-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 сентябрь , 11:22

Физик яктан әзерлекле буын үсә!

Моның өчен республикада барлык тиешле шартлар тудырылган.

Физик яктан әзерлекле буын үсә!
Физик яктан әзерлекле буын үсә!
Соңгы елларда Башкортстанда спортка зур игътибар бирелә. Төрле программалар һәм ярдәм чаралары гамәлдә. Шул рәвешле Башкортстанда киңкүләм спортны үстерү юнәлешендә колачлы эш алып барыла.

Башкортстан ГТО комплексын тапшыруны да уңышлы гамәлгә ашыра. Бу республика яшьләренең спорт белән кызыксынуын арттыра. Моннан тыш, аны гамәлгә ашыру патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итә, чөнки программа максатларының берсе –яшьләрне Ватанны саклауга әзерләү. ГТО комплексы физик әзерлек буенча төрле нормативларны үз эченә ала, аларны уңышлы үтәп, алтын, көмеш яки бронза значокларына ия булырга мөмкин.  
– Спорт һәм аның белән бәйле бөтен нәрсә – Башкортстанда дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше дип һәрвакыт әйтәм. Физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә фикер алышабыз, башлангычларны хуплыйбыз, мәсьәләләрне хәл итәбез, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Русиядә ГТО комплексын гамәлгә ашыру планы буенча 2023 елда Башкортстан – 15нче урында. 2022 елда 19нчы урында булган. Димәк, елдан-ел үсеш күзәтелә. ГТО порталында Башкортстаннан 832 меңнән артык кеше теркәлгән, нормативлар тапшыруда 492 меңнән артык кеше катнашкан, 315 меңнән артык алтын, көмеш, бронза значоклар алынган.
Рейтинг буенча республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында беренче урында – Балтач, икенче урында – Яңавыл, өченче урында Калтасы районнары.
Балтач районында “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ГТОның тест үзәге булып тора. Биредә 2020 елда нормативларны тапшыру өчен яңа мәйданчык булдырылды. Ул – егермедән артык спорт төре белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган мәйдан. Биредә теләгән һәркем шөгыльләнә ала. Яңа мәйданчык “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында сафка кертелгән.

Барлык мөмкинлекләр дә булгач, нәтиҗәләр дә югары. Балтач районы республика буенча менә инде күп еллар алдынгылар исәбендә.  ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү  порталында 6224 балтачлы теркәлгән. Мәсәлән, районда 15 меңләп кеше булса, шуларның яртысы диярлек ГТО белән колачланган. Шунысы мөһим, теркәлүчеләрнең 5716сы нормативларны уңышлы тапшырган.

– ГТО значогы – физик сәламәтлек күрсәткече генә түгел, ул башка мөмкинлекләр дә ача, шуларның берсе – югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар. Әлеге чараларның төп максатлары булып үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик әзерлек дәрәҗәсен арттыру һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрне ачыклау, – ди Балтач районында тест үткәрү үзәге җитәкчесе, “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Фәрит Галимов.
Совет чорында яшәүчеләр ГТО тапшыруларын җылы хатирәләр белән искә аладыр. Күпмедер вакыт ул онытылып торды. Хәзер исә янә гамәлгә кертелде.  Сәламәтлеге хакында кайгыртучылар, спорт сөючеләр өчен республика тарафыннан барысы да булдырыла, тормышка ашырыла.  Нәтиҗәдә спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр саны да күзгә күренеп арта.

Шулай ук, Башкортстанда балалар-үсмерләр спортын үстерү төбәк сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Соңгы елларда балаларның һәм яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүен дәртләндерү һәм талантлы спортчыларга ярдәм итү максатында бик күп чаралар күрелде. 141 спорт төре, шул исәптән 34 төп спорт төре үсеш ала. Физкультура-спорт юнәлешендәге 133 иҗтимагый берләшмә теркәлгән, шуларның 122се – аккредитацияләнгән төбәк спорт федерацияләре.
Республикада “Спорт көрәше – мәктәпләргә” федераль программасын гамәлгә ашыру да дәвам итә. Проектка 13086 укучы катнашлыгында Башкортстанның 83 гомуми белем бирү оешмасы җәлеп ителгән.

Шул ук вакытта “Башкортстанның спорт мәктәбе” программасы балалар-үсмерләр спортын үстерүгә ярдәм итүче мөһим программаларның берсе булып тора. Ул 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балаларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Әлеге программа кысаларында яшь спортчыларны укыту, шулай ук талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен шартлар тудырылган.

Шулай ук республикада балалар һәм яшьләр өчен киңкүләм спорт чаралары һәм ярышлар үткәрелә. Бу төрле спорт фестивальләрен, ярышларны һәм олимпиадаларны үз эченә ала. Мондый чаралар балаларга үзләренең спорт өлкәсендәге сәләтен күрсәтергә, ярышларда тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә.

Республикада балалар-үсмерләр спортын үстерүнең мөһим аспекты булып талантлы спортчыларга ярдәм итү тора. Башкортстанда бик күп спорт академияләре һәм үзәкләре булдырылган, аларда яшь спортчылар һөнәри белем ала һәм тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә күнегүләр ясый.

Башкортстанда балалар-үсмерләр спортын үстерү яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда һәм физик активлыкны үстерүдә зур әһәмияткә ия. Бу физик үсешкә генә түгел, балалар һәм үсмерләрдә лидерлык сыйфатларын, дисциплина һәм команда рухын формалаштыруга да ярдәм итә. Республика һәр баланың спорт белән шөгыльләнү һәм спорт карьерасында югары үрләргә ирешү мөмкинлеге булсын өчен инфраструктура һәм ярдәм программаларын үстерү өстендә актив эшләвен дәвам итә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: