-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2021, 19:07

Башкортстанда спортка җитди игътибар бирелә

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтенрусия йөрү көне чараларында катнашу өчен Уфага килгән Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков белән очрашты.

Башкортстанда спортка җитди игътибар бирелә
Башкортстанда спортка җитди игътибар бирелә

Яклар республиканың спорт инфраструктурасын үстерү, шулай ук республикада халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздыру перспективалары турында фикер алышты.

- Башкортстанда спорт чаралары, ярышлар, форумнар оештыру буенча зур тәҗрибә тупланган. 2021 елның августында без спорт көрәше буенча дөнья беренчелеген уздырдык, анда 55 илдән спортчылар катнашты. Ноябрьдә билбау көрәше буенча дөнья кубогын һәм дзюдо буенча Европа чемпионатын каршыларга әзерләнәбез. Ә киләсе елда безнең республикада волейбол буенча дөнья чемпионатын көтәбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без спортның милли идеягә әйләнергә тиешлегеннән чыгып эш итәбез. Хакимият икътисад, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм башка өлкәләрне хәл итәргә тиешлеге аңлашыла. Әмма спорт - безнең гражданнарның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга нигезләнә.

Башкортстан Башлыгы Уфада волейбол, фехтование һәм көрәш үзәкләрен төзү планнары, шулай ук республика муниципалитетларында спорт объектлары – бассейннар, ФОКлар, боз мәйданчыклары төзү программасы турында сөйләде.

- Мондый корылмалар саны буенча без илдә икенче урында торабыз. Тик әле өч ел элек кенә 16 районда бассейннар юк иде. Без аларны 2024 елга кадәр төзергә планлаштырабыз. Муниципалитетларда яшәүчеләр яңа спорт объектлары белән кызыксыналар. Бу бик мөһим, - дип өстәде Радий Хәбиров.

Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Бөтенрусия йөрү көнендә катнашырга чакырулары өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.

- Уфа - ил картасында иң мөһим спорт үзәкләренең берсе. Биредә сәламәт яшәү рәвеше һәм физик культураны үстерүгә бик игътибар бирелә. Моны Русия һәм халыкара экспертлар, төрле дәрәҗәдәге ярышларны оештыручылар раслый, - диде Вячеслав Поздняков. - Төбәкләрдә спорт чараларын уздыру халыкка танылган спортчылар белән танышу мөмкинлеге бирә, төрле яшьтәге кешеләрне физик культура белән шөгыльләнергә этәрә. Бу планда Башкортстанның үсеш алган инфраструктурасы зур роль уйный.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: