Мәгълүм булуынча, балага 4-5 яшь тулуга ата-аналар аны спорт секциясенә бирү турында уйлый башлый. Әлбәттә, бу дөрес карар. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, физик активлык балаларның сөякләрен һәм мускулларын ныгыта, авырлыгын контрольдә тотарга ярдәм итә, хәвефләнү һәм депрессия билгеләрен, шулай ук йөрәк авырулары, икенче типтагы диабет, остеопороз, югары кан басымы һәм хәтта яман шешнең үсеш куркынычын киметә.
Баланы спорт секциясенә биргәндә, нәрсәгә игътибар итәргә соң?
Ошаганын сайласын!
Билгеле бер спорт төре белән шөгыльләнү өчен физик үзенчәлекләргә игътибар итегез. Проблемалар бар икән, махсус программа буенча шөгыльләнү яхшырак. Идеаль вариант – кулайлаштырылган дисциплиналарны сайлау: дәвалау физкультурасы яки спорт терапиясе. Шулай ук баланың физик әзерлеген исәпкә алырга, ягъни аның дәрәҗәсенә исәпләнгән төркемне яки индивидуаль дәресләр сайларга кирәк.
Әлбәттә, баланың холкын һәм темпераментын исәпкә алырга кирәк. Бәлки ниндидер спорт төре аңа якындыр. Аңа әти-әнинең үзенә ошаган спорт төрен “тагарга” ярамый. Чөнки ул аның белән күңел биреп шөгыльләнмәячәк һәм ниндидер уңышларга ирешергә дә авыр булачак.
Мәсәлән, күп кенә ир-егетләр улларын футбол, хоккей яки каратэ кебек спорт төрләренә бирергә тырыша. Чөнки үзләре бу спорт төрен ярата. Балага бу психик яктан зур стресс та булырга мөмкин, чөнки аның башка спорт төре белән шөгыльләнәсе килүе ихтимал.
Ничә яшьтән?
Бу сорауга бертөрле генә җавап юк. Югары казанышлар спорты турында сүз барганда, һәр дисциплина өчен тәкъдим ителә торган яшь бар.
Шуңа да карамастан, балагызга карагыз – ул физик һәм мораль йөкләнешләр белән эшли алырмы. Әгәр спортны сәламәтлек өчен сайласагыз, монда, спорт секцияләреннән аермалы буларак, бернинди яшь чикләүләре юк. Тренер өч яшьлек баланы фигуралы шууга яки чаңгыга алудан баш тартырга мөмкин. Әмма, интенсив йөкләнешләрдән тыш, бала спорт белән иртәрәк тә шөгыльләнә ала. Мәсәлән, Финляндиядә 2-3 яшьлек балалар шугалакларда шуып йөри, бу секцияләргә исә аларны 5 яшьтән генә алалар.
Нинди секция?
Дәүләт, республика спорт секцияләре турында мәгълүмат Спорт министрлыгы сайтында бар (https://sport.bashkortostan.ru/). Шәхси спорт учреждениеләренә килгәндә, кесә телефоны ярдәм итәчәк.
Спорт секцияләрен, гомумән, ниндидер объектны табу өчен сезгә “Навигатор”, “2gis” кебек кушымталар ярдәмгә киләчәк. Мәсәлән, шул кушымталарны телефонга кертеп, аның “Эзләү” дигән урынына “Спорт секцияләре” яки “Спорт объектлары” дип язсагыз, аларның исемлеге чыгачак. Шулай ук сезнең өй янында урнашканнарын табарга да мөмкин. Анда ул оешмалар турында барлык мәгълүмат та булачак: адресы, сайтка сылтама һәм анда йөрүче кешеләр калдырган бәяләмәләрне карарга мөмкин.
Тренер – остаз да, дус та
Бу мөһим мәсьәлә, чөнки психологик уңайлылык һәм дәресләр вакытында баланың физик үсеше тренерга бәйле. Гадәттә, спорт секцияләрендә беренче дәрес бушлай уза. Шуннан соң инде баланың фикерен сорарга кирәк: тренер ошадымы? Бу спорт төре аңа якынмы? Һәм башкалар. Шулай ук, ата-аналар да беренче дәрестә баланың нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә хокуклы.
Интернет чорында яшибез. Тренер турында белешмәне аннан да карарга мөмкин, шулай ук, кешеләр калдырган бәяләмәләргә дә игътибар итәргә кирәк. Дәресләргә язылыр алдыннан тренер белән шәхсән очрашыгыз һәм аңа үзегезне борчыган сорауларны бирегез. Балага тренер белән алдан танышу мөмкинлеге бирегез. Чөнки арытаба остаз, тренерның аның өчен абый, яки икенче әти кебек якын кеше булуы иүтимал.
Түләүлеме, түләүсезме?
Мәгълүм булуынча, бушлай һәм түләүле спорт секцияләре бар. Әмма: “Спорт секциясенә акча түлим, калганын балама алар бирергә тиеш”, – дигән фикер дөрес түгел. Мәсәлән, баланы хоккейга бирәсез икән, спорт секциясендә шөгыльләнгән өчен түләүдән башка, барлык амуницияне һәм кирәк-яракны сатып алырга кирәк булачак. Шулай ук, футболга килгәндә, футболчылар җәйләрен төрле төбәкләрдә җыеннар оештыра. Һәм, әлбәттә, балаңны анда җибәрәсең килсә, өстәмә акча түләргә кирәк.
Күп кенә әниләр кызларын гимнастикага бирергә тырыша. Әмма бу спорт төре дә акча таләп итә. Мәсәлән, балагыз ярышларда катнашса, һәр ярышка яңа спорт киеме сатып алырга кирәк. Бер үк киемдә берничә ярышта катнашу ярамый да, күрсәтеләчәк чыгышка да туры килмәячәк. Ә махсус кием зур гына бәя тора.
Нәрсә хәвефле?
Спорт баланың тормышында бердәнбер шөгыльгә әверелергә тиеш түгел. Аның укырга, үзенең мавыгуларына һәм ял итү өчен дә вакыты калырга тиеш. Иң мөһиме, ул шуны аңласын: сез аны спортта уңышлары булмаса да яратачаксыз.
Шулай ук, уку, спорт белән шөгыльләнүдән башка шәхси тормыш өчен вакыт калдырырга кирәк. Аның дуслары белән аралашырга да мөмкинлеге булсын. Баланың тормышын спорт һәм уку белән генә бәйләргә ярамый. Аның алдагы тормышы нинди булачагын ул үзе сайларга тиеш.
Сәхифәне Ример НАСРЕТДИНОВ әзерләде.