Кем булсын? Үзебезнең татар кызы Эльза Сафина. Туймазыдан. Сер түгел, бүген күп яшьләрнең “яшәү урыны” - инстаграм челтәре. Эльза да инстаграмда үз кеше, популяр блогер. Бүген аның аккаунтына 13 мең 600 кешедән артык язылучы, һәр видеосюжетын 4 меңнән 18 меңгә якын караучы бар. Лайклар да шуннан калышмый, әлбәттә.