атир сатып алган яки шәхси йорт төзи башлаган.
— Соңгы елларда дәваханәдә участок терапевтлары, хирурглар, акушер-гинекологлар, психиатр, эндокринолог җитешми иде. Проект, тәү чиратта, әнә шул кадрлар мәсьәләсен уңай хәл итәргә мөмкинлек бирде. Иң куанычлысы, “Авыл табибы” проекты буенча эшкә кайткан бер генә яшь табиб та кире китмәде, — ди баш табиб Гөлфия Хәйбрахманова.
“Авыл табибы” проекты буенча Бакалы районы үзәк дәваханәсенә Гәрәевлар, Ибәтуллиннар, Исмәгыйлевлар гаиләләре эшкә кайткан. Анда эшли башлагач гаилә корып җибәрүчеләр дә бар. Мисалга, Илмира һәм Ришат Сәетовлар нәкъ шундыйлардан. Ришат — Бакалы районының Яңа Балыклы, ә Илмира күрше Шаран районының Түбән Зәет авылыннан. Ришат Илмирадан бер елга алдарак кайткан. Яшь белгеч буларак, район хакимияте аңа бушлай җир участогы бүлеп биргән. Илмира белән кавышуга, “Авыл табибы” проекты буенча каралган 1 миллион сум акчаны алып (бу сумма аларның икесенә дә бирелгән), дәваханә яныннан гына фатир сатып алганнар, әлеге көндә шәхси йортларын төзү белән мәшгульләр.
2015 елның 1 гыйнварыннан дәваханәдә паллиатив бүлек (авыр чирлеләр дәвалана торган) ачылган. Инициативалы белгеч булуын күреп, дәваханә җитәкчелеге Ришатны бүлек мөдире итеп тәгаенләгән. Илмира исә бүгенге көндә участок терапевты булып эшли.
Яшь табибтан ул хезмәтләндергән участокта нинди авыруларның өстенлек итүе турында сорыйм.
— Минем участокта барлыгы 1893 кеше теркәлгән. Пациентларым арасында йөрәк-кан тамырлары, үпкә, ашказаны-эчәк авырулары аеруча еш очрый. Яман шеш диагнозы куелган 26 кеше исәпләнә. Терапевт буларак шуны әйтә алам, авырулар бер дә юктан килеп чыкмый. Дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, экологиянең начар булуы нәтиҗәсе бу. Шуңа мин барлык райондашларымны да, гәзит укучыларны сәламәт тормыш алып барырга, дөрес тукланырга, саф һавада күбрәк йөрергә чакырам, — ди Илмира Сәетова.
Сәетовларның сүзләренә караганда, Бакалыда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган: узган ел яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылган, берничә урында шугалак, бассейн эшли.
— Нәкъ без эш башлаган чорда әлеге проектның гамәлгә ашырылуына, шуның кысаларында тораклы булуыбызга шатланып бетә алмыйбыз, — ди Сәетовлар.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Проект табибларны авыл җиренә эшкә җәлеп итү, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру белән бергә яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл итә. Иң мөһиме — бу проект ярты юлда тукталып калмасын, киләчәктә дә уңышлы дәвам итсен иде.