+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
4 апрель 2017, 02:00

“Көндәшемне аягым сынган килеш тә җиңдем”

Башкортстанның панкратион буенча җыелма командасы баш тренеры Радмир Хәйруллин белән әңгәмә.Моңа кадәр океан артында оештырылган кагыйдәсез алышларда Русия данын яклаучы Олег Тактаров турында гына белә идек. Туксанынчы елларда аның алышлары төшерелгән видеокассеталар кулдан кулга йөреп каралды. Бүген исә һөнәри алышлар киң үсеш алды. Хәзер Федор Емельяненко, Александр Шлеменко һәм башкаларның исемнәре күпләргә мәгълүм. Ватандашларыбызның көч сынашулары үзәк телевидениедән дә күрсәтелә. Кагыйдәсез алыш Башкортстанда да киң үсеш алган. Кырыс, шул ук вакытта алымнары белән игътибарны җәлеп итүче панкратион аерым игътибарга лаек. Баксаң, бу спорт төре буенча республика спортчылары Русиядә генә түгел, дөньяда да иң осталардан санала икән. Башкортстанның панкратион буенча җыелма командасы баш тренеры, “Комбат Топ Тим” клубы җитәкчесе Радмир Хәйруллин белән әңгәмәләшкәч, бу хакта яхшырак белдек.

– Радмир, сөйләшүне федерация эшчәнлеге белән таныштырудан башлыйк әле. Бүген Башкортстанда панкратион үсешен нинди казанышлар дәлилли?

– Республикада панкратион 2010 елдан башлап үсешә башлый. Шуннан соң ике ел “тәнәфес” була. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә бәйгеләр оештырылмый, күнекмә­ләр үткәрелми. 2013 елда Бөтен­русия панкратион федерациясе президенты Владимир Кленьшев Башкортстанда панкратион федерациясе оештырырга тәкъдим итте. Шул елның гыйнварында җиң сызганып эшкә керештем. Башкортстан дәүләт медицина университеты спорт залында, “Динамо” спорт комплексында, Затон бистәсендәге грек-рим көрәше үзәгендә елга уникешәр бәйге үткәрдек. Ярышны үз көчебез, иганәчеләр исәбенә оештырдык. Баштагы мәлдә авыр булса да, максатыбызга ирештек.

Бүген республикада панкратион белән шөгыльләнүчеләр саны ун мең кешегә җитә. Уфадан тыш, Белорет, Октябрьский, Мәләвез, Бөре, Күмертау, Бәләбәй, Туймазы, Салават шәһәрләрендә, Кандра, Благовар, Кушнаренко авылларында да панкратион серләренә төшенә­ләр. Шөгыльләнүчеләр күп булгач, республика чемпионатында уңышка ирешү җиңел түгел.

Дүрт ел эчендә югары казанышларга ирештек. Спорт мастеры Иван Худиншин дөнья чемпионы булды. Спорт белән 25 яшендә генә шөгыльләнә башласа да, югары казанышка тиз иреште. Артур Зәйнуллинга Европа чемпионатында тиңнәр булмады. Ул дөнья чемпионатында да көмеш медаль яулады.

Тәрбияләнүчеләремнең нәтиҗә­ләре игътибардан читтә калмады. 2015 елда “Русиянең иң яхшы тренеры” дигән исемгә лаек булдым. Башкортстан җыелма командасы Русия чемпионатына беренче тапкыр баруында нибары бер бронза медаль яулаган иде. Икенче баруда ир-егетләр командасы беренчелек­тә – өченче, үсмерләр беренче урын яулады. Өченче ел рәттән Идел буе федераль округында алдынгылыкны беркемгә дә биргәне­без юк. Былтыр Башкортстан ко­мандасы Русия чемпионатында команда беренчелегендә беренче урынны алды.

– Хәзер Сез – бик күпләрнең остазы, киңәшчесе. Спорт дөнья­сында тәүге адымнарыгызны ясаган чакларыгыз хәтереге­з­дәме?

– Әнием – Благовар районыннан, әтием — Уфадан. Балачагымда Магнитогорск шәһәренә күчендек. Анда ун яшемдә бокс түгәрәгенә килдем. Мәрхүм әтием бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат булса да, мондый карарга үзаллы килдем, чөнки аның гомере өзелгәндә миңа нибары ике яшь булган. Энекәшем Эдуард та спортчы. Ул панкратион, каратэ, тэквондо, ушу-саньда буенча Русия дәрәҗә­сендәге ярышларда җиңде. Мәк­тәпне Чиләбе өлкәсендә тәмам­ладым. Башкортстанга әйләнеп кайткач, кикбоксинг, ирекле көрәш, греблинг, панкратион, микс-файт белән шөгыль­лән­дем. Гомумән, 15 елга якын төбәк, Русия, халыкара ярышларда катнаштым. 2015 елда панкратион буенча дөнья чемпионатында бронза медаль яуладым. Шул ук елда греблинг буенча Идел буе федераль округы дәрәҗәс­ендәге ярышта җиңдем. 2009 елдан башлап панкратион белән ныклап шөгыль­ләнәм. Беренче тренерым – Марат Нурисламов. Җыеннарга йөргәндә яңа алымнар өйрәндем, осталыгымны чарладым. Хәзер тәҗ­ри­бәмне башкаларга өләшәм.

– Спорт белән шөгыльләнүне ташларга теләгән чакларыгыз булдымы?

– Алтын медален учына алып, мәрҗәндәй ак тешләре белән елмаеп тору – спортчы тормышындагы “айсберг”ның очы гына. Мондый казанышка ирешү өчен бик күп тырышырга, кайбер очракта башка сыймаслык сынаулар үтәргә туры килә. Ихтыяр көче җитмә­гән­нәр спорттан китәргә мәҗбүр була. Язмыш мине дә сынады. Бервакыт мине гел имгәнүләр сагалады. Бәйге саен берәр маҗарага юлыктым. Бер бәйгедә беренче алышта ук балтыр сөягемне сындырдым. Бу хакта белмәдем. Үтереп авырткан урынны суыттылар. Шул килеш тә бер көндәшемне җиңдем. Тәнәфестә авырту бетмәде. Ярымфинал алышы башланды. Өч раундлык алыш өч айга сузылгандай булды. Тешемне кысып түзеп, тагын җиңүгә ирештем һәм финалга үттем. Ләкин табиблар хәлиткеч алышка чыгарга рөх­сәт бир­мәде. Умыртка сөягем нык имгәнгән иде. Йөри алмас дәрәҗәгә җиткән идем. Биреш­мәдем. Тугыз ай дәва­мында бертуктаусыз гимнастика, төрле күне­гүләр ясап, ни­һая­ть, савыктым. Башка спортчыларга да беркайчан да би­реш­мәскә һәм мак­сатыңа омтылырга киңәш итәм. Шул ук вакытта бәйгеләрдә чыгыш ясау өчен генә сәламәтлекне корбан итәргә киңәш итмәс идем. Якыннар, дуслар ярдәм иткәндә, спорттан соң да тормыш дәвам итә.

– Беренче карашка, бергә-бер алыш спорты белән шөгыль­ләнүчеләр артуына шатланырга гына кирәк сыман. Чөнки сәла­мәт яшәү рәвешен сайлаучылар арта. Икенче яктан карасаң, борчылырга да урын бар. Спортчылар бу осталыкларын урамда да файдаланырга мөмкин. Тренер буларак, мондый хәлләргә чик кую чараларын күрәсезме?

– Тренер күнекмәләрдә алымнарга гына түгел, тәртипкә, башкаларга карата ихтирамлы булырга да өйрәтергә бурычлы. Аңлашыла, мондый остазның тәрбиялә­нүче­ләре беркайчан да үзләре беренче булып сугыша башламаячак. Шул ук вакытта, һөҗүм итсәләр, үз-үзеңне саклау мөһим. Бу очракта да дошманың каршылык күрсәтми башлаганчы, тынычланганчы гына. Балаларга күнекмә саен бу хакта исләренә төшерәм. Моның нәтиҗә­се дә бар, чөнки укучыларымның начар кылыклары турында бер сүз дә ишеткәнем юк.

Катлаулы хәлләрдә калганым булды. Киеренке хәлдә йодрыкны, кырыс спорттагы тәҗрибәмне эшкә җигәргә ашыкмыйм. Башта үзем белән таныштырам һәм тыныч кына таралышырга тәкъдим итәм. Ачуымны алышларда, күнекмә-ләрдә чыгарам. Урамда кешегә бәйләнеп йөрү ир-егет эше түгел.

– Үзәк телевидениедән асыл затларның да бергә-бер алышлары күрсәтелә. Сезнең кул астында хатын-кызлар тәрбия­ләнәме?

– Әйе, асыл затлар да шөгыль­ләнә. Тәрбияләнүчем Варвара Чурилкина панкратион буенча дөнья чемпионаты призеры булды. Хатын-кызлар ир-егетләрдән кырысрак та алыша. Чөнки алар чигенә, бирешә белми. Шулай да аларның кырыс спорт белән шөгыльләнүен хупламыйм һәм махсус рәвештә кызлар төркемен җыймыйм. Алар, гимнастика һәм бию белән мавыгып, гүзәллекләре белән тормышыбызга ямь өстәсен, дигән фикердәмен.

– Олимпия уеннары программасына кергән спорт төрләренә дәүләт ярдәменә өмет итәргә дә, үсешергә дә мөмкинлекләр арта. Мондый максатка ирешергә исәп тотасызмы?

– Панкратион ул – кул сугышы белән көрәш катнашмасы. Аның тарихы бик бай. Олимпия уеннарында элек кул сугышы да, көрәш тә булган. Бәйгене оештыручылар, аларны берләштереп, “панкратион” дигән спорт төренә нигез салган. Панкратион безнең эрага кадәр 648 елда ук Олимпия уеннарында булган. Риваять буенча, Тесей белән Геракл панкратион осталары санала. Тесей, көрәш һәм кул сугышы алымнарын оста кулланып, Минотаврны җиңә. Патша булгач, Истмий уеннары оештыра. Геракл Немей арысланын көрәшеп җиңә. Гомумән, ул чорда Олимпия уеннарында панкратион буенча җиңүче­ләр халык геройлары саналган. Бу спорт төрендә җиңүчеләргә дәфнә таҗын сайлап алынган иң чибәр асыл затлар гына кидерә алган. 2024 елда панкратион Олимпия уеннары программасына спорт көрәше буларак күрсәтмә төр дәрәҗәсендә кертеләчәк. Имгәнү­ләргә чик кую максатында егылган көндәшеңә сугу тыелачак. Мөгаен, шуннан соң панкратион Олимпия уеннарында янә лаеклы урын алыр.

– Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

– Кайчандыр Русия, Европа, дөнья чемпионнары тәрбияләү турында хыяллана идем. Максатыма ирештем. Урында туктап калмыйча, алга таба хәрәкәтне дәвам итәргә кирәктер. Океан артында “UFC” чемпионнар әзерләүне максат итеп куймый. Әйе, һөнәри алыш, спортчы җиңүгә ирешсә, дан һәм бихисап акча китерә. Шул ук вакытта каты имгәнеп отылу спортчының язмышын челпәрәмә китерә. Максатым – атказанган спорт мастерлары әзерләү. Дөнья чемпионатында берничә тапкыр җиңүчеләр мондый дәрәҗәгә лаек була. Бу очракта спортчы чыгыш ясаудан туктагач та җәмгыятьтә үз урынын табачак. Һәр спорт клубында андыйларны колач җәеп көтәчәкләр. Панкратионны Башкортстанда арытаба да, үстерү, таныту һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак.

– Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә киләчәктә яңадан-яңа казанышлар юлдаш булсын!
Читайте нас: