+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
14 сентябрь 2021, 10:52

Чал даласы, Таналыгы күңеле түрендә!

Дәүләт эшлеклесе һәм галим Мидхәт Мәмбәтовка — 80 яшь.

Чал даласы, Таналыгы күңеле түрендә!
Чал даласы, Таналыгы күңеле түрендә!

Хәйбулла тарафларына юлым еш төшеп тора, эш сәфәренә чыкканда һәрчак канатланып йөрдем, чал даладай киң күңелле кешеләр арасында яхшы танышлар, дуслар таптым, алар янына атлыгып тордым. Быелгы ялым тәмамланырга торганда Таналык ягына янә юлландым. Корыч атыбызның дилбегәсе исеме республикабызда киң билгеле танылган дәүләт эшлеклесе, галим-педагог, публицист Мидхәт Әхмәтхан улы Мәмбәтов кулында! Ә минем өчен ул беренче чиратта — остазым, якын киңәшчем, аркадашым. Шундый шәхес белән башкаладан чал далага барулары – үзе зур бәхет!

Көн аша диярлек хәбәрләшеп, хәл белешеп торсак та сүзләребез бетми, бүгенге катлаулы елны төрлечә барлыйбыз, фикер уртаклыгын табып куанабыз, дөньяны басып килгән афәтләргә сызланабыз. Бу ерак юлны, борылмаларын биш бармагыдай белгән остазым-юлдашым, көн кызуы башланганчы, дала кызган табага әверелгәнче, дип, көзгедәй юллардан җилдерә бирә. Акъярга җиткәнче Зилаерның Кашкар, Юлдыбай авылларына, якын туганнарына сугылабыз. Һәркайда мул ризык, күпереп торган кымыз белән каршылый Мидхәт Мәмбәтовны туганнары. Аларның ихласлыгы, олуг агаларын олылавы, һәр сүзен хәтердә калдырырга торулары мине матур уйларга сала, туганлык җепләренең ныклыгы сокландыра. Шундый ук ихласлыкны Акъярда Мәмбәтовлар, Юламановлар, Ишимовлар белән очрашуда да күреп, куанып йөрелде.
Акъярга җитү белән Таналык буендагы зур зиратка юлландык. Безне изге урында быелгы җәй тәү тапкыр вак яңгыр сибәләп каршылады. Әрвахлар рөхсәтен алып, мәңгелек тынлыкка аяк бастык, якыннары рухына белгән кадәр догаларыбызны укып, гөлләмәләр салдык, һәрберсенең алдында тирән уйларга чолгандык. Мәмбәткә җиткәч тә тагын мәрхүмнәр янына юл тоттык. Әнисе Вазыйфа әбигә баш иеп, чәчкәләр салган остазыма карыйм, изге җанга карата никадәр балалык рәхмәтләре чагыла аның уйчан йөзендә, әллә ниләр бирәселәре килгәнен тоям. Игътибарсыз калдырмады 100 яшен үтеп мәрхүмә булган әнисен, кайтып торды улы башкаладан. Вазыйфа әбигә күзсез калу куркынычы янагач та, вертолет белән көне-сәгатендә башкалага алып килә, профессор Марат Азнабаев кулына тапшыра. Дөньяны яңадан ап-ачык күрә башлаган ил анасын 100 яше белән тәүге Президентыбыз Мортаза Рәхимовның өенә килеп котлавы күпне сөйләмиме?!


Әйе, Мидхәт Әхмәтхан улының абруе туганнары арасында югары, чөнки аларның һәркайсының шәхсән язмышында ил агасының, ир асылының рәхмәтләр әйтеп бетергесез өлеше бар. Алай гынамы?! Ил алдында дан-хөрмәт яулаган замандашыбыз да бит әле Мидхәт Мәмбәтов! Әнә, аның үсеш юлы, казанышлары нинди!
Ул 1965 елда БДУның филология факультетын тәмамлый. 1971 елда — ГИТИС каршындагы югары режиссерлар курсын, 1975 елда БДУ аспиратурасын тәмамлап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1975-83 елларда — факультет деканы урынбасары, 1990 елга кадәр — Стәрлетамак педагогия институтында кафедра мөдире, доцент. Арытаба БАССР Министрлар Советында бүлек мөдире, 1994-95 елларда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкара. Янә төгәл ун ел Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли. Республика халкы аны Президент Мортаза Рәхимовның ярдәмчесе итеп тә белә. Олуг шәхеснең фидакарь хезмәте югары бәһа­ланды. Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Русия урта гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, медальләр белән бүләкләнде.


Мидхәт Мәмбәтов дәһшәтле 1941 елның 15 сентябрендә колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Бөтен кешелек татыган ачлык-ялангачлыкны кичереп үсәргә яза сугыш чоры балаларына. Мидхәт Мәмбәтовның гомер юлы алар язмышыннан берни белән дә аерылмый кебек. Тик бер нәрсә хас аңа: яшәүгә омтылыш, гомер юлын да соклангыч итеп үтүгә, белемгә, файдалы хезмәткә тартылу көче, ниһаять, намуслы, чын кеше булу. Шуңа да аның гомер юлы туры сукмакны хәтерләтеп куя. Тик асылда шулаймы?


Мидхәт Әхмәтхан улы — затлы Мәм­бәтовлар һәм Юламановлар токымыннан. Белемлелеге дин әһеле Хуҗанияз картәтисенә бәйле булса, сабырлыгы, тырышлыгы СССРга танылган атаклы аучы Әһлиулла карт­әтисеннән (1946 елда рәсеме “Огонек” журналының тышында басыла). Ә илсөярлеге, ватанпәрвәрлеге әтисе — 112нче Башкорт атлы дивизиясе яугире, кече политрук, 1942 елда Сталинград өчен барган каты яуларда һәлак булган Әхмәтхан Мәмбәтовтан килә торгандыр. Әхмәтхан Хуҗанияз улы фронттан язган хатларында өлкән ул-кызлары белән кечкенә Мидхәткә дә аерым сәлам күндергән, хатыныннан балаларына тиешле тәрбия бирүен, белемле итүен теләгән: “...Иптәшем Вазыйфа! Күзем караларым – Гөлнурым, Әсхәт, Рәфхәт, Мидхәт улларым! Сугышка әзерләнеп ятабыз. Дошманны дөмектерергә көч туплыйбыз. Әсхәт улым, минем менеп йөргән атым бик матур, төсе кола. Без тиздән җиңеп кайтырбыз. Көтегез! Хуш-сау булыгыз! Сезне сагынып, әтиегез Әхмәтхан. 7 февраль 1942 ел”.


Мидхәт дүрт яшендә дә атлап китәлми ызалана. Бригадир агасы бервакыт, аның киләчәген кайгыртып: “Әнә, үгез килә!..” — дип кычкырып җибәрә. Кобарасы очкан бала җан-фәрман чабып китмәсенме! Инде үз аягы белән йөри башлаган Мидхәт янә авыл халкын көйле тавыш белән сызландыра. Ярларын югалткан апа-җиңгәләр: “Җырла әле!” дисәләр, йөрәкләрне тетрәндерер сүзләр белән үз җырын суза:
“Әтикәем кайт инде,
Ак мендәргә ят инде.
Анау тауга кар яуган,
Монау тауга ни булган?
Кеше әтисе кайтып килә,
Әтиемә ни булган?..”


Түгелеп еламый түзәме тол хатыннар!..Үз җиңгәсе Нәфисә дә, әнә, күз яшьләрен өзлексез сөртә, сабыйның учларына көнбагыш, яисә борчак сала... Уйлап куям: сәхнәгә, дәртләнеп биюгә йөрәгендә очкын шул чакта кабынмадымы икән? Шулайдыр, күп еллар узгач, БДУ студентларының Мәмбәттәге концертыннан соң Нәфисә кайнеше янына килеп: “Артист булырсың дигән идем, әнә бит, ничек дәртле итеп биисең, хас минем Хәкимем инде...” — ди. Алты яшьлек сабыйның артистлыгын заманында картәтисенең зур мәҗлесендә катнашкан кунаклар да юрый, җырлап, тузан туздырып биегән малайның учлары көмеш акчалар белән тула. Кем уйласын ул чакта шагыйрь Ирек Кинҗәбулатовның шундый шигырь язарын:
Күргән саен шундый очышларны –
Түбәләрнең күккә тиюе;
Һәр башкортның чәмен уятырлык
Хәйбулланың зәһәр егетенең
Ут чыгарып зәһәр биюе...


