+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
23 декабрь 2015, 22:00

Без – сәламәт яшәү яклы!

Республикада киң тарала баручы волонтерлык хәрәкәте яшьләргә яңа мөмкинлекләр ача.Соңгы елларда яшьләр волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша. Волонтер французчадан тәрҗемә иткәндә “ирекле” дигәнне аңлата. Үз файдасына табыш эзләми, чын күңелдән җәмгыятькә, яки тәгаен бер кешегә ярдәм итәргә теләүче була ул волонтер. Яшьләр эшләре буенча ведомстволар һәм учреждениеләр ярдәме һәм яклавы белән республикадагы бихисап яшьләр, студентлар, җәмгыятькә файда китереп, шундый актив тормыш рәвеше алып бара. Бүген волонтер – һәрьяклап сәләтле, үсешкән, максатка омтылучы яшь кеше. Яхшы холыклы, энергиясе ташып торган энтузиастларның сәләтен ачыклау, аларны яклау һәм волонтерлар сафына бастыру – яшьләр учреждениеләре, Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының да бурычы булып тора.

Елның иң әһәмиятле, истәлекле вакыйгаларының берсе булган ШОС һәм БРИКС саммитларын искә төшереп үтми мөмкин түгел. Чөнки мөһим чарада волонтерларның роле зур булды. Рәсми рәвештә теркәлгән ун мең волонтер арасыннан 650 иң яхшы волонтер сайлап алынды. Алар 16 юнәлеш буенча 41 мәйданчыкта эшләде. Арытаба шул ук волонтерлар ШОС илләренең һәм ШОС – БРИКС төбәкләренең яшьләр җыенында беренче кече бизнес форумында да катнашты.

– Башкортстанда 180 мең волонтер исәпләнә, аларның берләш­мәләре, төркемнәре саны 160ка җитә. Уфа, Салават, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләре волонтерлары актив. Туймазы, Стәрле­тамак, Миякә, Мишкә, Кырмыскалы, Дәүләкән, Белорет, Бәләбәй, Бишбүләк, Бакалы, Балтач, Бөре, Благовар, Благовещен, Чишмә, Яңавыл районнарындагы волонтерлар да мактауга лаек, – диде бу хәрәкәтне координацияләүче бүлек мөдире Фидан Гафаров.

Социаль-патриотик волонтерлык республика волонтерлар хәрәкәте эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгели.
Илебез быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантаналы билгеләде. Шушы уңайдан Бөтенрусия волонтерлык корпусын гамәлгә ашыру кысаларында республикада 250 мең кеше катнашлыгында 320дән артык акция үткәрелде. “Җиңүнең 70 еллыгына 70 көн кала” флэшмобы, “Ветеранда кунакта”, “Георгий тасмасы”, “Хәтер вахтасы”, “Үлемсез полк” һәм башка бик күп әһәмиятле, фәһемле чаралар ватандашларыбыз күңелендә озак сакланачак. Республикада 2500 кешедән торган 73 отряд булдырылды.

Күпчелек волонтерлар – гадәттә, башкалабыз уку йортларында белем алучы студентлар. Аларның “Вконтакте” социаль челтәрендә эшләүче vk.com/rvcrb төркемендә 2300 кеше теркәлгән. Бүгенге волонтерлар заман технологияләрен кулланып эш итә. Булачак чара, тренинг, утырыш турындагы оператив мәгълүматны шушы төркемнән ала, волонтерлар корпусындагы яңалыклар белән дә биредә таныша.

Ирекле эшчәнлекне дәртләндерү һәм популярлаштыру максатында Республика волонтерлар үзәге тарафыннан “Ел волонтеры” конкурсы оештырылган. Алар шулай ук “Ирекле Русия -2015” бөтенрусия конкурсына да тәкъдим ителгән. Мәскәүдә үткән Бөтенрусия форумында волонтер төркеменең 7 иң яхшы катнашучысы һәм лидеры республика данын яклаган. “Җиңү волонтеры” номи­нациясендә беренче урын яулаган Александр Юдин конкурсның җиңүчесе булган. 5 декабрь – Бөтендөнья волонтерлар көнендә “Уфа утлары” ял һәм күңел ачу комплексында республиканың 100 иң яхшы волонтерын яшьләр сәясәте һәм спорты министры Андрей Иванюта тәбрикләде.

Республика Үзәк базасында 5 меңнән артык волонтер теркәлгән. Аларның меңнән артыгы шәхси кенәгәгә ия. Бу нәрсә хакында сөйли? Ничек волонтер булырга? Яшьләр өчен мондый шөгыль бүгенге көндә кирәкме? Шушы сораулар белән Республика волонтерлар үзәге һәм яшьләр башлангычларын яклау бүлеге мөдире Фидан Гафаровка мөрәҗәгать иттек.

– Фидан Фәнүсович, Рес­пубиканың волонтерлар хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларын яклау үзәге үз эшчәнлеген быел гыйнварда гына башлады. Шуңа карамастан, эшләрегез уңышлы, нәтиҗәләрегез сөендерә. Волонтер булып, шәхси кенәгә алыр өчен нишләргә кирәк? Волонтер булуның өстенлекләрен әйтеп үтсәгез иде.

– Яшь гражданнар социаль яктан үсеш алсын өчен социаль-икътисади, хокукый һәм оештыру җәһәтеннән булышлык итү, волонтерлар хәрәкәтен һәм яшьләр башлангычларын яклау, үстерүдә комплекслы программалар булдыру һәм гамәлгә ашыру, яңа технологияләр куллану, фән-техника, инновация, җитештерү өлкәсендә яшьләр эшкуарлыгын үстерү, халыкка ярдәм кебек төп максатлар эшчәнлеге безне билгели. Волонтер булыр өчен безнең үзәккә килеп гариза язарга һәм волонтер кенәгәсе алып, шәһәрдә, республикада үткән чараларда һәрдаим катнашырга кирәк. Мәктәп укучылары өчен өстенлекле ягы шул – бакалавриат, белгечлек, магистратура программалары буенча югары уку йортларына укырга кергәндә волонтер эшчәнлеге өлкәсендә ирешелгән уңышлар игътибарга алыначак һәм өстәмә баллар куелачак. Русия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының 2014 елның 28 июлендәге боерыгының 44нче мәддәсендә шул хакта әйтелә. Волонтерлык эшчәнлегенең тагын бер уңай ягы – студентларның теге яки бу өлкәдә эшләп карап, үз көчен сынау мөмкинлеге. Бүгенге волонтер – булачак эшкуар, бизнесмен, төзүче, фермер һәм башка һөнәр иясе ул. Аның эшчәнлеге республиканың икътисади һәм социаль тотрыклылыгына йогынты ясаячак.

– Каршылыклар, проблемалар да юк түгелдер?

– Халык, яшьләр өчен кирәкле, мөһим эшчәнлек саналса да, районнарда җитәкчеләр волонтерлар белән бергәләп эшләргә ашыкмый. Республика халкы да волонтерның кем, ни өчен кирәклеге турында белеп бетерми. Бүген яшьләрнең сәләтен ачарга ярдәм итеп, актив, үзара ярыша алырдай көчләр булдырабыз, волонтерлык өстенлекле юнәлеш булып тора. Яшьләрнең кызыксынуы, республика тормышы белән янып яшәүче волонтерлар саны елдан-ел арта, үзара ярыша алырдай, социаль яктан сәламәт яшьләрне үстерү тенденциясе киләчәктә дә сакланачак, дәүләт тарафыннан якланачак.

– Яңа елны нинди кәеф белән каршылыйсыз?

– Якынлашып килүче Яңа елны бары күтәренке кәеф белән каршылыйбыз. Күңелләр һәрчак көр, позитивлык ташып тора. Волонтерлар чыршы бәйрәмнәренә җәлеп ителә, аны хәвеф-хәтәрсез, матур итеп үткәрүдә аларның да ярдәме булачак. Үзәк яшьләренә килгәндә, исерткеч эчемлекләрсез ял итәбез. Әйткәндәй, коллективыбызда, волонтерлар арасында тәмәке тарткан кеше юк! Без, яшьләр, сәламәт тормыш рәвеше алып бару яклы!
Читайте нас: