+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
20 сентябрь 2021, 10:09

Балаларны начар мәгълүматтан саклыйк!

Үзәк телеканаллар кайчан алар аңына кире йогынты ясаудан туктар?Үзәк телевидение күрсәткән тап­шыруларның балаларның һәм үсмерләрнең сәла­мәтлегенә зур зыян китерүе турында шау-шу тынмый. Монда электрон киңкүләм мәгълүмат чараларының да йогынтысын игътибарга алырга кирәк.

Балаларны начар мәгълүматтан саклыйк!
Балаларны начар мәгълүматтан саклыйк!

Күп русиялеләр өчен кино һаман да сәнгатьнең иң югары ноктасы булуын дәвам итә. Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру вакытында телевизион эфирларда халыкны барыннан да ныграк рекламалар ачуландырганы ачыкланды. Безнең илдә яшәүче һәркем көненә якынча шундый 74 ролик карый. Икенчедән, андагы тәр­тип­сез сөйләшү, көчләү, агрессия һәм җенси якынлыкка мәҗбүр итү күренешләре аларны борчый. Американың педиатрия академиясе галимнә­ре ачыклаган берничә үзенчә­лекне билгелик. Көчләү, кансызлык турында тапшыруларны еш караган балалар кон­­-ф­ликтларны хәл итү өчен моны бердәнбер юл буларак кабул итә. Көчләү турындагы күре­нешләр кешене чын тормышта үзен яклаучысыз итеп тою хисе уята. Ягъни экранда шундый күре­нешләр караган саен бала­ның мондый хәлләргә дучар булу ихтималлыгы арта. Моннан тыш, көчләү турында даими тапшырулар караган бала­ның үскәч агрессив, яисә җинаять юлына басу хә­вефе дә бермә-бер арта. Бу – экспертлар фикере. Бу җәһәттән Англия телевидениесе тәҗри­бәсен игътибарга аласы килә. Мәсәлән, Бөек Британиядә Би-би-си телеканалында кичке 9 сәгатькә кадәрге тапшырулар андагы аудиториягә тулысынча җавап бирә. Шул исәптән балаларга да. “Гаилә турында”гы кичке 9га кадәр булган тапшырулар балалар карый алырлык темаларга гына багышлана. Бу кодексны бозган телеканаллар лицензиясез калырга мөмкин. Мондый тәҗрибә тагын берничә илдә бар. Чыннан да, тамашачылар санын арттыру артыннан куып, үсеп ки­лүче буынның рухи һәм әхла­кый дөньясын җимерү дөрес түгел.
Бүген киңкүләм мәгълүмат чаралары, аеруча телевидение тапшырулары халыкны әх­лакый яктан ярлыландыра. Ягъни глобаль рәвештә ха­лыкның рухи ныклыгын какшату бара. Гәзит битләре, телеканаллар төрле забастовкалар, ачлык игълан итү турындагы материаллар белән чуарланган. Әйтерсең, бүген бездә тимер чыгармыйлар, поездлар йөрми, икмәк үстермиләр, балаларны укытмыйлар. Ә мә­дәнияткә кагылышлы мәка­ләләрдә бары тик “попса мәдәнияте” күрсәтелә. Гомере­нең зур өлешен балаларны һәм яшьләрне тәрбия­ләүгә багышлаган талантлы актер, кинорежиссер Ролан Быков әле 1995 елда ук 30 процент Русия балаларының һәм яшьләренең “шизофре­ния”­ләүгә дучар булуын кисәт­кән иде. Моның бер юнәлеше — кешедә патриотизм хисен юкка чыгару. Тагын бер юнә­леш — буыннар бәйләнешен югалту.
Киноларда һәм әдәбиятта моның юкка чыгуы — һәлакәт. Популяр режиссерлар Леонид Гайдай һәм Эльдар Рязановны гына алыйк. Аларның фильм­нарындагы цитаталар халык теленә кереп калды һәм әле дә яши. Халык совет чорында, ягъни цензура вакытында төшерел­гән “Гараж”, “О бедном гусаре”, “Ирония судьбы...” кебек киноларны һаман да яратып карый.
Үзгәртеп корулар башлангач, сәнгатькә һәм цензурага бәйле мондый сюжетлар юкка чыгарылды. Аннары “Старые клячи”, “Привет, дуралеи” кебек фильмнар барлыкка килде. Кал­ганнарын хәтерләмим дә. Ә бит Эльдар Рязанов соңын­нан да дистәләгән фильмнар төшерде. Кайда соң алар?
Леонид Гайдай белән хәл­ләр тагын да катлаулырак. Цензура таркалганнан соң ул бары ике фильм төшерде — “Операция “Кооперация” һәм “На Дерибасовской хорошая погода”. Бу ике режиссерга да һәйкәл куярлык.
1970-80 елларда СССРда яшәүче һәр икенче кеше кино яисә телетапшырулар ни­гезендә үзенә һөнәр сайлый иде. Малайлар “В бой идут одни старики”, “Чистое небо” кинофильмнарын карап, махсус училищеларга бара иде. Алар “Командир счастливой щуки”дагы кебек су асты көймә­сендә йөзүче, яисә “Укрощение огня”дагы кебек конструктор, инженерлар була иде. Элекке фильмнар дус­лыкның кадерен белергә һәм гадел, тәртипле кеше булырга әйдәде. Мультфильмнар балаларны һәр­вакыт изгелеккә һәм гадел­леккә әйдәде. Хәтта барыбызга да билгеле мультфильм геройлары бүре белән куян да тынычлык һәм татулыкка омтыла иде. Ә бүгенге кинотеатрларда малайлар сәер “Гарри Поттер”ны үз итә. Ә өйдә — җенси якынлык кылу яисә канкоешка нигез­ләнгән боевикларны качып булса да карый. Нәтиҗәдә, экраннардагы агрессия балаларны башкаларга карата тагын да агрессиврак булырга өйрәтә. Елына экраннардан күрсә­телгән 10 мең шундый күренеш яшьләр арасында җинаять кылуны 40-50 процентка арттыра. Русиядә яшәүче үсмер якынча елына ким дигәндә 9 шундый сюжет карый. Сораштыру үткәргән вакытта мәктәп укучыларының бары 30 проценты гына мондый сюжетлар аларны куркуга салуын белдергән.
Бүген кайбер Көнбатыш илләрендә мондый күренеш­ләрне булдырмау өчен төрле тикшеренүләр алып барыла. Мәсә­лән, Англиядә балалар әдә­биятын һәм мультфильм­нарны цензура контроле үткәч кенә күрсәтәләр. Ә моны бозучыларны лицензия­ләрен­нән мәхрүм итәләр.
Безнең киләчәк нинди соң? Бу халыкның мәдәни мирасы һәм рухи ныклыгы яклануга бәйле.
Элекке белем бирү сис­темасының җимерелүе үсмер­ләрдә кумирлар булдыруны юкка чыгарды. Телдә “изгелек”, “мәрхәмәтлелек”, “наз”, “мә­хәб­бәт” кебек төшен­чәләр югал­ды. Төрле күңел ачу турындагы телешоулар, акчага бәйле уеннар халыкта бәйрәм, җитеш, җиңел тормыш образын формалаштыра. Шул ук вакытта, җәмгыять­нең зур гына өлеше ярлылык чигендә булуын дәвам итә.
Телевидениедә күрсә­телгән азгынлык, эчкечелек һәм көч­ләү күренешләре гаилә­ләрне тарката, үсмерләр психикасын җимерә. Ә бүген телевизоры булмаган бер генә гаилә дә юк. Өлкәннәр үз тәҗ­рибәсенә таянып, балаларны телевизор караудан тыймый. Өлкән кешенең баш мие алынган мәгълүматны анализлый белә, ә менә балаларга нәрсә күрсәтәсең, ул аны сеңдереп кенә бара.
Русия телеканаллары гаилә кыйммәтләренә дә һөҗүм ясый дияргә җөрьәт итәм. Биредә гаилә матурлыгы күрсәтелми, кире­сенчә, физик көч куллануга, азгынлыкка, фәхишәлеккә киңрәк урын бирелә. Нәтиҗәдә — бүген Русиядә яшәүче 10 мең кеше гаиләсен калдырып кына калмаган, ә алимент түләүдән дә баш тарта. Бик кызыклы күренеш барлыкка килә: бер яклап Хөкүмәт гаилә кыйм­мәт­ләрен тергезү, ана-ла­р­ны һәм балаларны кайгырту җәһәтен­нән күләмле чаралар күрә, ә дәүләт телеканаллары эчкечелекне, җинаятьче­лекне, төрле җирдә җенси якынлык кылуны үс­терүгә этәргән тапшырулар күр­сәтә. Яңалыклар “топ”ын­да — ниндидер бер “йолдыз”ның кияүгә чыгуы, яисә киресенчә — аерылышуы. Ягъни күбрәк этлек эшлисең икән, син бу заман героена әве­реләсең.
Бүген 1-2 сыйныф укучылары кулында да гаджетлар. Ата-ана өчен кесә телефоны баласының кайда булуын контрольдә тоту өчен кирәк. Ә балаларга бу аппаратларның никадәр “текә” булуы мөһим. Укучылар анда төрле уеннар уйный, төрле мессенджерларда аралаша. Белгечләр билге­ләвенчә, бу аларның сәламәт­легенә берничек тә йогынты ясамый, имеш.
Кесә телефонын куллану баланың йокысына йогынты ясый. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы 2003 елда ук 18 яшькә кадәр балаларга кесә телефоны куллану ярамаганлыгын кисәтте.
Күптән түгел үткән педагог­лар очрашуында бер укытучы түбәндәге фикерне әйтте. “Киңкүләм мәгълүмат чаралары нигезендә без Русиядә проб­лемалар никадәр күп икән­леген күрәбез. Ә чит илләр үзенә чакырып тора сыман. Югары сыйныф укучысына җир шарының берәр почмагы турында реклама төзергә кушсаң, ул, һичшиксез, Япония, Париж, Американы алачак. Ә безнең илдә табигый һәйкәл­ләрнең анда караганда да күбрәк булуын әйтсәң, елмаеп кына куялар”. Менә ул безнең ялгышлык кайда! Безгә бала­ларның башын үзебезнең илгә каратырга кирәк. Безнең кайбер төбәкләрдә табигый байлыклар һәр кешегә исәп­ләгәндә, башка илләр белән чагыштырганда, 2-2,5 тапкырга күбрәк исәп­ләнә. Икен­чедән, Русия югары квалификацияле бел­геч­ләре, галим­нәре белән дан тота. Алар төрле тех­нологи­я­ләрне, фәнне, җитеш­терү куәт­ләрен алга әйди ала.
Русия Президенты Владимир Путин да һәр чыгышында кешенең рухи байлыгына, мәдәниятенә аерым игътибар юнәлтә. Аның фикеренчә, күп­милләтле ил­нең нәкъ мәдә­нияте, тарихы аның киләчәктә башкалар белән көндәшлек итә алырдай ил булуын билгели. Шулай ук ул һәрвакыт аналарны һәм балаларны яклауга, гаилә кыйм­мәт­ләрен пропагандалауга басым ясый. Бары халыкның бер­дәмлеге, татулыгы һәм патрио­тизмы гына безнең икътисадны алга илтә ала, җәмгыять­нең үсе­шенә китерә.

Илдар Вәлитов,
Башкортстанның атказанган табибы, Республика балалар клиник дәваханәсе хирургы, медицина фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: