+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яшьлек
22 сентябрь 2021, 09:58

“Тәмәке түгел бит ул, вейп кына!”

Моңа шулай дип караучылар никадәр ялгышуын аңлый микән?Үсмерләр яшенә бунтарьлык һәм үз-үзеңне күрсәтү теләге хас. Еш кына яшьләр иҗтимагый нормаларга каршы килә, ачык һәм гадәти булмаган киемнәр кия, үз-үзеңне тотуның билгеләнгән нормаларын боза торган эпатаж макияж һәм пирсинг ясый. Бүген исә меңләгән үсмер, электрон тәмәке тартып, үзенең, имеш, егетлеген күрсәтергә тырыша. Нәрсә соң ул электрон тәмәке? Вейплар чыннан да организмга бернинди дә зыян китермиме?

“Тәмәке түгел бит ул, вейп кына!”
“Тәмәке түгел бит ул, вейп кына!”

Электрон җайланмалар — никотинга һәм тәмәке тартуны имитацияләүче һәм “алмаштыручы” матдәләргә караганда чагыштырмача яшь төр. Аларны даими рәвештә кулланучы күпчелек кешеләр бу мавыгуның зыяны юк дип саный. Электрон тәмәке тартуның ни өчен куркыныч булуын аңлау өчен әлеге җайланмаларның эш принцибын карыйк.
Асылда, вейп аккумулятордан һәм җылыткыч элементлы пар генераторыннан тора. Тәмәке тарту процессы җайланмада ясалучы парны сулау исәбенә имитацияләнә.
Электрон тәмәке эшләү өчен махсус катнашма кирәк, ул аерым алына. Мондый сыекча, гадәттә, төп биш компонентны үз эченә ала: алар — су; парны суыруны көчәйтә торган пропиленгликоль; пар куеруын һәм туенуын арттыра торган глицерин; төрле ароматик өстәмәләр (мәсәлән, чия, шоколад, ваниль һ.б.) һәм никотин.
Кызганычка каршы, барлык җитештерүчеләр дә катнашма составын дөрес күрсәтми. Моннан тыш, безнең илдә электрон тәмәкеләр үзләре дә, алар өчен сыекча да мәҗбүри сертификатлау үтәргә тиеш түгел. Шуңа күрә катнашмалар төрле хокук бозулар белән, хәтта өйдә дә әзерләнергә, һәм алар составында бик күп куркыныч химикатлар булырга мөмкин. Паматизаторларның пар белән бергә шулай җиңел генә кешегә йогынтысы әлеге вакытта өйрәнелмәгән. Шуңа күрә һәр вейпер үз сәламәтлеге өстендә үзенчәлекле эксперимент куюын онытмасын иде.
Ниһаять, катнашмаларның күбесендә, инде әйтелгәнчә, никотин бар. Димәк, бу матдәнең организмга тискәре йогынтысы электрон җайланмаларда да саклана. Моннан тыш, вейперлар, әлеге шөгыльләре куркыныч тудырмавына ышанып, бик озак тартырга мөмкин. Шул рәвешле алар никотинны гадәти тәмәке тартуга караганда да күбрәк куллана. Электрон тәмәкеләрнең мәкерлелеге һәм зыяны менә шунда да инде. Чыннан да, гадәттә, бер тәмәкене тарту тартып бетерү өчен 3-4 минут вакыт таләп ителсә, электрон тәмәкене тарту дистәләрчә минутка сузыла.
Вейплар үсмерләргә нинди зыян китерә соң? Бүген “текә үсмер” һәм “электрон тәмәке” төшенчәләре үзара аерылгысыз диярлек бәйле. Вейперлар еш кына аны тәмәке тарту өчен билгеләнгән урыннарда да тартмый. Мондый үсмерләрне урамда һәм башка җәмәгать урыннарында очратырга мөмкин. Баланың мондый шөгыле турында еш кына аның ата-анасы да белә, әмма моны алар “гөнаһсыз шаяру”дип кенә саный. Әмма электрон тәмәкеләр сәламәтлек өчен зур куркыныч тудыра. Ә балигъ булмаган балалар организмына алар аеруча зур зыян китерә.
Электрон тәмәкенең кайберләрендә никотин юк. Бу — әлеге тәмәкеләрнең куркынычсызлыгы өчен популяр аргумент, ул күп кенә рекламада файдаланыла. Чыннан да вейп никотинсызмы соң?
Электрон тәмәкенең мондый төрен сыекча компонентлары мисалында тикшереп карыйк.
Глицерин. Күп кенә җитештерүчеләр белдерүенчә, ул зарарсыз һәм хәтта бик күп дарулар һәм косметика составына керә торган файдалы матдә. Әмма шул ук вакытта аны эчкә кабул итәргә ярамый.
Пропиленгликоль. Бу — табигый үсемлек продуктларыннан ясалган шактый кыйммәт матдә. Арзанрак аналог нефть продуктлары кулланыла торган ясалма консервант кебегрәк. Үсмерләр, гадәттә, менә шул аналогын сатып ала, чөнки оригиналь сыекчаларның бәясе бик югары. Шушы ясалма компонент сулыш органнары күзәнәкләренә, аларны “консервацияләгән” кебек, тәэсир итә. Әгәр дә бу өлкән кеше организмына артык зыян китермәсә, үсмерләрнең үпкәләре үсүдән туктарга мөмкин.
Ментол. Бу матдә, авызга эләккәч, кан тамырларын киңәйтә торган матдәләр китереп чыгара. Бу хәл кан басымын күтәрә, ишемия һәм стенокардия, миокард инфаркты китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, ментол нерв күзәнәкләренең сизгерлеген киметә, ә бу потенциягә тискәре йогынты ясый.
Капсаицин. Ашказаны җәрәхәте, яман шеше, аллергия реакцияләре, авыз куышлыгында төрле яралар китереп чыгарырга мөмкин.
Диацетил. Ул тәмәкегә тәмле ис бирә. Бу матдә үзе зарарсыз һәм азык-төлек җитештергәндә кулланыла. Әмма җылытканда диацетил сулыш юллары обструкциясен (үпкәләр эшчәнлеге бозылуны) китереп чыгарырга сәләтле.
“Никотинсыз” вейплар составына кергән ингредиентларның үсә баручы организмга йогынтысы һәрвакыт сизелми. Әмма электрон тәмәкеләр белән мавыкканда күп кенә патологияләрнең үсеш ихтималы шактый арта.

Никотинлы электрон тәмәкеләр үсмер организмына түбәндәгечә тәэсир итә:
— сулыш алу авыраю, озакка сузылган йөткерү һәм тын кысылу, үпкә яман шеше барлыкка килү;
— ишетү һәм күрү сәләте кимү. (Моннан тыш, никотин күздәге кан басымын арттыра, шуңа күрә вейпер киләчәктә глаукома авыруына да дучар булырга мөмкин);
— калкансыман бизнең эшчәнлеге начараю;
— репродуктив сәламәтлеккә зыян килү (вейп тарткан үсмерләр ата-ана булу шатлыгыннан мәхрүм калырга мөмкин);
— йөрәк тибеше ешая, (ә бу гипертоник авыру формалаштыруга китерә).
Санап үтелгәннәрдән тыш, никотинлы электрон тәмәке тарту үсмерләрдә тән тиресе белән бәйле проблемалар барлыкка килүгә сәбәпче була: сыткы чыгу, себорея, гиперпигментация — болар авыруларның берничәсе генә әле.
Вейп үсмерләрнең баш миенә дә зур йогынты ясый. Даими рәвештә вейп тарткан үсмерләрнең баш мие эшчәнлеге бик нык үзгәрә. Электрон тәмәкеләр үсмерләрдә төрле нерв киеренкелеге, хәтта истерия, депрессиягә бирелүне үстерергә мөмкин. Шулай ук аны тартучыларның хәтере начарлана, вак моторика регрессы һәм, гомумән, координациясе бозылу күзәтелә.
Вейпның үсмерләр өчен тагын бер зарары — игътибарны, фикерләүне, күзаллауны, иҗади күнекмәләрне күздә тоткан барлык төп танып-белү процессларын туктатуда.
Электрон тәмәке үсмернең психикасына да йогынты ясый, психологик бәйлелек тә тудыра. Үсмер бөтен буш вакытын вейп тарту белән генә үткәрергә күнегә. Нәтиҗәдә, балалар тәнәфесләрдә, урамда йөргәндә, компьютер уеннарында һәм, әлбәттә, вейпер дуслары белән аралашканда электрон тәмәке тарта. Кыскасы, бу гадәткә әйләнә, үсмерләр бу мавыгудан баш тартырга әзер түгел, чөнки вейптан башка үз тормышын күз алдына китерү дә кыен аларга.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: вейп балигъ булмаганнар организмына зур зыян китерә, аларга дөрес үсәргә комачаулый, киләчәктә күп кенә куркыныч чирләр барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта һәркем белергә тиеш. Шуңа да электрон тәмәкенең зарары юк дип уйлаучылар бик нык хаталана. Сәламәт булып яшәүгә ни җитә?!

Гөлия Гәрәева.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: