+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 сентябрь 2021, 17:15

Сахайлылар скандинавча атлый

Хәзер бу ярты авыл халкының яраткан шөгыленә әверелгән.

Сахайлылар скандинавча атлый
Сахайлылар скандинавча атлый
Соңгы елларда киңкүләм спорт чаралары тормышыбызның гадәти бер күренеше булып китте, а кайберләре бөтенләй күркәм йолага әверелә. Бөтенрусия күләмендә узган чараларга авыллар да зур теләк белән кушыла. Мәсәлән, шушы көннәрдә Кырмыскалы районының Сахай авылында “Милләтләр кроссы-2021” – Бөтенрусия йөгерү көне һәм билгеле спорт ветераны, җиңел атлетика буенча СССР һәм Русия чемпионы Миңневасыйк Абдуллинның юбилеена багышланган спорт бәйрәме узды. Мондый чара оештыру – юбилярның идеясе, аның башлангычын урындагы авыл биләмәсе һәм мәктәп хакимиятләре дә хуплап алды һәм ярдәм күрсәтте.

Укучыларга — татлы бүләкләр

Гомумән, бу авылда спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга элек-электән зур игътибар бирелде. Ә узган елда спорт һәм балалар мәйданчыклары, хоккей тартмасы, арт-объектлар, сәхнә һәм тамашачылар урыннарын үз эченә алган зур һәм күркәм ял паркы да барлыкка килде. Хәзер барлык чаралар да, күнекмәләр дә шунда үткәрелә. Менә бүгенге бәйрәм дә авылның олысын-кечесен шул мәйданчыкка җыйды.
Урындагы урта мәктәпнең 5-8нче сыйныф укучылары төрле дистан­цияләргә йөгерү буенча көч сынашты. Һәрбер төркемдә үз җиңүчеләре ачыкланды. Җилдәй җитез кыз һәм малайларга Миң­невасыйк Абдул­лин­ның юбилей медальләре, дипломнар һәм иганәчеләр – район эшкуарлары ярдәме белән алынган татлы бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, юбилей уңаеннан оештырылган чарада катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады: йөгереп кил­гәннән соң татлы ризыклар белән тәмләп чәй эчтеләр.

Хәрәкәттә — бәрәкәт

Ә өлкән яшьтәге апалар Ял паркы тирәли скандинавча йөрү техникасын күрсәтте. Моның белән авылның актив һәм сәламәт­лекләрен кайгыртучан апалары 2016 елдан бирле шөгыльләнә. Башланган чорда ике-өч кеше генә булса, тора-бара алар ярты авылны үзләре артыннан иярткән. Ә сафлары көннән-көн арта. Мондый күнекмәләрнең сәламәтлек өчен бик файдалы булуына төшенгән инде алар бу еллар дәвамында. Шуңа спорт белән дуслыклары да көннән-көн ныгый гына.
Шулай, Рима Яхина, Клара Хисамова, Рима Миһранова скандинавча йөрү белән бераз ябыгу һәм сәламәтлекләрен ныгыту ниятеннән шөгыльләнә башлаганнар. Халидә Шәрәфетдинова сеңлесе Рәшидә Галинурова белән чыгалар. Ә 72 яшьлек Гәүһәр Бәдретдинова таяклар белән йөрү генә түгел, хәзер инде велосипедны да иярләп алган. Урындагы колхозда, фермада, аннары 28 ел почта бүлекчәсендә эшләп, хаклы ялган чыккан хезмәт ветеранының вакыты барысына да җитә: бераз эшләп алам да велосипедта йөреп керәм, ди ул.
Араларында төрле дәрәҗәдәге чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясаучылар да бар. Шуларның берсе – Рәзилә Самикова (Егорова). Ире Иван Яковлевич белән хаклы ялга чыккач, бирегә күченеп кайталар һәм авылда сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча зур эш башкаралар. Әминә Миһранова да — активистларның берсе, нә­селләрендә барысы да диярлек спорт белән шөгыльләнә. “Физкультура дәресләрен, аеруча чаңгыда йөрергә ярата идем. Илле елдан соң янә чаңгыга бастым. Хаклы ялга туктаган елда чаңгыда мәгарәгә бардык. Әлбәттә, мондый зур “сәфәр”гә чыгар алдыннан аз-маз булса да йөри идем инде. Менә скандинавча йөрүнең дә файдасы зур: хәрәкәттә – бәрәкәт. Хәзер моның белән ярты авыл шөгыль­ләнә. Вакытын билгеләмәсәк тә, Бельский һәм Сахай авыллары арасындагы юлда кичләрен кемнәрне генә очратмыйсың?!” – ди ул, авыл халкында спортка сөю тәрбияләүдә зур өлеш керткән Абдуллиннар гаиләсенә рәхмәтләрен җиткереп

Үз үрнәгендә

Ә башкача булуы мөмкин дә түгелдер. Ни генә дисәң дә, дистә ел элек Сахай авылын үз иткән СССР һәм Русия чемпионы балалар белән дә шөгыльләнә, яшьләр өчен дә ярышлар оештыра, өлкән буынны да онытмый, спорт һәм физик культураны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча зур эш башкара.
Ә тумышы белән Миңневасыйк Гатаулла улы Ярмәкәй районының Рәтамак авылыннан. Үзе әйтүенчә, спорт һәм сынаулар аның тормышында һәрвакыт була: балачактан бүгенге көнгәчә. Колхозда да, йорт-курадагы барлык эшне ярышып, тәмен белеп эшлиләр. Менә шул балачакта алган чыныгу, тырышлык орлыклары, соңыннан тамырланып, үз җимешләрен бирә. Ул гына да түгел, гаиләдәге тәрбия һәм тәртип, әти-әнисенең үрнәге, гаилә йолалары – тормыш юлына яңа аяк баса башлаган яшүсмернең язмышында зур роль уйный. Кыюлык, эшсөярлек һәм ныклылыкның чагу үрнәге аның әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугире була. Миңневасыйк Гатаулла улы хәтер­ләвенчә, нәкъ ул мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләүдә аның беренче тренеры була да инде.
Сабантуй һәм район ярышларында катнашып, чыныгу ала, җиңү тәмен шунда ныклап татый башлый ул. Әлбәттә, ул вакытта спорт аның өчен уен гына була. Киләчәктә билгеле спортчы, педагогия фәнәре кандидаты, физик культура өлкә­сендә профессор, 3000 метрга йөгерүдә республика рекордсмены булачагы турында әйтсәләр, ышанмас та иде. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелмәгән аңа. Боларның барысы да зур тырышлык, чыдамлык, үз-үзеңне аямыйча эшләү нәтиҗәсендә мөмкин булган. Шуңа яшьләр белән шөгыльләнгәндә спортчы бүген дә үзенең тәҗри­бәсенә таянып эш итә.

Башкаларны да ияртә

Миңневасыйк Абдуллин — спортта гына түгел, тормышта да зур уңышларга ирешкән шәхес. Ул — педагогия фәннәре кандидаты, профессор, җиңел атлетика буенча үзенең тәҗрибәсен “Мин спортны сайлыйм”, “Йөгерү – минем тормышым” китапларында туплый, шулай ук физик тәрбия проблемаларына багышланган 80 фәнни хезмәт авторы. Спорттагы һәм хезмәттәге югары казанышлары өчен бихисап югары бүләкләргә һәм мактаулы исемнәргә лаек була. Шундый дәрәҗәләргә ирешүенә карамастан, тормышта ул — бик гади, ачык йөзле, аралашучан һәм актив тормыш позицияле кеше. Шул сыйфатлары ярдәмендә сахайлы­ларның да хөрмәтен бик тиз яулагандыр ул.
Инде күптән хаклы ялда булса да, Миңневасыйк Абдуллинның бер генә көне дә күнекмәләрдән башка узмый, балалар һәм үсмерләр белән шөгыльләнергә дә вакыт таба, яшьләр һәм өлкәннәр арасында сәламәтләндерү дәресләре алып бара, төрле спорт чаралары оештыра. Бу көнне узган спорт бәйрәме дә шулар исәбеннән иде.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Сахайлылар скандинавча атлый
Сахайлылар скандинавча атлый
Сахайлылар скандинавча атлый
Сахайлылар скандинавча атлый
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: