— Син Көньяк Америкада фильм төшерү сәбәпле, былтыргы очрашуны быелга күчерергә туры килде.
— Билгеле сәяхәтче, Урыс география җәмгыяте әгъзасы Влад Минин Дакар маршруты буенча сәяхәтен кино итеп төшерергә булды. Бу эшне ул зур ышаныч белән миңа һәм Уфада аэросъемка белән уңышлы шөгыльләнүче Владимир Жилкога тапшырды. Бер айда 13 мең чакрым юл үтеп, Чили, Боливия, Аргентинада булдык. 50 минутлык фильм төшерү өчен нәрсә генә кичермәдек: салкында палаткада төн үткәрдек, кислородка интектек, безне таладылар, камераны урладылар... Әмма болар безнең сәяхәткә һәм иҗади процесска комачауламады, эшне дәвам иттек. “Ралли Дакар”да берничә тапкыр җиңү яулаган Владимир Чагин, Айрат Мардеев белән күрешү бәхете тиде. Эчендәге барлык җиһазлар, бина үзе дә тоздан ясалган кунакханәдә кундык. Нәтиҗәдә, зур тәҗрибә туплап, онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттык.
— Алма агачыннан ерак төшми, ди халык мәкале. Кинооператор булу теләге әтиеңнән киләдер...
— Әйе, һөнәр сайлауда аның өлеше зур булды. Әтием Рамил Ганиев — тәүге милли музыкаль телеканал “Туган тел”не оештыручы. 6 ел элек музыкаль телеканал үз эшен уңышлы башлап җибәрде. Башкалар белән чагыштырганда, “Туган тел” сыйфат ягыннан калышадыр бәлки, әмма аудитория киңлеге буенча аңа җитүчеләр юк.
Әтием заманында урыс эстрадасы “йолдыз”лары катнашлыгында искиткеч клиплар төшергән. 90нчы елларда Кәрвансарай янында Юрий Шевчукның җырына клип төшерүне мин дә хәтерлим.
— Мәхәббәт, туган як, әти-әни — җыр сәнгатендә мәңгелек темалар. Аларны яктырткан җырларның клиплары бертөрле булмасын өчен каян илһам аласың?
— Берничә тапкыр сценарий язучыларга да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Минем идеяләр, тәкъдимнәр җырчыларга ошый. Дусларның, хезмәттәшләрнең шәхси тәҗрибәсен кулланам. Мәсәлән, һәр парның мәхәббәт тарихы үзенчә. Һәр баланың әти-әнисе белән мөнәсәбәте дә шулай ук. Кыскасы, әлегә идеяләр җитәрлек.
— Ә клип җырның эчтәлегенә туры килергә тиешме?
— Андый максат куйганым юк. Клип — ул катлы-катлы пирог кебек, җырның эчтәлегеннән тыш та күренешләрне чагылдыра.
— Клипта җырчы үзе катнашырга тиешме?
— Мин күпләргә клипка актерларны җәлеп итәргә тәкъдим иткәнем булды. Ни өчендер моны кире кагалар. Югыйсә, алар башкарган җыр һәм клип нәкъ шул җырчыны гына танытачак.
— Клипның бәясе нәрсә белән бәйле? Гомумән, татар-башкорт эстрадасында кыйммәтле клиплар бармы?
— Барысы да сценарийның катлаулылыгыннан тора. Кыйммәтле фатирлар, техника арендаланмаса, массовка эзләмәсәк, клипта артист үзе генә катнашса, әлбәттә, бу вариант очсызга төшә.
— Ә массовканы ничек табасыз?
— Социаль челтәрләр, дуслар аша. Еш кына алар үзләре дә юлда очрап тора. Мәсәлән, Ринат Рәхмәтуллинның “Тормыш китабы” җырына клип төшерәбез. Иртәгә — соңгы көн. Төп рольне башкарырга тиеш инвалид бәйләнешкә чыкмый. Башкаланың “Спорт” тукталышында инвалид коляскасында бер ир-атның хәер сорашып утыруын күрдем. Ике дә уйламый янына бардым да, клипта төшәргә тәкъдим ясадым. Ул ризалашты. Һәм без аңа актерларга түләгән кебек эш хакы бирдек.
Иң күңелсезе — ролен искитмәле итеп уйнаган актерны чынбарлыкка кайтару булды. Тукталышта хәер сорашып утыруын әле дә күргәлим.
— Иң яраткан һәм караган саен горурлану хисе тудыручы клибың кайсысы?
— Аерып кына әйтә алмыйм. Аларның һәркайсы газиз балам кебек. Гади концертны гына төшерсәм дә, еллар үткәч тә, телевизордан эшемне күреп таныйм, кайчан, кайсы залда һәм нинди команда белән төшерүемне дә әйтеп бирә алам.
— Билгеле, иҗат — җан таләбе. Әмма ул тиешле керемне бирә аламы?
— Минем очракта ул иҗат та, бизнес та. Үз товарыңны сата белергә кирәк. Нинди генә дәрәҗәле җырчы булмасын, башкарган эшемнең хакын сорарга курыкмыйм. Үз-үзеңә реклама эшләү дә мөһим. Мәсәлән, барлык клипларымда да “ТR” билгесе бар. Логотибымны күпләр таный һәм мөрәҗәгать итәләр.
— Тагын да уңышлар казаныр өчен әлеге өлкәдә югары белем алу теләге юкмы?
— Тормыш барысына да өйрәтә, ә сәләт тумыштан бирелә. Берәр шедеврның формуласы бармы? Андый формула булса, ул эшне һәркем булдырыр иде.
Режиссер буларак камилләшү өчен Мәскәүдә курслар үттем. Остазым “Граница. Таежный роман” фильмы режиссеры Александр Митта булды. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем.
— Синең эш, һичсүзсез, мәдәниятебез хәзинәсенең бер өлеше булып тора.
— Мәскәүдә дә, Америка Кушма Штатларында да үземә эш таба алыр идем. Керемем дә мондагыга караганда күбрәк булыр иде. Әмма мин Башкортстан улы һәм республикамны яратам. Мәдәниятебез, милли эстрадабызның үсешенә берникадәр өлешемне кертә алам икән, миннән дә бәхетлесе юк!