+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
12 октябрь 2021, 09:31

“Уфа – илдә иң мөһим спорт үзәкләренең берсе!”

Русиянең Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков бездә тармак үсешенә шундый югары бәя бирде.

“Уфа – илдә иң мөһим спорт үзәкләренең берсе!”
“Уфа – илдә иң мөһим спорт үзәкләренең берсе!”
Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров Бөтенрусия йөрү көне чараларында катнашу өчен Уфага килгән Русиянең Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков белән очрашты. Яклар республиканың спорт инфраструктурасын үстерү, шулай ук республикада халыкара дәрә­җәдәге ярышлар уздыру перспективалары турында фикер алышты.

– Башкортстанда спорт чаралары, ярышлар, форумнар оештыру буенча зур тәҗрибә тупланган. Агымдагы елның августында без спорт көрәше буенча дөнья беренчелеген уздырдык, анда 55 илдән спортчылар катнашты. Ноябрьдә билбау көрәше буенча дөнья кубогын һәм дзюдо буенча Европа чемпионатын каршыларга әзер­ләнәбез. Ә киләсе елда безнең республикада волейбол буенча дөнья чемпионаты узачак, – диде Радий Хә­биров. – Без спортның милли идеягә әверелергә тиешлегеннән чыгып эш итәбез.
Башкортстан Башлыгы Уфада волейбол, фехтование һәм көрәш үзәкләрен төзү планнары, шулай ук, республика муниципалитетларында спорт объектлары – бассейннар, физкультура-сәла-мәтлән­дерү комплекслары, боз мәйданчыклары төзү программасы турында сөйләде.
– Мондый корылмалар саны буенча без илдә икенче урында торабыз. Өч ел элек кенә әле 16 районда бассейннар юк иде. Без аларны 2024 елга кадәр төзергә планлаштырабыз. Бу бик мөһим, – диде Радий Хәбиров.
Русиянең Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Бөтен­ру­сия йөрү көнендә катнашырга чакырулары өчен Радий Хәбировка рәх­мәт белдерде.
– Уфа – ил картасында иң мөһим спорт үзәкләренең берсе. Биредә сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик культураны үстерүгә күп игътибар би­релә. Моны Русия һәм халыкара экспертлар, төрле дәрәҗәдәге ярышларны оештыручылар да куәтли, – диде Станислав Поздняков. – Төбәк­ләрдә спорт чараларын уздыру халыкка таныл­ган спортчылар белән танышу мөмкинлеге бирә, төрле яшьтәге кешеләрне физик культура белән шөгыльләнергә этәрә. Бу җәһәттән Башкортстанның үсеш алган инфраструктурасы зур роль уйный.
Арытаба Радий Хәбиров һәм Станислав Поздняков Республика йортында төбәкнең спорт җәмә­гать­че­леге белән очрашты.
– Республика спортчылары безнең балаларга һәм яшьләргә рух ныклыгы һәм ихтыяр көче үрнәге күрсәтә. Бу – батыр кешеләр армиясе, – диде Радий Хәбиров. – Сезнең Олимпиадада, халыкара һәм Бөтен­русия чемпионатларында һәм турнирларда җиңүләрегездән соң меңләгән егет һәм кыз спорт залларына һәм стадионнарга бара.
Станислав Поздняков Башкортстан спортчыларын Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында уңыш­лы чыгыш ясаулары белән котлады.
Очрашу ахырында Радий Хә­биров һәм Станислав Поздняков тренерларга һәм спортчыларга дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
Алар, шулай ук, Бөтенрусия йөрү көненә багышланган чараларда катнашты. Агымдагы елда Русиянең Олимпия комитеты карары буенча Уфа бу чараның үзәк мәй­даны итеп сайланды.
2022 метр озынлыктагы дистанция маршруты Агыйдел яры буйлап узды. Юл буенда дүрт нокта эш­ләде: чирлидинг, “Держава” барабанчылар төркеме, гитара һәм саксофонда ялгыз чыгыш ясау, анда һәркем үз көчләрен һәм осталыкларын сынап карый алды.
Бөтенрусия йөрү көнендә катнашучылар өчен фехтование буенча Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина һәм фитнес–тренерлар киңкүләм зарядка уздырды.
Башкортстан Башлыгы барлык катнашучыларны Бөтенрусия йөрү көне белән котлады һәм Уфаның чираттагы тапкыр Бөтенрусия дәрәҗә­сендә якты спорт вакыйгасы үзәгенә әверелүен билгеләп үтте.
Станислав Поздняков исә Уфа бер көнгә Русиянең Олимпия башкаласына әверелде, диде.
Уфада фехтование үзәге төзе­лешен 2024 елда тәмамларга планлаштырыла. Аның концепциясен Радий Хәбиров һәм Станислав Поздняков республиканың Фехтование федерациясе вәкилләре белән тикшерде.
Мәгълүм булуынча, фехтование үзәген төзү турында карарны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елның августында Токиода узган XXXII җәйге Олимпия уеннары җи­ңүчеләре һәм призерлары, рапирачылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән очрашу нәти­җәләре буенча кабул итте.
Яңа объектны Уфаның Ленин районында – Рима Баталованың республика спорт әзерлеге үзәге янында төзү планлаштырыла.
Фехтование үзәгендә, күнекмә­ләр­дән тыш, республика, төбәкара һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышлар узачак. Ул берьюлы 400-450 ке­шене, шул исәптән 350 тамашачыны кабул итә алачак. Башлангыч проектка ярашлы, ул ике – универсаль һәм ике махсуслаштырылган залны, киенү-чишенү бүлмә­ләрен, тернәк­ләндерү үзәген үз эченә алачак. Моннан тыш, үзәктә Башкортстанда фехтование үсеше тарихына багышланган музей ачылачак.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, фехтование үзәге республика халкына һәм спортчыларга Уфаның 2024 елда билгеләп үтеләчәк 450 еллыгына яхшы бүләк булачак.
Алар, шулай ук, Рима Батало­ва­ның спорт әзерлеге үзәген дә карадылар. Ул 2019 елның җәендә үз ишекләрен ачты. Шул вакыттан башлап ул Башкортстан олимпия­челәре һәм паралимпиячеләре өчен икенче йортка әверелде. Үзәк мәйданында Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге зур ярышлар узды.
Радий Хәбиров һәм Станислав Поздняков бокс һәм фехтование буенча ачык күнегүләрне карады, яшь спортчылар, Русия һәм халыкара турнирларга әзерләнүче профессионаллар белән аралашты. Алар арасында – фехтование буенча Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина һәм Паралимпиа­даның бронза призеры Никита Нагаев.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: