Сноубордны уйлап чыгару тарихы кызыклы. 1965 елда АКШтагы Мичиган штатының Маскегон шәһәрендә яшәүче Шерман Поппен кызына хәзерге сноубордга охшаш җайланма ясый. Моның өчен ул ике чаңгыны бер-берсенә ябыштыра. Җайланма снерфер (snow – ”кар”, surf – “серф”) дип атала. Снерферда шуу җиңел булмый. Спортчы басып, җайланма очына бәйләнгән бауга тотынып шуган. Безнең хәл-шартларда күз алдына китерсәң, чанага басып таудан төшүгә тиң булган. Уңайсызлыкларга карамастан, җиһаз киң таралу алган. Тиздән снерферда шуу буенча бәйгеләр оештырыла башлаган. Вакыт үтү белән җиһаз камилләштерелә һәм бүген без белгән сноуборд кыяфәтен ала. 1982 елда Вудсток шәһәре тирәсендә АКШның сноуборд буенча беренче гомуммилли уеннары үтә. 1985 елда Австриянең Цюрс шифаханәсендә сноуборд буенча беренче дөнья кубогы оештырыла. 1998 елда Наганода сноуборд беренче тапкыр Олимпия уеннары программасына кертелә. 2014 елда Сочи Олимпиадасында Русия данын ирле-хатынлы Вик Уайлд белән Алена Заварзина да якладылар. АКШта туган Русия кияве ике тапкыр Олимпия чемпионы булса, аның җәмәгате бронза медаль яулады.
Сноуборд Башкортстанда да киң үсеш алган. Төбәктә 2003 елда тау чаңгысы буенча балаларның һәм үсмерләрнең Олимпия резервындагы спорт мәктәбендә сноуборд бүлекчәсе ачыла. Иң беренчеләрдән булып сноуборд серләренә тренерлар Елена Куреленкова белән Евгений Сурков өйрәтә башлый. Бүгенге көндә республикада сноуборд белән 254 спортчы шөгыльләнә. 98 спортчының күптөрле дәрәҗәсе бар. Шулай ук 27 якташыбыз – беренче дәрәҗәгә ия. Республикада сноуборд буенча 13 спорт мастерлыгына кандидат, дүрт спорт мастеры һәм бер халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры тәрбияләнгән. Сигез тренер хезмәт сала. Әлбәттә, күнекмәләр үткәрү, бәйгеләргә әзерләнү өчен инфраструктура мөһим. Әлеге вакытта төбәктә сноуборд белән шөгыльләнү өчен 13 комплекс эшли. Безнең спорт корылмалары халыкара таләпләргә җавап бирә дияргә тулы нигез бар. 2013 елда Уфада тау чаңгысы буенча балаларның һәм үсмерләрнең Олимпия резервындагы спорт мәктәбендә Халыкара балалар уеннарының сноуборд бәйгесе үтте.
Һәр спорт төренең үсешен ил, халыкара дәрәҗәдә җиңүләр яулаган спортчылар да билгели. Баксаң, Башкортстанда Русиягә генә түгел, дөньяга танылган сноубордчылар тәрбияләнгән икән. Аларның кайберләрен игътибарга алу мөһим. Русиянең халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Елизавета Салихова Русия һәм дөнья беренчелегендә җиңгән. Русиянең спорт мастеры Милена Быкова Русия беренчелегендә җиңү пьедесталының беренче баскычына күтәрелеп, дөнья беренчелегендә икенче урын яулаган. Русия чемпионатының көмеш призеры, Русиянең спорт мастеры Антон Копривица 2014 елда Сочи Олимпиадасында Русия данын яклаган.
Сноуборд мавыктыргыч спорт төре булса да, безнең хәл-шартларга аңа үсешергә комачаулаган кайбер киртәләр дә бар. Башкортстан тауларга бай төбәк булса да, җәйге чорда кар эри. Сноуборд белән кышын гына шөгыльләнергә мөмкин. Моңа карамастан, республика сноубордчылары күнекмәләрне җәйге чорда да туктатмый. Күнекмәләр Австриядә, Швейцариядә оештырыла. Беренче карашка гади генә күренгән сноубордка спорт кибетләрендә хаклар “тешләшә”. Спортчылар аны, гадәттә, чит илдән, фирмаларның рәсми вәкилләреннән сатып ала. Спорт үсешсен өчен белгечләр, тренерлар да таләп ителә. Бездә бу мәсьәлә дә хәл ителгән. Сноуборд буенча тренерлар Башкортстан физик культура институтында әзерләнә.
Республикада сноубордның үсеше, спортчыларыбызның казанышлары игътибардан читтә калмаган. 2015 елда Русиянең сноуборд федерациясенең Башкортстан буенча төбәк бүлекчәсе оештырылган. Бүлекчәне тәҗрибәле Валерий Матвеев җитәкли. Шул ук елның декабрендә 2016-18 елларда сноубордны үстерү программасы кабул ителгән. Мондый игътибар һәм ихтирам тойган сноубордның киләчәктә Башкортстанда тагын да ныграк үсешәчәгенә өмет зур.