтә. Бразилиядә бу мәсьәләгә аеруча игътибарлы булганнар. Җиңүчеләргә тапшырыласы медальләр төрле электрон җиһазларны эшкәрткәндә тупланган кыйммәтле металлардан коела. Алар эленәсе баулар яртылаш шешәләр эшкәртелеп ясалган пластиктан тора.
Допинг җәнҗалы
Моңа кадәр үткән Олимпия уеннарында да допинг кулланучы спортчылар бәйгедән соң гына ачыкланды. Бу юлы рөхсәт ителмәгән матдәләр кулланган спортчыларга Олимпия уеннарына алдан ук “ишекләр ябылды”. Кызганычка каршы, мондый исемлеккә, башлыча, Русия спортчылары, шул исәптән кайбер якташларыбыз да кертелде.