Бала чакның тагын бер хатирәсен оныта алмый бүген узаман. Алты яшь тирәсендә Рифкать абыйсыннан: “Акъярда кызыл помидор бик күп, әй, тәмле!..” — дигән сүзләрен ишетеп кала. Эңгер төшәр алдыннан чыбык атларда чабышып уйнап йөргән Мидхәт Камил дустына: “Әйдә, Акъярга, бамидур ашарга!”, — ди. Чаптыра малай Акъярга, тузан гына тузып кала “сыбайлылардан”. Караңгы төшә башлый, “егетләр” мыш-мыш борын тарта. Шулчак бәхетләренә бер атлы килеп чыга. Мидхәтне атына атландыра, ә дустына чак кына көтеп тор, минем арттан арбалы ат килә, шул сине дә алыр, ди. Юламан картәтисенең өенә илтеп куя җизнәсе булып чыккан атлы. Каты эләгә сабыйга картәтисеннән, нәнәсе Фатыймадан, әмма ай буе коймак-каймакта гына яшәп, көрәеп китә — шакмаклы күлмәк киеп кайта качкын... Алдыңа максат кую һәм аңа ирешү шулай башланмадымы икән?! Мине тагын бер сокландырганы — Исәнгилде сигезьеллык мәктәбе директоры булып эш башлаган яшь белгеч Мидхәт Мәмбәтовның үз теләге белән армия хезмәтенә китүе! Ракета гаскәрләрендә намус белән хезмәт итә солдат улы, әтисенең әйтелмәгән аманатына тугры кала. Дөнья күрүе, тәҗрибә туплавы алдагы вазыйфаларны башкаруга, һичшиксез, нигез була.


Исәнгилде мәктәбендә эшли башлаган 1965-66нчы уку елыннан хатирәләр. Укытучылар: “Бу яшь кенә егет ни кылыр икән?” — дип торганда, зур оешканлык, яңа тәртип белән башлап җибәрә директор эшен. Мәктәпнең элекке укытучысы З. Итбаева хатирәләреннән: “Укытучыларга гына түгел, балаларга да таләп артты, һәр сыйныфта дежур итүне кагыйдәгә ярашлы алып бару бурычы куелды. Укучылар белән киңәшмә үткәрү тәртибе кертелде. Һәр җәһәттән аннан үрнәк алдык”. Арытаба комсомол, профсоюз органнарында эшләп чыныккан Мидхәт Мәмбәтов 1972 елда БДУның көндезге аспирантурасына сынауларны уңышлы тота, уй-нияте — югары квалификацияле белгеч, филология фәннәре кандидаты булу. Куйган максатыңа омтылу, яңа үрләр яулап, халкыңа, кешеләргә фидакарь хезмәт итү кебек югары сыйфатлар шулай формалаша бара.


Мидхәт Мәмбәтов күренекле фольклорчы, профессор Кирәй Мәргән җитәкчелегендә “Урыс галимнәренең Башкортстандагы фольклористик эшчәнлеге (XVIII гасырда һәм XIX гасыр башында башкорт фольклористикасы тууга һәм формалашуга карата)” дигән тема буенча гыйльми эзләнүләр алып бара. Исеменнән үк күренүенчә, диссертация гомум филологик әзерлек, урыс һәм башкорт фольклористикасы тарихын тирән белүне, моңа кадәр билгеле булган фактларны бер системага туплау сәләтен, гаять тырышлык һәм вакыт таләп иткәне ачык тоемлана. Бу мөһим теманы Кирәй Мәргән кемгә бирергә белгән, дип сокланырга кала бүген. Хезмәт 1974 елда БДУның гыйльми советында уңышлы яклана, фольклорчы һәм әдәбиятчыларның игътибарын яулый, төркият дөньясында вакыйгага әйләнә. Шунысы мөһим: фәнни эш әле дә үзенең актуальлеген, гыйльми әһәмиятен югалтмаган. Бик күп диплом эшләренә һәм диссертацияләргә методологик нигез булып тора.


Остазымның югары мәктәп укытучысы, филология факультетының декан урынбасары булган дәверен, бәхетемә күрә, ишетеп кенә түгел, шәкерте буларак, якыннан күреп беләм. Оста педагог дип раславым аның эчтәлекле лекцияләрен тыңлаудан, практик эшләрендә шәхсән катнашудан, хәтта үз иткән студентларның берсе булудан килә. Кешелекле, һәркемгә игътибарлы булуы белән үзенә тартты укытучыбыз. Ул күрсәткән изгелекне бервакытта да онытырлык түгел. Үзебезгә дә университетта ул үткән юлдан барырга язды, нинди генә эш туса да, остазыма охшарга тырышылды. Танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе, профессор Әхмәт Сөләймановның сүзләрен дә китерим: “Аспирантураны бетерү белән, шундый киеренке мохиткә эләгүе Мидхәткә җиңелдән булмады, әлбәттә. Көн саен лекция яз, көн дә диярлек укы. Җитмәсә, заманында мәктәп директоры булып эшләгән кеше буларак, студентларның педагогик практикасын җитәклә, факуль­тетның, университетның җәмәгать тормышында да актив катнаш, декан урынбасары вазыйфасын да башкар. Әмма студент чагында ук университетның комсомол комитетында, армиядән кайткач, комсомол өлкә комитетында туплаган тәжрибәсе үзенекен итте. Шуңа да 80нче еллар башындарак Стәр­летамак дәүләт педагогия институты коллективында үз урынын тиз тапты ул. Кыска вакыт эчендә филология факультетында тәүдә — декан урынбасары, аннары кафедра мөдире булып эшли башлады”.


Төрле өлкәләрдә үзен сынаган, кушканны түгел, ә күп вакыт үзе үрнәк күрсәтеп, яңадан-яңа тәкъдим-башлангычлар табып торучы, исеме фәнни даирәләрдә ешрак ишетелә барган югары мәктәп доцентын 1990 елда республика Министрлар кабинетының мәгариф һәм мәдәният бүлеге мөдире вазыйфасына чакыралар. Бик тә дөрес карар була бу. Мидхәт Мәмбәтов сәнгать проблемаларын, иҗади шәхесләр белән эшләү асылын яхшы белә. Һәр эшкә җаваплы каравы күптәннән билгеле. Әнә, 1967 елда ук әле комсомол өлкә комитетының бүлек мөдире чагында төрле яңалыклар уйлап табуын да искә алалар. Яшь ижатчыларга Галимов Сәләм премиясен булдыру, җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге конкурсын башлап җибәрү дә аның тынгысызлыгы белән бәйле. Республикабыз мәдәниятен нәкъ шундый шәхескә тапшырып, һич ялгышмый җитәкчеләр. Мәгариф өлкәсе дә ят түгел. Укытучы, мәктәп директоры, кафедра мөдире, доцент кеше җитәкләве тагын отышлы. Мидхәт Мәмбәтов бу җаваплы вазыйфаны барлык осталыгын, акыл һәм тәҗрибәсен салып башкара. Ә бераздан ул Хөкүмәт Рәисе урынбасары итеп тәгаенләнә. Вазыйфа әбинең вазыйфалы улы иңнәренә гаять зур җаваплылык һәм республика дәрәҗәсендәге эшләр ята. Ул республикада социаль өлкәгә караган барлык мәсьәләләргә җаваплы булды.


1994 елның 1 июлендә мин конкурс нигезендә республика музыкаль тәрбия бирү мәктәп-интернаты директоры вазыйфасына чакырылдым. Мәгариф министрлыгы интернат, балалар йортлары директорларын алмаштыру бурычын куйган. Хөкүмәт Рәисе урынбасары, укытучым янына чакыртып алды. Мин үз планнарым белән таныштырдым. Интернат-мәктәптә укыту-тәрбия эшләрен тиз арада юлга салу кирәк иде. Мидхәт Мәмбәтов уку йортына данлы җырчыбыз Газиз Әлмөхәммәтов исемен бирү теләгемне хуплап каршы алды, ярдәм итәчәген әйтте. Арытаба Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, Президент ярдәмчесе вазыйфаларын башкарганда да ул музыкаль һәм 1нче интернат хәлләре белән даими кызыксынып торды. Бу уку йортларына яңа биналар салдыруда да аның ярдәме зур булды. Олы җитәкче мәгариф проблемаларын яхшы аңлады. Башкала мәктәпләре арасында үткәрелә башлаган “Шаяниум” белән без аңа бурычлы. Мидхәт Әхмәтхан улының оештыру сәләте аеруча 1995 елда I Бөтендөнья башкортлары корылтаен әзерләгән һәм үткәргән чорда ачык чагылды. Республика җитәкчелеге бу чараны үткәрүне аңа ышанып тапшырды. Корылтай дирекциясе әлегәчә бер вакытта да күрелмәгән гаять зур эшләр башкарды. Дөньядагы барлык башкортларның исәбе алынды, иң-иңнәр делегат сыйфатында корылтайга чакырылды, субъектлар җитәк­челәре, кунаклар күп булды. Корылтай хәтердән бер вакытта да чыкмаслык гасыр чарасына әверелүдә Мидхәт Мәмбәтовның да роле зур булды.


“Мәмбәтов мәктәбе” дигән канатлы сүз йөри башкалабызда. Әйе, дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендә эшләгәннәргә ул бик таныш, чөнки дистәләрчә җитәкчеләр нәкъ шул мәктәптә тәрбияләнде, дәүләт хезмәтенең асылына, җаваплылыгына төшенде, рухи яктан формалашты. Бүген андыйлар дәүләт хезмәте органнарында уңышлы эшли. “Мәмбәтов мәктәбе” — ул җитәк­челектә зур җаваплылык, максатка омтылыш, иминлек, яңадан-яңа идеяләр табу сәләте, каты эш режимы, шәхси вакыт белән исәпләшмәү, кешеләргә ихтирамлы була белү. Бу мәктәп таләпләренә җавап бирә алмаганнар да булмады түгел. Өйрәнеп киткәннәрне республикада һәм башкалада тиз таныдылар. Шуларның берсе – Сынтимер Баязитов. Мидхәт Мәмбәтов аны ул елларда яңа ачыл­ган 136нчы башкорт гимназиясендә күреп кала. Куергазы районының Якшембәт авылы егетен, директор урынбасарын тәү күрүдән ошата, әзерлекле булуын белә. Сынтимер Баязитов Уфаның 140нчы башкорт гимназиясе директоры, арытаба Уфа шәһәре хаки­миятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, республиканың мәгариф министры, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары йөген тартты. Соңгы елларда педагогия фәннәре кандидаты Сынтимер Баязитов Уфаның күппрофильле һөнәри колледжы директоры булып эшли. Салават Юлаев ордены кавалеры, Русиянең “Ел директоры” исеменә лаек шәхес.


— Миңа да “Мәмбәтов мәктәбе”ндә сабак алу бәхете тиде. Мин аны хәтта университет дип тә әйтә алам, чөнки, чыннан да, тормыш, җитәкчелек университеты иде Мидхәт Әхмәтхан улының кул астында эшләү. Ул безне җаваплылыкка, сүзеңдә тора белүгә, эшне иртәгәгә калдырмаска өйрәтте. Бу мәктәпнең шәкерте булуы җиңел дип әйтеп булмый. Кешелеклелеге белән бер вакытта остазыбыз таләпчән булды, кайчакта каты да дип әйтер идем. Ул куйган бурычны, эшләрне үтәмәү мөмкин булмаган эш иде. Бик каты эләккәннән соң, кабинетыңа кереп, хәл белешеп, гаилә хәлләрен сорашып утыруы күңелне эретә дә куя иде. Республикабыз җитәкчелеге аны нык хөрмәт итүен дә беләбез. Остазым еш шалтыратып тора, эшемә, уңышларыма куана, киңәшләрен бирә. “Мәмбәтов мәктәбе”н уңышлы үтә алуыма бик шатланам, — ди Сынтимер Баязитов.


Хаклы ялда булуга карамый, галим-эзләнүче буларак, армый-талмый эшләве үзе бер үрнәк. Бүген бай телле, тирән мәгънәле язмалары аша журналистлык эзләнүләре юлында. 112нче Башкорт кавалерия диви­зиясенә кагылышлы бай материаллары, картәтисе Әһлиулла Хәлиулла улы хакындагы мәкаләсе (“Агыйдел”, № 8, 2021) тарих, кеше язмышлары белән кызыксынучыларны сокландырды. Мондый эзләнүләр осталык, сабырлык таләп итә. Аның журналистикага мөрәҗәгать итүе дистә ел элек башланды. Район һәм республика гәзитләрендә “Солдаты не умирают, солдаты бессмертны”, “Әтисез тормыш иркәләмәсә дә, шәфкатьле булды” кебек мәкаләләре дөнья күрде. “Башкортостан” гәзитендә басылган “Язмыштан табып узмышны” мәкаләсе, мәсәлән, сирәк очрар проблема – чит илләрдә яшәгән милләт­тәшләребез язмышын барлауга багышланган. Америка, Кытай, Төркия кебек илләрдә алар шактый. Язмышлары асты-өскә килеп, сугышлар белән төрле кыйтгаларга ташласа да алар туган туфрагын сагынып, телләрен саклап яши икән. Автор язган Оркыя һәм Даян Сафалар, Усман Байгура — шуның ачык мисалы.
“Туган ягымны һәрчак сагынып кайтам”, — ди Мидхәт Мәмбәтов. Әлбәттә, Уфа-Акъяр арасы ерак Себер араларын үтүгә тиңдер, бер караңгыдан икенчесенә кадәр юлдасың. Егетләрчә, җиңел сөякле Мидхәт Мәмбәтов һич уфтанып тормый. Алдарак әйткәнчә, очып кайта Таналыкка. Биредә аны күп изге эшләр көтә. Мәмбәттә һәм Акъярда Бөек Ватан сугышы яугирләренә мемориал һәйкәлләрне ачуда ул мотлак катнашыр. Җиңү көннәрендә туган туфракка кайтмый калмас. Якташ­ларының хәстәрен күреп яши узаман, кулдан килгән изгелекләрен башкара, кирәк җирдә кирәкле сүз әйтүе дә уңыш китерә. Район гәзитен Уфада укып баруы күпне сөйли. Шуңа туган төягенә ярдәмен якташлары онытмый.


Ир асылы менә дигән балалар тәрбияләде. Өлкәне Зөһрә – Башкортстан Башлыгы Хакимияте янындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе доценты, Ильяс, Юламан – икътисадчы, банк хезмәткәрләре, Гөлназ — Мәскәү Хөкүмәтендә җаваплы вазыйфа башкара. Нәфисә ханым белән Уфа янында матур шәхси йортларында бакча карау, төрле чәчкәләр, газон үләне үстерү — күңел зәвыгы гына түгел, ә сәламәт тормыш алып бару мисалы да. Узаманыбызга арытаба да какшамас сәламәтлек, акыл-зиһен төгәллеге, гаилә бәхете, оныклар куанычы, иҗади ачышлар телик! Чал даладан, халкыңнан, Тана­лыгыңнан аерылма, замандашым!

Фәнзил Санъяров,
Башкортстанның атказанган укытучысы, М. Өметбаев, Ш. Ходайбирдин исемендәге премияләр лауреаты.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: