Республикада футбол XX гасыр башында ук үсеш алган. 1912 елда беренче рәсми матчлар оештырылган. Ул чорда Уфа данын тимер юлчылар, металл коючылар һәм башка эшчеләр яклаган. Якташларыбыз Самара вәкилләре белән уенда отылган. 1913 елда уфалылар, Уралның беренче чемпионатында катнашып, җиңгән. Безнекеләр хәлиткеч матчта Екатеринбург командасын откан. Гражданнар сугышыннан соң футбол тагын да җанланган. 1923 елда уфалылар Идел буеның икенче Олимпиадасында катнашып, бронза медаль яулаган. Әлбәттә, футбол үсешсен өчен инфраструктура булу да мөһим. 1934 елда Уфада “Динамо” стадионы сафка кертелә. 1936 елдан башлап Уфада “Локомотив”, “Динамо”, “Спартак” ирекле спорт җәмгыяте командалары оеша башлый.
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Башкортстанда йөздән артык футбол кыры исәпләнә. Мондый шартлар футбол үсешенә булышлык итә. 1947 елда футболчыларыбыз ил беренчелегендә катнашу өчен бәйгеләрдә ярыша. Бу максатта Башкортстаннан иң беренче голны В. Извеков кертә. Уфадан тыш, Ишембай, Стәрлетамак, Октябрьский, Бөре шәһәрләрендә дә футбол командалары оештырыла. 1957 елда “Спартак” һәм “Динамо” командаларыннан “Нефтяник” командасы оеша. “Нефтяник” СССР беренчелегенең “Б” классында чыгыш ясау хокукы ала. Уфалылар 16 клуб арасында 15нче урын яулый. 1958 елда команданың исеме “Девон”га үзгәртелә. Шул ук елның 27 июлендә уфалылар беренче халыкара матч үткәрә. Безнекеләр Германиянең “Мотор” (Иена) командасы белән уйный, исәп 1:1 була.
Мәгълүм булуынча, бүген даими рәвештә матди ярдәм күрсәтүчесе булмаган бер генә футбол клубы да юк. Футбол элек тә чыгымнар таләп иткән — команда белән чит төбәккә бару, яшәү, кире әйләнеп кайту өчен ярыйсы гына акча кирәк. Шуңа күрә, 1959 елда “Девон”ны БНЗС үз канаты астына алу истәлекле вакыйга була. Команда исеме “Строитель” дип үзгәртелә. 1960 елда СССР беренчелегенең “Б” классында уфалылар үз зонасында алтынчы урын яулый.
1964 елда “Строитель” Башкортстан футболы тарихында беренче тапкыр РСФСР беренчелеге ярымфиналына чыга. Безнекеләр дүртенче урын белән канәгатьләнә. 1966 елда команда “А” классында үткән бәйгедә өченче урын ала. 1977 елда БАССР командасы Автономияле республикалар кубогын яулый. Якташларыбыз киеренке көрәштә Тыва, Татарстан, Дагстан һәм Кабарда-Балкар республикалары командаларын ота. Арытаба Уфаның футбол командасы “Гастелло” дип йөртелә башлый. Башта команда сүлпән чыгыш ясый. 1987-88-89 елларда якташларыбыз янә тотрыклы уен күрсәтә башлый. Үзгәртеп кору җилләре футболны да читләтеп үтми. 1991-92 елларда команда бөтенләй матди ярдәм тоймый. Аның исеме ел саен диярлек үзгәрә. Уфаның футбол командасы 1993 елда – “Самрау”, 1994 елда – “Эстель” һәм 1995 елда “Агыйдел” дип йөртелә. Команда икенче дивизионнан өченчегә төшә һәм бөтенләй тарала. Бу чорга Уфа футбол командалары СССР һәм Русия чемпионатларында 39 еллык тәҗрибә туплаган була.
2002 елда республикада футбол янә тернәкләнә башлый. Русия беренчелегенең икенче лигасында “Строитель” командасы чыгыш ясый һәм “Урал” зонасында бишенче урын яулый. 2003 елда “Урал” һәм “Идел буе” зоналары берләштерелә. Уфалылар тугызынчы урын ала. Команда исеме “Нефтяник” ка үзгәртелә. 2009 елда “Башинформсвязь-Динамо” футбол командасы оештырыла. 2010 елда команда нигезендә “Уфа” футбол клубы оеша. Баш тренер итеп СССР һәм Русия футболы тарихындагы иң дәрәҗәле уен-чыларның берсе Андрей Канчельскис чакырыла. “Уфа” беренче рәсми матчын Русия кубогы кысаларында “Сызрань-2003” (Самара өлкәсе) командасы белән үткәрә һәм отыла. Русия беренчелегендәге беренче матчта “Уфа” 3:1 исәбе белән “Тюмень” командасын ота. Арытаба тренерлар алышына. Башта Андрей Малай, шуннан Игорь Колыванов баш тренер итеп тәгаенләнә. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Уфа” Милли футбол лигасына чыга алмый. Шулай да бу максатына очраклы рәвештә ирешә. 2012 елның 2 июлендә тиешле шартларга җавап бирмәгән “Динамо” (Брянск) командасын әлеге лигада “Уфа” алыштыра. Шул ук елның 9 июлендә уфалылар бәйгедә старт ала. Беренче матчта “Спартак” (Нальчик) командасыннан отылалар. Аның каравы, үз кырында “Торпедо” (Мәскәү) командасын җиңә. Беренче голны якташыбыз Александр Васильев кертә. Футболда чит илләрдән, чит төбәкләрдән уенчылар, легионерлар җәлеп итү гадәти күренеш санала. Шул елда командага иң беренче легионерлар, Бразилия вәкилләре Виллиам Артур де Оливейра белән Диего Карлос де Оливейра җәлеп ителә. Шуннан соң командага Япония спортчысы Йосуке Сайто да кушыла. Сезон дәвамында “Уфа” ярымсакчылары Юрий Кириллов белән Александр Васильев Русиянең яшьләр җыелма командасына җәлеп ителәләр. Бу күренеш үзе ук Башкортстанда футбол үсешен дәлилли. Гомумән, 2013-14 елгы Милли футбол беренчелеге нәтиҗәләре буенча “Уфа” дүртенче урын яулый һәм Премьер-лигага чыгарга дәгъва итә. Моның өчен “Томь” (Томск) командасы белән ике тапкыр көч сынашырга кирәк була. Уфада үткән матчта безнекеләр 5:1 исәбе белән җиңә. Томскида 3:1 исәбе белән хуҗалар ота. Нәтиҗәдә, Башкортстанның футбол тарихында истәлекле вакыйга була. “Уфа” Премьер-лигага чыга. 2014-15 елгы сезонда 12нче урын яулый һәм Премьер-лигадагы урынын саклап кала. Төзекләндерел-гәннән соң, 15 мең кеше сыешлы “Нефтяник” стадионы ачыла. Төбәк җитәкчелегенең ярдәме һәм игътибары, яхшы шартлар үз нәтиҗәсен бирде. 2015-2016 елгы сезонда “Уфа” турнир таблицасының уртасына кадәр күтәрелә алды.
Күренүенчә, Башкортстан футболы бай тарихлы. Килешергә кирәк, төрле хәлләр, футболга игътибар һәм ихтирам кимегән чорлар да булган. Ничек кенә булса да, дөньядагы иң танылган уенга тугрылык саклаучылар үз алдына куйган максатка омтылып, сынауларга бирешмәгән. Бүген үзәк каналдан “Уфа”ның чыгышларын карый алуыбыз – моның ачык дәлиле.