И бу гомер дигәннәрең! Ярсу аттай чаба да үтә икән! Якташым, Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы егете, күренекле шагыйрь һәм журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Мәхмүт улы Вафинга да 60 яшь тулып киткән. Башкортстанда иҗат итүче татар шагыйрьләре арасында аның кебек тәнкыйтьчеләр игътибарын үзенә җәлеп иткән каләм әһеле юктыр да, мөгаен. 1990 еллар башыннан аның иҗат эволюциясен тикшергән дистәләрчә күләмле мәкалә дөнья күрде, югары уку йортларында күпсанлы дипломнар якланды. Шәхсән үзем дә Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегендә Мөнир Вафин иҗатында әлегә кадәр тикшерелмәгән фольклор традицияләре күчемлелеге һәм пародия жанры буенча берничә диплом яклаттым. Шуңа күрә әлеге язмамда якташым һәм хезмәттәшемнең поэтик иҗат үзенчәлекләренә артык игътибар бүлеп тормыйча (анысы “Тулпар” журналында булыр), аны Кеше һәм Шәхес буларак ачу максатын куям. Чөнки иҗат шәхестән башлана...
Мөнир абзый белән мин 1992 елның февралендә, Башкорт дәүләт университетының 1 курсында укыганда таныштым. Көннәрдән бер көнне остазыбыз, профессор Суфиян ага Поварисов төркемебезне җыеп алды да, журналист тормышы белән таныштыру өчен ул вакытта Уфаның Левченко урамында урнашкан “Өмет” гәзите редакциясенә алып китте. Гә-зитнең яңа гына чыга башлаган чагы. 32 егет һәм кыз шаулап килеп кердек редакциягә. Ул бер кысык кына бинада урнашкан булып чыкты. Өстәвенә, янында Башкортстан китап нәшрияты да урнашкан. Ләкин эш бина кысыклыгындамыни?! Күңелең киң булсын! Безне “Өмет”нең җаваплы секретаре, якташым булса да, моңа кадәр таныш булмаган Мөнир Вафин каршы алды, редакция, журналист хезмәте белән таныштырды. Азактан, берничә кеше калып, озак кына сөйләшеп утырдык. Безне озатканда, ул вакыт өчен бик “модный” төрек свитеры кигән озын буйлы якташымның ишек төбендә көлешә- көлешә сөйләшеп басып торуы әле дә күз алдымда. Гәрчә танышуыбызга 29 елга якын вакыт үтсә дә... Гадилеге, юморга бай күңеле, бөтенләй яңача фикерләве белән әсир иткән иде ул безне. Шушы көннән башлап “Өмет” без, иҗатка тартылган студентлар өчен, икенче йортыбызга әверелде. Дөресрәге, “Өмет” тә түгел, ә Мөнир абзыйның шундагы бүлмәсе (“абзыебызга” ул вакытта яңа 31 яшь тулган булган). Соңыннан гына аңладым, ул гәзит җаваплы секретареның болай да кысык, кырыкмаса кырык эш өелгән вакытын бүлеп, безнең белән аралашкан, яшьләрдән иҗади алмаш әзерләгән икән. Турысын әйтим, андый журналистлар күп түгел иде. Берсе хәтта баш мөхәрриргә кереп:
– Анда Мөнир студентларны үзенә җыеп ята! Безгә җибәрми. Чарасын күрегез, – дип тә әләкләгән икән.
Шулай инде, студент – гаять сизгер зат. Кайда үзенә карата мөнәсәбәт җылы, шунда тартыла. Сөмсез, “бөек” затлардан ерак торырга тырыша идек без. Аның каравы, Мөнир абый Вафин, Әлмир абый Нәбиуллин, Римат абый Кашапов янында күңелләр ачыла, авызлар ерыла иде. Шулай итеп, тиз арада “Өмет” каршында БДУ студентлары “отряды” оешты, хәтта ки университетта гәзитнең корпункты да барлыкка килде. Башта – айга бер, аннары – айга ике тапкыр “Студент сәхифәсе” дип аталган ике битлек махсус сәхифә дә чыгара башладык. Кемнең башында нинди “этлек” бар, шул басыла иде анда. Цензура-фәлән юк – ә “безбашенный” яшьләргә шул гына кирәк тә! Әйткәндәй, әлеге сәхифәнең дә, “Ләззәт”, “Шундый-шундый хәлләр”, “Көфер почмагы” һәм башка бик күп рубрикаларның да идея авторы Мөнир абзый булды. Чын “идеяләр генераторы” иде ул! Аннары башында – гел “этлек”, сенсация эзләү, “мөгез чыгару”.
Бер генә мисал китерим: 1990 еллар башында кибетләрдә тәмәке бетте. Халык бакчаларында махорка үстерүгә күчте. 1993 елның ноябрендә курсташларым Илсур белән Гөлшатның туенда шаһит булып йөрергә туры килде. Егет ягына – Чакмагыш районының Яңа Каръяуды авылына кайтып төштек. Өйгә керү белән ни күрим: ишек яңагына “Өмет” гәзитеннән бик пөхтә итеп пунктир буенча кайчы белән кисеп алынган “Тәмәке төрү өчен кәгазь” эленеп тора! Һушым китте! Чип-чиста, бер язуы юк. Илсурның әтисе, Салихҗан абзый, шуннан үзенә кирәк кадәрен кисеп алып, “Өмет”ләргә рәхмәт укый-укый тәмәке төрә. Уфага килгәч, бу “Тәмәке төрү өчен кәгазь” чыгуының серен Мөнир абзыйдан сорадым. Баксаң, ниндидер бер ялкау журналист номерга дигән материалын өлгертмәгән икән. Җаваплы секретарь аптырап калмаган – “Тәмәке төрү өчен кәгазь” чыгарган. Менә шундый күнегелгән кануннарны җимерүче зат булды ул Мөнир абзый.
Алда әйтүемчә, ул елларда аның яныннан яшьләр өзелмә-де. Мин, Илфак Фаризов, Дил-бәр Булатова, Индира Муллаянова, Айдар Галин, Гөлия Гәрәева, тагын әллә кемнәр... Аларның күпмеседер бүген – республика гәзит-журналларында, күпмеседер район гә-зитләрендә эшли; кемнәрдер матбугат хезмәтеннән бөтенләй читләшсә дә, алар күңе-лендә Мөнир абзый салып калдырган иҗади очкын дөрли.
1994 елда республикада татар телендәге “Тулпар” журналы оешкач, “Өмет”нең “мичәү атлары” Римат Кашапов, Фәнизә Гыймадиева, Кәүсәр Әминев, бертуган Мөнир һәм Габдулла Вафиннар шунда эшкә күчте. Алар артыннан без, яшьләр дә, “дислокациябезне” “Өмет”тән “Тулпар”га алыштырдык. Мөнир абзый яңа басмада җаваплы сәркәтип булды. Аңа яңадан үзенең иҗади фантазиясен эшкә җигеп, журналның төзелеш структурасын, рубрикаларын уйларга туры килде. Аның фикерләве яшьләрчә һәм иҗади булмаса, журналның тиражы бер ел эчендә 15 меңнән 35 меңгәчә күтәрелә дә алмас иде. Аннары, яшьләр журналына эшкә яшьләрне җыю редакция җитәкчелегенең төп максаты иде. Шулай итеп, 1995 елның сентябренә “Тулпар”ның иҗади коллективы оешып бетте. Башкорт дәүләт университетыннан анда Дил-бәр Булатова, Индира Муллаянова һәм мин килеп кушылдык. Ул вакытта да коллективта иң яше мин идем, әле дә шулай кала. Гәрчә мыеклар агарса да...
Мөнир абзый исә 1995 ел уртасында, журналның җавап-лы сәркәтип вазыйфасын Марис Нәзировка калдырып, тынычрак урынга күчте – “Тулпар”ның шигърият һәм сәнгать бүлеген җитәкли башлады. Яныннан янә яшьләр өзелмә-де. Бүгенге көндә Башкортстан татар шигъриятендә Нурлан Ганиев һәм Руслан Сөләйманов исемле яшь талантлар бар икән, белеп торыгыз, алар – “Мөнир мәктәбе”н үткән кешеләр. Башкортстан Язучылар берлегендәге татар берләшмәсендәге шигърият секциясе җитәкчесе буларак та, Мөнир Вафин күпсанлы яшь сәләтләргә канат куйды һәм... тагын да күбрәк графоманнарны атланган алашаларыннан төртеп төшерде. Уйлавымча, рәхмәт әйтүчеләр дә, ләгънәт укучылар да күптер аңа...
Бу язмамда Мөнир абзый-ның шигъриятенә кагылмыйм, дисәм дә, барып чыкмый икән. Аның шигырьләренең халыкчанлыгын, йөрәккә үтеп керү көчен күрсәтә торган бер мисал китермичә, уза алмыйм.
1997 ел... Минем улым туды. Яшәү тулай торакта. Аңла-ганнар аңлар: кысык бүлмә, пеленкалар кибә, тынчу, һава җитми. Җилләтәбез дә җиллә-тәбез. Нәтиҗәсе озак көттер-мәде: ноябрь ахырында ма-лайның үпкәсенә салкын тиде. Тизрәк терелер дип, бабайларга – Ярмәкәй районының Кулбай авылына кайтарып җибәрдем. Тик файдасы тимәгән – барыбер Ярмәкәй район дәваханәсенә барып кергәннәр. “Тулпар”га шылтыраталар (ул вакытта кесә телефоннары юк бит инде): “Документларны, страховка полисын алып кайт!” – дип. Көндезге сәгать өчтәге “Уфа – Абдуллино” электричкасына утырып юлга чыктым. Кичке тугызда Приют станциясенә килеп төштем. Авылга кадәр янә 65 чакрым. Дерел-дәп торган “ПАЗик”ка көч-хәл белән тыгылып, Ярмәкәйгә килеп төштем. Янә 26 чакрым кайтасы бар. Монда инде автобус-фәлән көтәсе юк, попуткага һәм үз аякларыңа гына ышанасы. Дөм караңгы. Үч ит-кәндәй, юл уңаена кайткан бер машина очрамый. Өстәвенә, буран да чыгып маташа. Атлыйм да атлыйм. Хәтергә үзеннән-үзе Мөнир абзыйның Такташка ияреп язылган “Дөнья матур” шигыре килеп төшә. Шуны кабатлый-кабатлый алга омтылам:
Иске кием
мәңгелеккә, ахры,
Тәннәремә килеп
уралган.
Ач тамакны
онытырга теләп,
Сүгенә-сүгенә
кайтам урамнан.
Акча барда
трамвайда кайтам,
Акча юкта кайтам
титаклап.
Кара “Волга”ларда
җилдермәгән
Язмышымны кайтам
җитәкләп.
Бетле, кандалалы
тулай торак,
Өреп кала вахтер
карчыклар.
Сугышларда яра
алмаса да,
Йөрәкләрдә безнең
ярчык бар.
Шундый язмыш
бүләк иткән илем.
Бәхетлемен алып
туганнан.
... Дөнья матур,
шуның өчен дә бит
Сүгенә-сүгенә
кайтам урамнан.
Әле уйлап утырам да, аптырап куям: ул вакыттагы бар булмышымны, хәер, ул гына микән, “җилле” 90нчы елларда зур тормышка аяк баскан тулы бер буынның уртак күңел ха-ләтен чагылдырган бит бу шигырь! Әйе, бары тик йөрәктән чыккан гына башка йөрәкләрдә үзенә аваздаш хисләр уята ала. Мөнир абзыйның бу шигырен авыр чакларда мин һаман да яттан сөйлим. Гәрчә трамвайдан “кара “Волга”лардан” күпкә яхшырак машинага күчеп утырсам да, “бетле, кандалалы тулай торак”тан да күптән котылсам да... “Брат- 2” фильмының үзәк герое Данила Багровның мафиози-эшкуар Ричард Мэннистан үч алу өчен баскычтан җәяү 100нче этажга күтәрелгәндә сөйләгән “Я узнал, что у меня есть огромная страна...” шигыре кебек ул минем өчен.
Ходай шулай кушкан: Мөнир абзый белән без инде 26 елга якын “Тулпар”да бергә эшләп, көн дә диярлек аралашып торабыз. Ул – мине, мин аны белеп бетергән, дип әйтергә дә мөмкиндер. Мине аның холкында бер сыйфат таң калдыра: һаман яшьлек егәрен, яшьләрчә фикерләвен җуймаган ул. Шуңа күрә аны 60 яшьлек юбилее белән котлап тормыйм, ә яшьлегенең 60нчы язы белән тәбрик итәм! Һәрчак яшьлегеңдә кал, Мөнир абзый!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
“Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары.
“Керфекләрне төнгә манып Шигырь язып ятам...”
Җәйне күрми дә
калганмын
Җәйләр дә үтеп киттеләр
Җитез аттай чаптырып.
Җәйне күрми калуыма
Утырамын аптырап.
Яздан аерыла алмый
Җәйгә соңладым кебек.
Сандугачлар җырлавын да
Азрак тыңладым кебек.
Әллә күпме су керсәм дә,
Туйганчы кермәгәнмен.
Салават күпере буйлап
Атлап та йөрмәгәнмен.
Җиләк, гөмбә җыюларым
Азрак булып тоела.
Ә яфраклар мине сүгеп,
Коела да коела.
Күктә кошлар хушлашуы
Җанымны телде шулчак.
Ә бит гомернең җәе дә
Шулай җитми калачак...
* * *
Бүген кояш никтер сүнеп калган,
Кара болыт күкне ялмаган.
Бүген тагы җирне яктыртырга
Миннән башка көчләр калмаган.
Ходай кушкач, һичбер карышусыз,
Теләп башкарам мин бу эшне:
Ертып аттым болыт пәрдәләрен,
Учка салдым сүнгән кояшны.
Кояш та бит җылылыкка мохтаҗ,
Үз утымны аңа тамыздым.
Сүнеп барган күмер кисәгедәй,
Өрә-өрә аны кабыздым.
Дөнья бүген тагын нурга чумды,
Якты эшләр башкар, әй, кешем!
Дөньяларның якты булуында,
Минем дә бар шулай өлешем.
Хәер
Әни җаным яулык, сөлге җыйды,
Таратырлар диеп хәердән.
Зур сандыгы сыгылып тора иде
Үлемтеккә җыйган әйбердән.
Бияләйләр, оекбашлар бәйләп,
Кулкайлары тәмам корышты.
Үзе өшеп яткан чакларында
Кемдер җылынсын
дип тырышты.
Сандык та юк минем, хәерне дә
Җыя башлауларым икеле.
...Хәерлегә булсын болай яшәү,
Мәңгелеккә килгән шикелле.
Атларны күзәтү
Егетләр сокланып тора
Сабантуй атларына.
Эх, чабыш дөл-дөлләренең
Кунарга сыртларына!
Ир-атлар карап торалар
Бар да эш атларына.
Үзләренең дә атлардай
Эшләгән чаклары ла!
Ә картларның карашлары
Төшкән икән кайларга?
Бакканннар иткә китәчәк
Картайган аткайларга...
* * *
Беренче кар явып үтте,
Мамыктай эре-эре.
Эреләнү беләнмени,
Кыска булды гомере.
Тәү тапкыр сөелгән кыз да
Кылана эре, эре.
Кыланса, кыланмаса да,
Кыска кызлар гомере...
* * *
Җәй вакыты кыскарак дип,
Үземчә уйлап йөрим.
Татар акылы төштән соң дип,
Коймалар буяп йөрим.
Көзләрен койма буяулар —
Сирәгрәк күренеш.
Һәрбер эшнең үз вакыты,
Вакытында бетсен эш.
Яшелгә буяп йөрим бит,
Мыеклар бора-бора.
Коймаларым күлмәгенә
Бераз оялып тора.
Сарыдан-сары көзләрен
Дөньяны ялт иттердем.
Яшел буяуларым белән
Мин көзен җәй китердем.
Озату
Кошлар китә җылы якка
Тезелепләр.
Артларыннан карап калам
Өзелепләр.
Кошлар белән бәхилләшү
Җиңел түгел.
Каршы алып булмаячак –
Сизә күңел.
Яфрак-тәнне күмеп ташлар
Кышлар килеп.
Җаным чыгып очып китәр
Кошлар кебек.
* * *
Җирне түшәк итеп түшәп,
Күкне ябына идек.
Кызларның бер карашыннан
Гөлтләп кабына идек.
Дөнья малы – дуңгыз каны,
Байлыкка табынмадык.
Аяклар җиргә тимәгәч,
Һичкайчан абынмадык.
Яшьлек – үзе байлык иде,
Байлыклар да тузучан.
Байлыклардан да бигрәк
Яшьлекләр тиз узучан.
Инде ястыкта ятамын,
Йомшак юрган ябынып.
Җир-түшәкле, күк-юрганлы
Яшьлегемне сагынып.
Аунап үскән җирләремә
Әле бар кайтасылар.
Җирне түшәк тә, юрган да
Итеп бар ятасылар...
Хат
Әти-әни, сезгә хатлар язам,
Белә торып барып җитмәсен.
Шуңа күрә тугарылып язам,
Бар дөньяның тетеп тетмәсен.
Сез эшләгән колхоз бүген мәрхүм,
Милекләре күптән таралды.
Гөрләп торган авылыбыз сырхау,
Әллә нинди афәт яралды.
Фермалары бушап, тынып калды,
Барысы да хәзер ташландык.
Баксаң, элек яши белмәгәнбез,
Капитализм төзи башладык.
Авылдашлар сафы сирәгәйде,
Бик күп өйләр буп-буш утыра.
Ишелеп торган иген басуында
Чүп-чар үлән шашып котыра.
Радио, телевизор тәүлек буе
Ялган чәчеп гөнаһ җыйдыра.
Гәзитләр дә бүгенге тормышны
Мактый-мактый тамак туйдыра.
Авыл түгел, иле зыян күрде
Үзгәртеп кыру дигән давылдан.
Оныкларга бер күрсәтер өчен
Күркә таба алмыйм авылдан.
Мәктәбебез күптән юкка чыкты,
Урамнардан чапмый бер бала.
Зәһәрләнә – шәһәрләнә халык,
Авыл белән милләт югала.
Әти-әни, бик борчыдым бугай,
Тыныч булсын сезнең җаныгыз.
Авыл төзек, колхоз гөрләгәндә
Шәп чакларда китеп калдыгыз.
Нано-авыл, нано-милләт булдык,
Юкка чыгып бара кыйблабыз.
Әти-әни, хатым бармаганга,
Дөнья яхшы диеп уйлагыз.
* * *
Алыш-бирешләрдә шома –
Шундый хәтәр булган.
Минем халкым гомер буе
Алыпсатар булган.
Байлык һәм дә түрәлекне
Ул шундый яраткан.
Халкын, дәүләтен күмәртләп,
Шаһгалие саткан.
Бүген дә бит аерым затлар
Байлык татып ята.
Хакимлек һәм акча өчен
Халкын сатып ята.
Телен сата рәхәтләнеп,
(Күндәм халкы бар да).
Без тиенлек акча гына
Сату-алуларда.
Татар акылы төштән соң, ди,
Төш тә үтеп бара.
Үзен-үзе ваклап сатып,
Халкым бетеп бара.
Сату өчен намус, иман –
Барысы да бата.
...Азатлык хыялы гына
Сатылмыйча ята.
* * *
Авылыма гелән кайтып йөрдем
Әни бәгърем исән чагында.
Һәм әнисез беркөн торып калгач,
Ямь калмады туган ягымда.
Авылым да шуны сизеп, ахры,
Көн, ай саен ныграк бирешә.
Урамнарда адәм әсәре юк,
Бакчаларда шаулап чүп үсә.
Сандугачлар хәтта урап уза,
Челтерәми инде елгалар.
Туган якның оҗмах хозурлыгы
Әниләрсез калгач, юк алар.
Авылымның җаны чыгып бару
Бәгъремдә ята тоз булып.
Туган якка алып кайтыр юллар
Елан кебек ята сузылып...
* * *
Керфекләрне төнгә манып
Шигырь язып ятам.
Төнне кара итеп язу,
Бәлки, минем хатам.
Төн карасы шигырь булып
Керфекләрдән акты.
Язган саен карам кибеп
Кызарып таң атты.
Бер тамчы да керфек какмый
Алдым төннән үчне.
Төн карасы шигырь булып
Ак кәгазьгә күчте.
* * *
Бабам хәлле булган диеп
Сөйли авыл картлары.
Араннарга сыймас булып,
Кешнәп торган атлары.
Мин дә шактый хәлле булгач,
Атка өстенлек бирәм.
Суыткычым шыплап тулган
Ат казылыгы белән.
Таш ату
Таш белән атканга аш белән ат.
Татар халык мәкале.
Башны төяр эш тә кылмыйм,
Ясамыймын хаталар.
Тик явызлар һич сәбәпсез
Башыма таш аталар.
Башыма алар бәрсә дә,
Җавап бирмим таш белән.
Таш атканны коендырам
Кайнап торган аш белән.