+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
14 сентябрь 2021, 10:48

“Чын журналист язмый торалмый...”

Күренекле публицист Марсель Котлыгалләмовка — 80 яшь.

“Чын журналист язмый торалмый...”
“Чын журналист язмый торалмый...”
Иң тәүдә — бүгенге юбилярның тормыш һәм хезмәт юлы турында рәсми белешмә. Марсель Әкъсән улы Котлыгалләмов 1941 елның 15 сентябрендә Әбҗәлил районының Калмак авылында туган. 14 яшендә матбугатта тәүге язмалары күренә башлый. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, 1965-69 елларда туган районының “Оскон” — “Искра” гәзитендә бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, мөхәррир, 1969-74 елларда “Совет Башкортостаны” гәзитенең үз хәбәрчесе, бүлек мөдире булып эшли. 1976 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбендә белемен камилләштереп, КПСС өлкә комитетының матбугат, телевидение һәм радио секторы мөдире, 1979-86 елларда “Совет Башкортостаны” гәзите мөхәррире урынбасары, 1986-91 елларда телевидениенең өлкән, баш мөхәррире, 1991-99 елларда “Известия Башкортостана” гәзитенең баш мөхәррире, арытабангы елларда республиканың матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министры урынбасары, “Сельские узоры” журналының баш мөхәррир урынбасары була. Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры, республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин һәм Әбҗәлил районының Ким Әхмәтҗанов исемендәге премияләре лауреаты.

Булачак журналистның әтисе Әкъсән Каюм улы Көньяк Урал сыртлары буендагы Әбделгази дигән бәләкәй генә авылда туган. Малай чагында казахларга ялланып эш­ләгәндә күп михнәтләр күреп, сәла­мәтлеген дә какшаткан. Барыбер белемгә омтылган. Темәс педучилищесын тәмамлаган. Ул замандагы барлык авыл укытучылары кебек, аны да мәктәптән-мәктәпкә күчереп йөрткәннәр. Мондый шартларда, әлбәттә, яшь гаиләнең үз йорты да, мал-мөлкәте дә булмаган. Тәүге кызы Әсма — Хәмит авылында, икенчесе Зифа Булатта туган. Гаилә Калмакта яшәгәндә дөньяга аваз салган малайга Марсель исеме кушканнар. 1942 елның гыйнварында укытучы Әкъсәнне фронтка озатырга Магнитогорск тимер юл вокзалына бөтен гаилә төшкән. Ул биләүдә тын гына йоклап яткан сабыйны кулына алып, озак кына карап торганнан соң хатынына әйткән: “Бу малайның кем булып үсәчәге сугышның кайсы якка борылуыннан тора. Син аны үлемнән саклап алып калырга тырыш инде, Мөнирә! Исән кайта калсам, кызларымны табибәлеккә укытачакмын”.

Әкъсән Котлыгалләмов элемтәче булып хезмәт иткән. Өйдә аңардан ике генә хат алганнар. Шул ук елның җәендә Харьков тирәсендәге канкоешта хәбәрсез югалган. Мөнирә апа балалары белән туган авылы Казмашка — әтисе йортына кайткан. Ләкин биредә гаилә артык ишле: өлкәннәр, балалар... Мөнирә апа балаларын алып, шул ук авылдагы киртә-курасыз, чолансыз, ташландык бер йортка күченеп чыккан. Ятимлек, мәхрүмлек, фәкыйрьлекнең иң ачысын шушы елларда татырга туры килгән Марсель исемле малайга.

Өйгә килгән гәзитләрдән укырга төшкәнче үк хәреф танырга өйрәнә. Аның каравы, арифметика, алгебра, геометрия, физика кебек төгәл фәннәр, хәтта сызым бик авыр бирелә. Сигезенче сыйныфка район үзәге Әскар мәктәбенә төшеп, бераз укыгач, тулай торакта яшәүне ошатмыйча, ташлап кайта. Магнитогорск һөнәрчелек училищесына токарьлыкка укырга да китә яза. Ярый әле үзләреннән дүрт чакрымдагы Амангилде авылында урта мәктәп ачылып, аның директоры Әшираф Хәмзин үсмерне үзе килеп эзләп таба. Бик матур, күркәм мохитле бу мәктәптә әйбәт кенә укып китә.

Кече яшьтән үк матбугатка тартыла. Алтынчы сыйныфта чакта үзләренең авыл клубының начар эшләве турында район гәзитендә тәнкыйть мәкаләсе чыгара. Тора-бара шунда ук шигырьләре күренә башлый. Тәнәфестә сабакташлары коридорга йөгерешеп чыгып китә, ә Марсель, беркем кушмаса да, “Зур тәнәфес” дигән стена гәзите чыгарып утыра. Бу җәһәттән тырышлыгын күреп, аны гомум мәктәп стена гәзитенең һәм “Керпе” дип аталган сатирик басманың мөхәррире итеп тәгаенлиләр.
“Кем булырга? Кая барырга?” дигән сораулар тормый инде урта мәктәпне тәмамлаган егет алдында. Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Анда мәшһүр тюрколог, күп телләр белгән Җәлил Киекбаевның лекцияләрен тыңлау бәхете тия. Биредә мәкаләләр, шигырьләр язу, фәнни тикшеренүләр һәм соңрак тәрҗемәләр белән мавыга. Әдәби түгәрәк эшендә һәм стена гәзите чыгаруда катнаша. Редакцияләр университетка якын — Пушкин урамында киң билгеле 63нче йортта урнашкан заман. Студент Марсель еш кына шунда урала, анда эшләүче журналистлар, әдипләр белән аралаша. Гәзитләрдә ара-тирә шигырьләре күренгәләп тора.

Икенче курсны тәмамлагач, Мифтахетдин Акмулла шигырьләрен халыктан язып алу максатында Учалы районы буйлап “экспедиция”гә чыга. Иң ерактагы Азнаш авылына җәяүләп барып җитә һәм Дәүләтшин фамилияле бер бабайдан “Башкортларым, уку кирәк!” дигән шигырьне язып ала. Бу шигырь аңарчы билгеле булмаган икән. Акмулла белән тәмам мавыгып китә, иҗатын өйрәнә башлый һәм 1963 елда үзенең хезмәте белән Кыргызстан башкаласында Урта Азия һәм Казахстан студентларының фәнни конференциясендә чыгыш та ясый. Моннан алда гына Чыңгыз Айтматовка “Җәмилә” повесте өчен Ленин премиясе бирелгән була. Уфаның өч студенты, уңайсызланып та тормыйча, күренекле язучының өенә китә. Ул үзе чит илдә булып чыга, егетләрне аның әнисе — милләте буенча татар Мәдинә апа белән язучының энесе Мидхәт ихлас каршылый.

Университет тәмамлаган Марсель Котлыгалләмовны диплом эше җитәкчесе Кирәй Мәргән үзе мөдир булган кафедрада ассистент булып калырга да үгетли. Ләкин егет, диплом алу белән, Әбҗәлиленә җилдерә. Аны район гәзитенең авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп эшкә алалар. Мөхәррир Вәгыйзь Салихов тиздән үзенең урынбасары итеп күчерә. Редакция район мәдәният йорты чарлагындагы (түбә астында) ягып җылытылмый торган бүлмәдә урнашкан. Шундый шартларда да иҗади коллектив ялкынланып, илһамланып эшли. Яшь журналист хезмәт юлының башыннан ук остазлардан да уңа. Беренче чиратта — мөхәррир. Шушындагы җаваплы секретарь Мофаззал Латыйпов. Татар кешесе. Фронт юлларын үткән офицер. Сокланып бетмәслек тирән белемле зат. Озак еллар “Совет Башкортостаны” гәзите мөхәррире булган Абдулла Исмәгыйлев. Партия өлкә комитетында эшләгәндә турыдан-туры җитәкчесе булган Таһир Ахун­җанов...
Озак еллар урысча аралашып, язып, башкортча язуга хилафлык та килә. ХХI гасыр башында гәзит-журналлар белән хезмәттәшлекне көчәйтеп, туган теленә әйләнеп кайта.

Минем алда — Марсель Котлы­галләмовның чираттагы “Күңелдәге уйны сүз белдерер” дип аталган китабы кулъязмасына 2017 елның декабрендә бирелгән ике бәяләмә. Авторлары — “Йәшлек” гәзитенең баш мөхәррире, ул вакытта республика Журналистлар берлеге рәисе булган Артур Дәүләтбәков һәм “Башкортостан” гәзитенең элекке баш мөхәррире, Язучылар берлеге әгъ­засы Азамат Юлдашбаев. Алардан, шулай ук тагын берничә белгеч фикеренә таянып һәм үзем күргән-белгәннәрне дә өстәп, Марсель абыйның гомумиләштерелгән кыскача шундый иҗади портреты килеп чыгар иде:

“Республикабыз матбугаты, радио һәм телевидениесенә күп елларын биргән бу шәхес белән таныштырып тору артык. Публицистика һәм документаль проза жанрында ике дистә­дән артык китап авторы. Башкортстан Президенты (Башлыгы) Хакимияте, Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Хөкүмәт башлап җибәргән биш дистә чамасы проектны гамәлгә ашыруда автор-төзүче, автордаш буларак катнашкан. Әлегәчә активлыгы һәм аңа ихтыяҗ саклануы башкорт һәм урыс әдәби телләрен бертигез дәрә­җәдә камил белүе белән дә аңлатыла. Матбугат, радио һәм телевидениедәге чыгышларында, темасына, жанрына һәм тәгаенлә­нешенә карап, бу икетеллелек өстенлеген оста файдалана.

Безне, профессиональ журналист­ларны, аның кызыксыну даирәсенең киңлеге, публицистикасының актуальлеге һәм кыюлыгы, иҗтимагый-сәяси, икътисади, социаль өлкәләр­дәге теге яки бу күренешләргә тирән анализ бирүе һәрвакыт сокландыра, хәтта шаккатыра. Тагын бер сыйфатын билгеләргә кирәк: җитди публицист булып танылган хәлдә, ул оператив журналист, хәтта репортер маһирлыгын да киметми.

Марсель Әкъсән улы калын журналларда — фундаменталь тикшере­нү материаллары, республика г
әзит­ләрендә истәлекле тарихи һәм әлеге вакыйгаларга карата аналитика, яхшы кешеләр хакында очерклар, истә­лекләр, сурәтләмәләр бастыра.
Төрле елларда эфирга әзерләп чыгарган ике йөз чамасы тапшыру язмасы “Юлдаш” һәм “Ашказар” радиоканаллары фондларында саклана. Аларны әле дә еш кына кабатлыйлар. Танылган публицист һәм журналистика ветеранының иҗади активлыгы кимү билгеләре сизелми.

Тынгысыз йөрәкле бу шәхесне бөтен дөнья, илебез, аның кеше­лә­ренең язмышы дулкынландыра. Моны без шуның белән дә дә­лил­либез — Марсель Әкъсән улы оператив фикер йөртүче журналист, очеркист, шулай ук тирә-яктагыларга аналитик карашлы публицист-документалист — күп еллар инде башкорт, урыс, татар телләрендәге байтак гәзит-журнал­ларның иң актив, югары профессиональ авторы булып тора. Бер үк вакытта радио һәм телевидение каналларын да игътибардан читтә калдырмый. Язучылар тарафыннан әдәби әсәрләр тудыруга алшарт булып хезмәт иткән азсанлы публицистлар сафында кала дисәк тә һич арттыру түгел. Язмаларының тематикасына, телгә һәм сурәтләү чараларына чиктән тыш таләпчән ул. Аның өчен үткенче, икенче пландагы темалар юк, аларның һәрберсен, башкорт һәм урыс телләренең, фолькло­рының иксез-чиксез байлыгын файдаланырга тырышып, бе­рәмтекләп эшкәртә. Һәр язмасы мәкальләр, әйтемнәргә бай, шигъ­риятнең танылган осталары афоризмнарын китереп, фикерен матурлап җибәрә. Һәр эштә көнләш­терерлек җаваплылыгы аның каләме астыннан һәрвакыт иҗтимагый тормыш өчен актуаль бул­ган, сыйфатлы язмалар чыгуының гарантиясе булып тора”.

Марсель абыйның матбугатта соңгы берничә елда дөнья күргән материалларын салып барган папкасын сорап алып, кайберләрен кабат укып чыктым. Үземчә, шартлы рәвештә аларны дүрт тема буенча бүлдем. Беренчесе — автор данлы якташ шәхесләр турында яратып яза, аларның эшчәнлегенә объектив бәя бирә, мәңгелеккә киткәннәрне сагынып искә ала. Икенчесе — дөньякүләм вакыйгаларны анализлый. Өченчесе — ил, халык, милләт язмышы, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйлана. Дүртенчесе — матбугатның, журналистиканың әлеге хәле өчен борчыла.

Аның “Башкортостан” гәзитендә басылган берничә язмасына күз салыйк. “Киткәннәр нинди ирләр гәүһәр чәчеп...” (2019 елның 17 июне). Студент чакларын искә төшереп, Акмулла темасына әйләнеп кайта, башкортның рухи тормышында бу шәхеснең урынын билгели. “Еллар катламы үзенең астында әллә никадәр ачылмаган серләрне, халык күңелендә сакланып та, вакыт үтү белән онытыла башлаган рухи комарткыларны һәм шуларны тудыручыларның исемнәрен саклап ята. Менә шуңа күрә узган заманнардагы Башкортстан күген йолдыз булып балкыткан атаклы мәгърифәтче-шагыйрь Акмулла иҗаты рухи тормышыбызда урынын ныгыта гына бара, дип расларга мөмкиндер”, — дип тәмамлый язмасын автор.

Байтак еллар күрше булып яшәгән Мостай Кәримгә багышланган истә­лекләре дә күп аның. Менә шул ук гәзитнең 2020 елның 18, 25 сентябрь саннарында урын алган “Мос­тай Кәримне сагынып...” дигән мәкалә. Халык шагыйренең вафатына 15 ел тулу уңаеннан язылган, күбрәге аның гомеренең соңгы айлары бәян ителә. Шул ук вакытта илебез, республикабыз өчен катлаулы 90нчы еллар башында парламентта аксакалның чыгышлары искә төшерелә: “Югары Советта хәл кискенләшүнең чигенә чыгар мәлләрдә мөнбәргә карт арыслан кебек куәтле дә, еллар һәм заман акылын иңенә салган халык шагыйре чыга. Аның сүзендә халыкның гасырлар төпкеленнән килгән тәҗрибәсе яңа шартларга дәлил булып ята, ул исбатлый, аңлата, фашлый, кинаялый, ачы көлә. Мостай агай чыгыш ясаганда залда битараф кеше булмый, аның сүзе еш кына фикерләрне икенче юнәлешкә борып җибәрә, кабул ителгән карарларның асылына йогынты ясый иде”.

“Киске Өфө” гәзитенең 2020 елгы 32нче санындагы “Редакцияләргә шалтыратмыйлар, килмиләрме? Ди­мәк, хәбәрчеләр кызыклы мәкаләләр иҗат итә белми” дигән гомум баш астында бирелгән зур күләмле язмада Марсель Әкъсән улы яшь каләмдәше Миләүшә Каһарманова сорауларына җавап бирә. Аның җавапларының берсендә публицистиканың нәрсә икәнлеген аңлатуы яшьләр өчен аеруча файдалы, дип уйлыйм: “Публицистика — ул нәфис әдәбиятка юл яручы жанр. Бу өлкәне “Үз заманын язучы” дип гади генә итеп атасалар да, ул әдәби стильнең, әдәбиятның нигезе дә икәнлеген онытмыйк. Әмма әдәби әсәр язучы һәм публицист икесе ике дөнья, боларны бутарга ярамый. Әдәби әсәрдә публицистик мотив өстенлек итә икән, димәк, бу язучы журналист булып озак эшләгән һәм шул калыпка кереп утырган, әсәрдә кызыктырып алып китү маһирлыгы тумый, ул мәгълүмат кына бирә...”
“Кызыл таң” гәзите белән дә 2004 елдан берөзлексез хезмәттәшлек итеп, кемнәр хакында гына язып чыкмады Марсель Котлыгалләмов! Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын беренче булып кадаган якташыбыз Гази Заһитов, халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Роберт Миң­нуллин, элек республика күләмендә югары вазыйфалар башкарган Ис­мәгыйль Габитов һәм аның динас­тиясе, элек Илеш һәм Дүртөйле районнарына җитәкчелек иткән Тәлгать Рахманов һәм Рәзил Мусин, Уфа авиация институтында озак еллар ректор булган Рыфат Мәүлетов, данлыклы галимнәр Марат Илһамов, Фәнгать Хаҗиев, Наил Юнысов, Кенәз Галимханов... Санап бетерерлек тә түгел.

Безнең гәзиттә ул берүзе диярлек “Публицист мөнбәре” рубрикасын алып бара. Бу җәһәттән ул былтырлы-быеллы активлыгын аеруча арттырды. 2020 елның март-апрель айларында “Бөек Ватан сугышы: фаҗига һәм каһарманлык” дигән гомум баш астында 9 зур материал бастырды. Анда сугышка сәяси күзәтү ясалды: аның сәбәпләре, нәтиҗәләре, аннан нинди сабак алырга тиешлегебез турында фикер йөртелде. Сиксән ел элекке тарих буенча тоташ бер китапны тәшкил итәрлек материаллар.

Марсель Әкъсән улының үзенә 80 яшь тулу елында да журналистика йөген җигелеп тартканлыгын “Кызыл таң” укучылары да тоеп тора, әлбәттә. Ел башыннан алып үткән атна ахырына кадәр гәзитебездә басылган унбиш күләмле язмасын санадым, эчтәлекләренә күз йөгерттем. Унысы “Публицист мөнбәре” рубрикасы астында дөнья күргән. Бу шәлкемне 12 гыйнварда “Белорет корычы ничек чыныкты?” дигән мәкалә башлап җибәрә. Анда автор алтмышынчы еллар ахырында яшь журналист чагында Белорет металлургия комбинаты алдынгылары белән танышып, озак еллар дәвамында алар белән элемтәдә торуы хакында сөйли. “Бер-беребезне югалтмый яшик!” (9 февраль). Биредә туган республикабыз белән горурлану тойгылары, мил­ләтара дуслык тәрбияләү турында сүз бара. “Моңлы бер җыр” (13 апрель) дигән язма Башкортстан белән Татарстан багланышлары хакында. “Башкорт белән татар борын-борыннан тел-лөгать алмашып яшәгән. Башкортстанның Урал аръягында мөгаллим, табиб, тегүче, һөнәрче булып эшләгән татар халкы вәкилләренә зур хөрмәт белән карыйлар”, — дип яза автор һәм ике республика галимнәре, язучылары, артистлары дуслыгын дәлилли. Башка күп кенә язмаларында да ул татар милләтеннән булган үзенең мәктәп укытучыларын хөрмәт белән телгә ала. “Мәңгелеккә Салават күперендә” мәкаләсе 15 июньдә — милли герой һәм шагыйрьнең туган көнендә чыккан. Тарихи даталар — аларның яктылары да, караңгылары да Марсель Котлыгалләмов каләменнән читтә калмый. Мәсәлән, “Сугышлар бетте димә, алар тынып кына тора” дигән язмасы (22 июнь) шундыйларның берсе булды. Русия — Украина мөнәсәбәтләренә Марсель абый кабат-кабат әйләнеп кайта. Елның тәүге 7 аенда бу темага ул өч тапкыр зур мәкалә белән чыгыш ясады. 16 февральдә — “Туганнарның аерылган чагы”, 25 майда — “Көчләп ачкан күзнең нуры юк...” Гәзиттә чыгып барган берәр материалын кичектереп торуын сорап, ашыгыч рәвештә яңа язганын алып килгән чаклары да була аның. Шундыйлардан “Украина Русия өчен “окраина” гына булмады” дип аталган күләмле язмасы (20 июль) Президент Владимир Путин мәка­ләсенең җәмәгатьчелектә зур кайтаваз тудыруы хакында иде.
 
Марсель Әкъсән улы үзе ул турыда язудан тыш, редакциядәге тәгаен бер журналистка кызыклы гына темалар да тәкъдим итә. Әле Украина турында сүз баргач, хәтеремә төште: Баш­кортстанның булачак халык шагыйре Рәшит Нигъмәти үксез ятим сабый чагында Украинаның Монастырище шәһәре балалар йортына эләгеп исән калган. Еллар үткәч, аның улы Нур Нигъмәтуллин шушы республикада министр дәрәҗәсендәге вазыйфа башкарды. Марсель абый тәкъдиме белән мин Нур Рәшит улыннан почта аша мәгълүматлар сорап алып, телефоннан сөйләшеп, 2006 елның 17 мартында гәзитебездә зур мәкалә бастырган идем.
Бу өлкән авторыбызга мәкалә­ләрнең темасын кайчак редакция җитәкчелеге бирә, ә күпчелек очракта ул үзе сайлый. Әле бу хакта үзе бо­лай да: “Кызыл таң” укучылары аудиториясен, менталитетын, дөньяга карашын күздә тотып, төрле категория кешеләренең (аеруча ветераннарның) хәтере калмаслык булсын дип, үземне гәзит укучы урынына куеп карап язарга тырышам.

Язганнарым безнең мохиткә барамы, кирәкме алар, халыкка файдасы булырмы? Кулыма каләм алганчы шул хакта уйланам. Минем фикерләү электән үк кырысрак булды, яраклашырга тырышмаганым өчен хакимияткә дә ошап бетмәдем...”

“Җитәкче булган чакларыгызга да язудан туктамаганыгызны беләм. Җаваплы вазыйфалар иҗатка комачауладымы, әллә ярдәм генә иттеме?” — дигән соравыма ул болай җа­ваплады: “Түрә, җитәкче булу — талант эше түгел, вакытлы гына нәрсәләр. Алар бүген бар, иртәгә юк. Әгәр чын журналист икәнсең, нинди хәлдә дә язудан туктый алмыйсың, туктарга тиеш тә түгелсең. Кайбер әйбәт кенә журналист түрә булып алгач иҗатыннан туктый да, түрәлек дәвере үткәч сәләтсез, һөнәрсез, кирәксез кеше булып ярык тагарак алдында кала. Түрәлек миңа комачаулады дип тә, ярдәм итте дип тә әйтә алмыйм”.

Марсель абый гаиләсе белән дә бик бәхетле. Университет тәмамлап, Әбҗәлилгә эшкә кайту белән шушында ук комсомол райкомының мәк­тәпләр бүлеге мөдире булып эшләгән Сания исемле кызны очрата. Икесе дә фронтовик балалары, күп авырлыклар күреп үскәннәр, олы тормыш юлына чыкканнар. Аларны уртак җәмәгать эшләре таныштыра, дуслаштыра, кавыштыра һәм ярты гасырдан артык пар күгәрченнәр кебек яшәтә. Сания Гозәер кызы 47 ел гомерен педагогия хезмәтенә бирә, Уфа мәктәпләренең иң яхшы математика укытучысы булып берничә тапкыр таныла, Сорос премиясе лауреаты була. Ул Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган укытучысы иде.

Кызлары Дилбәр белән Гөлнара икесе дә билгеле галимәләр. Берсе — медицинаны, икенчесе икътисад өлкәсен сайлаган.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: