+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 август 2016, 02:00

Спортчы үрнәк булырга тиеш

Дәүләт җылышы-Корылтай допинг файдаланган өчен җинаять җаваплылыгын билгеләүче закон башлангычын әзерләү турында карар кабул итте. Федераль законга үзгәрешләр кертү парламентның якындагы сессиясендә каралачак. Допинг кулланган өчен җаваплылык физик, шулай ук, юридик берәмлекләргә кагылачак.

— Спортчы, билгеле шәхес буларак, җәмәгать тормышында үрнәк булырга тиеш, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Һәр спортчы намус һәм гаделлек сыйфатларына ия булырга тиеш. Үз нәтиҗәләреңне ясалма яхшырту максатында спорт кагыйдәләре тыйган матдәләрне кулланырга ярамый, чөнки бу нормага туры килми. Аларны куллану золым һәм ришвәт бирү кебек хокук нормаларын бозулар белән беррәттән тора. Әлеге закон спортчыларга гына түгел, ярышларда катнашучылар өчен җаваплы рәсми кешеләргә дә кагылса, гадел булыр, дип уйлыйм. Моннан тыш, тәкъдим ителгән нормалар җәза бирүне үз эченә алуы һәм кисәтү характерында булуы мөһим.

Константин Толкачев билгеләвенчә, Дәүләт думасында “Русия Федерациясенең Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты карала. Проект рөхсәт ителмәгән препаратларны файдаланган өчен тренер һәм табибларны да җаваплылыкка тарттыруны күзаллый. Әмма, спикер фикеренчә, башта Көнбатыш Европа, АКШ, Греция тәҗрибәсен җентеклерәк өйрәнергә кирәк, чөнки аларда рөхсәт ителмәгән препаратларны куллану җинаятькә тиңләштерелгән.
Читайте нас: