Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да Мәскәүдә эстафеталар үткәрелгән.
Бүген сәламәт тормыш рәвеше модада. Русиядә физкультураны киңкүләм пропагандалау исә 1920 еллар ахырында башлана. Ул вакытта беренче спартакиадалар уза. Шуннан бирле Хөкүмәт сайлаган курстан тайпылмый, спортның халык сәламәтлеге өчен бик мөһим булуын аңлап эш итә. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да Мәскәүдә эстафеталар үткәрелгән.
Русиядә Физкультурачылар көне 1939 елдан билгеләп үтелә. “Сәламәт тәндә – сәламәт рух “ шигаре бәйрәмнең төп девизы була. 1961 елдан бу көн ел саен августның икенче якшәмбесендә билгеләнә.
Сәламәт тәндә — сәламәт рух. Беренче булып моны безнең ата-бабаларыбыз цивилизация таңында ук аңлаган. Борынгы кешеләрнең биюләре һәм башка хәрәкәтчән ритуаллары физкультурачылар күнегүләрен хәтерләтә. Кавемнәр арасында сугышлар башлангач, бигрәк тә өлкән ир-егетләрнең генә түгел, ә хатын-кызларның да яхшы физик формасын сакларга кирәк була, чөнки җәмгыятьнең көчсез әгъзалары үзләрен яклау түгел, кирәк булганда хәвеф чыганагыннан йөгереп кача да алмаган. Шуңа күрә ул вакытта ук даими дәресләр һәм күнегүләр үткәрелә, алар, ахыр чиктә, сугышчылары яхшырак әзерләнгән нәселгә исән калырга ярдәм итә.
Физик культураның борынгы грек һәм спартан системалары аеруча билгеле. Әйтик, спартанлылар үз балаларын 7 яшь тулганчы гына гаиләдә тәрбияләгән. Шуннан соң балалар җәмәгать тәрбиясенә күчә һәм башка фәннәр арасында нәкъ менә физик культура өстенлек иткән аерым йортларга күченә. Егет 18 яшендә шактый кырыс имтиханны уңышлы узганнан соң гына сугышчы булып исәпләнә алган. Кызлар да алардан калышмый: ныклы һәм чыдам сугышчыларны тудыру өчен тренировкаланган организм кирәк була. Шуңа күрә кызлар яшьтән йөгерүдә, төрле предметлар ыргытуда, спорт көрәшендә көч сынаша.
Борынгы Грециягә килгәндә исә, аның Олимпия уеннары ватаны булуы күп нәрсә турында сөйли. Кече яшьтән греклар чын физкультурачылар була һәм спорт ярышларының яңадан-яңа төрләрен уйлап таба. Спортның нинди дә булса төрен үзләштермәгән кеше Борынгы Грециядә белемсез һәм надан саналган, аны җитди кабул итмәгәннәр. Физкультура үсеше Урта гасырларда да дәвам итә. Дөрес, бу вакытта физкультура белән, нигездә, ир-егетләр шөгыльләнә.
Безнең илдә физкультура һәм спортны үстерүгә озак вакытлар аерым әһәмият бирмәгәннәр. Беренче тапкыр, аерым дисциплина буларак, гимназияләрдә мәҗбүри физкультура дәресе 1862 елда гына кертелә. Хәтта шуннан соң да иҗтимагый мохиттә моның чынбарлыкта ни дәрәҗәдә кирәклеге турында бәхәсләр озак вакытлар тынмаган. Бу мәсьәлә буенча фикер алышуларда һәм семинарларда укытучылар гына түгел, ул чордагы күп кенә җәмәгать эшлеклеләре дә катнашкан. Әмма 1872 елда физкультура дәресләре бөтен җирдә диярлек кертелгәч, укучыларның үзләренең зур канәгатьлек хисе кичерүен билгеләргә кирәк. Әмма 5 елдан соң мәҗбүри физкультура дәресләре мәктәп программасыннан алынган, мәҗбүри физик күнегүләр генә калган, уку көне шуннан башланган.
1889 елның 19 февралендә Русиядә тимераякта шуу спорты буенча беренче ярышлар уза. Бу көнне илебезнең спорт тарихы башлануының рәсми датасы дип санарга мөмкин. Шул ук вакытта биредә сәламәт яшәү рәвешен, физкультура, спорт һәм туризм белән шөгыльләнүне пропагандалаган иҗтимагый физкультура-спорт оешмалары оештырыла башлый, шулай ук бу идеяләрне иҗтимагый аңга этәрә башлаган укытучылар һәм энтузиастлар әзерләнә. Русия физкультурачылары барлык халыкара ярышларда актив катнаша башлый һәм хәтта аларда бүләкләр дә яулый. Русиядә физкультура гадәти күренешкә әйләнә.
XX гасырның беренче унъеллыгында Русиядә үз футбол, тимераякта шуу, чаңгы һәм башка спорт лигалары оештырыла, ә 1913 елда Русия Олимпия комитеты төзелә. Большевиклар властька килгәч тә физкультура һәм спортны һәрдаим үстерү дәвам итә. 1920 елда Русиядә беренче Физик культура институты ачыла. Илдә спорт мәйданчыклары төзелә, фабрикаларда һәм заводларда физкультура ячейкалары булдырыла. Күп кенә шәһәрләрдә комсомол башлангычы белән төзелгән “Кырмыска” җәмгыяте эшләп килә, бөтен кеше өчен мәҗбүри булган ГТО комплексы кертелә. СССРда яшьләргә физик тәрбия бирү системасы агымга куела, Русия физкультурачылары барлык бәйрәм чараларында, концертларда һәм демонстрацияләрдә мәҗбүри катнаша.
1936 елда хөкүмәт органнары тарафыннан ирекле спорт җәмгыятьләре төзү турында карар кабул ителә, ә Халык Комиссарлары Советы каршында Физик культура һәм спорт эшләре буенча бөтенсоюз комитеты төзелә. Сугыш алды елларында һәм Бөек Ватан сугышы чорында мәктәп укучыларын хәрби-физик әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Әмма сугыштан соңгы елларда мәктәп яшьләренә физик тәрбия бирүдә төп басым спорт кадрлары әзерләүгә ясала, чөнки бу вакытта илебез янә халыкара спорт ярышларында актив катнаша башлый.
Русиянең Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген русиялеләрнең 42 проценты физкультура белән шөгыльләнә. 2024 елга бу санны 55 процентка кадәр арттыру бурычы куелган.
Нәрсә ул ГТО?
Күпләрнең ГТО аббревиатурасын ишеткәне бар, әмма барысы да аның мәгънәсен аңламый. Ул “Хезмәткә һәм оборонага әзер!”дигәнне аңлата. Бу — СССРда кулланылган физкультура-спорт комплексы. 2014 елда аны яңадан тергезделәр.
Билгеле бер нормативларны тапшырган һәркем махсус значок ала. Ул алтын (999 пробалы гальваник алтын белән капланган), шулай ук көмеш һәм бронза була ала. Бүләкнең кыйммәте сынаулар нәтиҗәләренә бәйле. Төркемнең һәркайсы өчен үз авырлык дәрәҗәсе каралган. Шулай ук алар ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен дә аерыла. ГТО значокларына нормативларны 6 яшьтән тапшырырга мөмкин. Югары яшь чикләве юк.
Кызыклы фактлар
* “Физик культура” дигән сүзтезмәне Англиядә XIX гасырның икенче яртысында уйлап тапканнар.
* Физкультура белән кайчан шөгыльләнү яхшырак икәнлеген беләсезме? Баксаң, Олимпия рекордларының күбесе төштән соң куелган икән. Галимнәр, 16-19 сәгатьләр — күнекмәләр ясау өчен иң яхшы вакыт, дип саный.
* Пленкага төренү һәм спорт белән шөгыльләнгәндә термоэффектка ирешүнең башка ысуллары, чынында, зарарлы. Алар, ябыгырга ярдәм итәсе урынга, эссе сугуга китерергә мөмкин.
* Өлкәннәр өчен физкультура белән шөгыльләнү буенча ВОЗ тәкъдимнәре бар. Уртача интенсив күнегүләр өчен атнага 150 минут җитә дип санала. Бу, мәсәлән, акрын йөгерү, тиз йөрү, гадәти темпта велосипедта йөрү. Яки атнага нибары 75 минут сарыф итәргә мөмкин, әмма максимумны “сыгарга”. Моның өчен йөзү, футбол, фитнес, тиз йөгерү һ. б. сайларга кирәк.
* Спорт белән шөгыльләнмәүче кешеләрнең төп аклану сәбәпләре: “минем вакытым юк” (аларның өчтән бер өлеше шулай ди), “иренәм” һәм “минем моңа акчам юк”.
Русия – бишенче!
Мәгълүм булуынча, күптән түгел Япониянең Токио шәһәрендә Олимпия уеннары узды. Анда Русия данын 335 спортчы яклады. Алар арасында 5 Башкортстан спортчысы да булды: Аделина Заһидуллина, Тимур Сафин, Алсу Минаҗева, Александр Сергеев һәм Варвара Баранова.
Нәтиҗәләргә килгәндә, Русия спортчылары андагы ярышларда 71 медаль яулады, шуларның 20се – алтын, 28е – көмеш һәм 23е – бронза.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан спортчылары сынатмады һәм үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте. Аеруча фехтовальщиклар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин уңышка иреште. Аделина Русия җыелма командасы составында алтын медаль яулады. Рапирачы кызлар финалда Франция җыелма командасын җиңде. Шуны да билгеләргә кирәк: элек бу спорт төрендә алтынны ир-егетләр генә ала иде.
Составында рапирачы Тимур Сафин булган җыелма команда көмеш медаль яулады.
Александр Сергеевка Олимпия уеннарының медален яулар өчен аз гына җитмәде. Ул Русия җыелма командасы составында дүртенче урынга лаек булды.
Гомумән алганда, Русия гомум зачетта 5нче урынны алды. Беренче урынны – АКШ, икенчелекне – Кытай, өченче урынны – Япония һәм дүртенчене Бөекбритания яулады.
Гомум нәтиҗә ясаганда, Русия спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Саннар моны ачык күрсәтә: 2016 елдагы Олимпия уеннарында Русия спортчылары 56 медаль яуласа, монысында 71 медаль безнеке булды.