+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
27 декабрь 2014, 23:48

Сакчыдан — җитәкчегә

“Айдар” студиясе директоры иҗат серләрен ача.Җырчы нинди генә булмасын, ул үзе генә концерт оештыра алмый. Аның администраторы, ярдәмчеләре бар. Күп нәрсә аларга бәйле. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның тамашачылары фотосурәттәге егетне таныгандыр. Павел Волонихин — “Айдар” студиясе директоры. Татар-башкорт эстрада-сының иң популяр җырчысының директоры урыс егете булу күпләрне гаҗәпләндерә. Моның серен бүген бераз ачып китәбез.

— Павел, тәүдә “җырчы директоры” төшенчәсен аңлатып бир әле. Мөгаен, күпләр сине җылы кабинетта шалтыратуларга җавап бирүче итеп кенә күз алдына китерәдер...

— Ул берничә һөнәр иясе була алырдай кеше. Кирәк икән — сакчы, кирәк икән — фотограф һ.б. Кыскасы, артистка эшләр өчен барлык уңайлык-лар тудыручы. Бу бик җаваплы эш. Артист белән бер-береңне аңлау һәм максатларың бер булуы мөһим. Әлеге вазыйфада 12 ел эшләвем бе-лән горурланам. Димәк, Айдар Гани улы миңа ышана.

— Язмышның нинди җилләре урыс егетен татар дөньясына якынайтты?

— Мин үзем Уфаның Дан бульвары төбәгендә туып-үстем. 2000 елның маенда безнең урамдагы элекке “Салют” кинотеатры бинасына “Айдар” студиясе күченде һәм мин шунда эшкә килдем. Ул вакытта БДУда укый идем. Дүшәмбедән җомгага кадәр — дәресләр. Шимбә, якшәмбе көннәрем буш, шуңа да сакчы булып эшкә урнаштым. Дүрт ай гына эшләп өлгердем, Ай-дар Гани улы икенче эш тәкъдим итте. Үземне ярдәмче һәм администратор вазыйфаларында сынап карадым. Шулай итеп, хезмәт баскычымда тиз арада сакчыдан директорга күтәрелдем. 2003 елда “ВиП-арт” продюсерлык үзәге эшли башлады. Аның төп максаты — Башкортстанда татар һәм башкорт җырчыларының концертларын оештыру. Дистә еллар дәвамында Габделфәт Сафин, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина, “Мунча ташы” һәм башкаларның концертларын оештырабыз.
Бар эшне дә “бишле”гә эшләү канга сеңгән. Мәктәпне — алтын медальгә, универ-ситетның география факультетын кызыл диплом белән тәмамладым. Магистратурага “Икътисади һәм социаль география” белгечлеге буенча укырга кереп, кызыл таныклык алып чыктым. Бүген укыту һәм фәнни эш белән дә шөгыль-ләнәм. Географияне практикада өйрәнүне дәвам итәм. “Айдар” студиясе белән кайсы төбәктә генә концерт оештырырга туры килми, гомере-безнең күп өлеше юлда үтә. Русияне аркылыга-буйга кичеп, дөнья гизәбез.

— Хәзер инде татарча да аңлыйсыңдыр?

— Аңлау гына түгел, азмы-күпме сөйләшәм дә. Әмма урысча фикер йөрткәч, катлаулырак туры килә. Башта индивидуаль дәресләр алдым. Урыс егете булу кыенлыклар тудырмый. Татар районына баргач, татарча сөйләшергә тырышам.

— Укыту эше белән дә шөгыльләнәм, дисең...

— Әйе, атнасына бер көнемне тулысынча мәктәпкә багышлыйм. Өлкән сыйныфларда география һәм икътисад фәнен укытам. Күптән түгел мәктәп психологы белән сөйләшеп утырдым. “Ник монда эшлим? Акча өчен түгел бит. Мине нәрсә тота?” — дип сорагач, ул, миңа калса, дөрес җавап бирде: “Павел, син төп эшеңдә бик арыйсың: финанс җаваплылык, мораль яктан авыр... Ә мәктәптә гап-гади укытучыга әйләнәсең. Шул рәвешле рухи ял аласың”.

— Айдар Галимовның җырларын үзең тыңлый-сыңмы?

— Аның репертуарын яхшы беләм, йөзләгән җырының авторларын әйтеп бирә алам. Аның башкаруында яраткан җырларым да бар. Мәсәлән, 90нчы ел хитлары — “Толпар-акбузат”, “Илүзәм”, “Кәккүк” һ.б.

— Айдар Галимовның өч уңай һәм өч тискәре сыйфаты нинди?

— Айдар — эшсөючән, кешелекле, һәрвакыт зыялы. Бервакытта да кешене рән-җетмәс, дәрәҗәсен төшермәс, начар сүз әйтмәс. Эштә ул җитди, таләпчән. Юкка орышмас. Әмма аның урынлы һәм гадел, йомшак итеп әйтелгән шелтәләреннән нишләргә дә белмисең. Ә тискәре сыйфатларына килгәндә, гәзит укучылар: “Абруйлы артистның кимчелекләрен сөйләп утырырга кем соң ул Паша?!” — дияр. Әйтсәм, җитәкчем үзе үпкәләмәс дип уйлыйм. Ул вак-төяккә дә артыгы белән таләп-чән, бу һич кенә дә вакчыллык түгел, киресенчә, һәр нәрсәне нигезле башкарырга омтыла. Аныңча, һәр эш чиктән тыш яхшы башкарылырга тиеш. Бәлки, нәрсәгәдер җиңелрәк тә карарга кирәктер. Тагын бер кимчелеге — һәр нәрсәне дә йөрәгенә якын ала.

— Төрле төбәкләрдә концертлар оештыручы буларак, ничек уйлыйсыз, тамашачы бер-берсеннән аерыламы? Мәсәлән, Уфа тамашачасына нинди сыйфатлар хас?

— Уфа тамашачысы консерватив. Бер җырчыны кайчандыр яратып кабул иткән икән, аңа тугры кала, бүген дә ул аның концертларына йөри.

Айдар Галимовның тагын бер кимчелеге — һәр нәрсәне йөрәгенә якын ала.


— Концертка билет сатылу-сатылмау нәр-сәгә бәйле?

—Төп күрсәткечләр — артистның популярлыгы һәм төбәкнең икътисади үсеше. Безнең продюсерлык үзәге оештырган барлык концертларга да билетлар сатыла. Беренчедән, без үз эшенең осталары белән генә эшлибез. Ә аларның чыгышын тамашачы көтеп ала. Икен-чедән, бездә бәяләр 300 сумнан башлап.
Аннары, безнең эксклюзив проектлар да бар бит. Мә-сәлән, “Бер концертта — өч артист”. Бер билет алып, өч җырчының концертын карарга була. Мәсәлән, гыйнвар башында әлеге проектта Данир Сабиров, Вәсилә Фәттахова һәм ИлСаф катнаша. Әйтеп үтәсем килә, әлеге концерт махсус сценарий буенча режиссер ярдәмендә эшләнә. Кызганычка каршы, бүген барлык администраторлар да бу юл белән эшләми. Берничә җырчы җыела да, алып баручы теләсә нәрсә сөйли, җыр-чылар үз чираты белән сәхнәгә чыга. Шул рәвешле, сәнгать-нең кыйммәте югала.

— Гәзит укучы яшьләре-безгә теләкләрегез?

— Бу тормышта үз-үзен, күңеленә якын һөнәрне тапсыннар иде. Моннан 10-15 ел элек үземне бары тик фән өлкәсендә генә күрә идем. Мәдәнияттә, шоу-бизнеста ниндидер уңышларга ирешермен дип бөтенләй уйламадым. Бу тормышта үз көчең белән дә күпкә ирешергә, карьера баскычы буйлап өскә таба атларга була икән. Иң мөһиме — күңел төшенкелегенә бирелмәскә!
Читайте нас: