+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
4 октябрь 2021, 09:02

Җир улы, җир хуҗасы

Күренекле дәүләт эшлеклесе Марс Шаһиевка – 75 яшь.

Җир улы, җир хуҗасы
Җир улы, җир хуҗасы
Республикабызның билгеле дәүләт эшлеклесе, Башкорт АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры Марс Хызыр улы Шаһиевка 5 октябрьдә 75 яшь тула. Ул Ишембай районының Кинҗәбулат авылында Хызыр абый Һәм Фатыйха апа сигез сабыйга гомер биргән гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән.

Әлбәттә, авыл җирендә гаиләдә булган сигез баланы өфелдәтеп кенә үстереп булмый – аларның һәрберсенә кулларыннан килгән барлык эшләрне өйрәтергә кирәк. Бөек Ватан сугышында каты яраланып, инвалид булып кайткан Хызыр абый үз авылында өч ел чамасы колхоз рәисе булып эшли. Колхоз­чыларның зур ихтирамын яуларга өлгергән, эш сөючән, тик гаделлекне генә алга куйган, гади халыкка зур игътибарлы булган, туры сүз­ле Хызыр абый район түрә­ләренә бик ошап бетми. Алар тарафыннан үзенә басым ясауларын, төрле гаепләр тагарга омтылуларын сизеп, Хызыр абый хуҗалык рәисе булып калырга теләми һәм калган бөтен гомерен, хаклы ялга чыкканчы, “Башпотребсоюз” челтәрендә авыл халкын кирәкле товарлар белән тәэ­мин итүче экспедиторлык хезмәтенә багышлый. Ә Фатыйха апа авылда фельдшер булып эшли, гомерен урындагы халыкның сәламәтлеген саклауга багышлый.
Хызыр абый белән Фатыйха апа балаларына үзләрендә булган барлык матур сыйфатларны биреп калдыра. Аларның сигез баласы да тапшырылган эшне күңел биреп башкарырга өйрәнеп, кеше­ләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, тыйнак булып үсәләр. Аерып әйтәсем килә – Ша­һиев­ларның барлык балаларына да әти-әниләреннән, бигрәк тә Хызыр абыйдан татар-башкорт халык җырларын искиткеч моңлы, профессиональ артистлардан да уздырып башкару сәләте күчкән. Бу фикеремне алар белән аралашкан, җырларын тың­лаган һәркем раслый ала.
Әгәр гомерен сәнгать өлкәсенә багышлаган булсалар, һичшиксез, Шаһиевлар­ның балалары югары дәрә­җәле артист та булып китәр­ләр иде.
Профессиональ җырчы һөнәрен тик иң кече уллары Альберт кына сайлый. Бүген ул “Башкортстан Респуб­ликасының халык артисты” дигән югары исем йөртә. Марс киләчәктә нинди һөнәр алырга дип икеләнеп торган чорда әтисе киңәш бирә: “Улым, җырлап-биеп кенә тормыш авырлыкларын җиңеп булмый, һәрбер кешегә, бигрәк тә ир затына, җәмгыятькә бик кирәк булган һөнәр, белем үзләштерергә кирәк”, — ди ул.
Әтисенең киңәшен тыңлап, Марс Стәрлетамак авыл хуҗалыгы техникумында белем алып, үзе туган авылда оештырылган колхозда хезмәт юлын зоотехник булып эшләүдән башлый. Аның дүрт энесе дә – Харис, Гали, Хәйдәр, Әхәт гомерләрен җиргә, халыкка хезмәт итүгә багышлый. Шунысына аеруча басым ясыйсы килә: аларның дүртесе дә заманында районнар җитәкчеләре булып эшләде. Хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән өчен Гали белән Хәйдәр –“Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, ә Марс белән Харис “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар.
Республикабызның авыл хуҗалыгы тармагында эш­ләгән җитәкче кадрларның күпчелеге белән аралашкан 84 яшьлек, шуның 60 елдан артыгын авыл тормышына багышлаган хезмәт ветераны буларак, ныклы ышаныч белән әйтә алам – Хызыр абый белән Фатыйха апа илгә, җиргә һәм халыкка тугрылыклы, кешелекле, патриот уллар үстергән. Республиканың авыл хуҗалыгы тармагында бер гаиләдән шул кадәрле эш сөючән, югары оештыру сәләте булган, көчле инициативалы, халык ихтирамын яулаган җитәкчеләр тәрбия­ләнгән гаиләләр тагын бар микән?!
Миңа Марс Хызыр улы белән Хәйбулла районында 1987-91 елларда эшләргә насыйп булды. Ул районга килгәнче мин анда дүрт ел эшләгән идем. КПСС өлкә комитеты боерыгы буенча мине Мәчетле рай­комы­ның беренче секретаре вазыйфасыннан бушатып, Хәйбулла районы авыл хуҗалыгын тәҗрибәле кадрлар белән тәэмин итү максатында бирегә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп җибәрделәр һәм мин ул бурычны 1984 елның 1 гыйнварыннан үти башладым. Ә Марс Хызыр улы 1987 елның июнь аенда КПССның Хәйбулла райкомының беренче секретаре вазыйфасына Ишембай район Советы рәисе булып эшләгән, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлаган кадр буларак килде. Электән үк республикада үткән зур чараларда очрашып, бер–беребез белән аралашып яши идек. СССР таркалганга кадәр Хәйбулла районында мин —7, Марс Хызыр улы 4 ел эшләде.
1991 елның апрелендә мине республика Авыл хуҗа­лыгы министрлыгына инженерлык-тәэмин итү бүлеге начальнигы итеп күчерделәр, ә Марс Хызыр улы Хәйбулла район Советы рәисе, район хакимияте башлыгы булып тагын дүрт ел эшләде. Ул районга җитәкче булып килгән­нең беренче көненнән үк без үзара аңлашып, киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләдек, безгә йөкләтелгән бурычны зур җаваплылык белән башкардык, дип әйтә алам. Марс Хызыр улы күп вакытын һәм көчен район халкының көнкүреш шартларын яхшыртуга, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, төзелеш һәм башка өлкәләрдәге проблемаларны хәл итүгә багышлады.
Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы эшчәннәренең 1984-91 елларда ирешкән кайбер күрсәткечләрен искә төшерү дә урынлы булыр. 1984 елдагы иң көчле корылыкны да исәпкә алып (ул вакытта басулардан язын чәчкән иген орлыгы күләмен дә җыеп булмады), 7 ел дәвамында Хәйбулла иген­челәре уртача һәр елны дәүләткә 80 мең тоннадан артыграк ашлык озатты. Аның 60 проценттан күбрәген югары сыйфатлы каты бодай тәшкил итте. Аграр хуҗа­лыкларда сарыклар саны 75 мең баштан артты. Алар­ның һәрберсеннән республика буенча иң зур күләмдә йон алып, иле­безнең эшкәртү фабрикаларына ел саен 1780 центнер чимал тапшырылды. Сатыл­ган сыер сөтенең майлылыгы 4 проценттан ким булмады.
Марс Хызыр улы белән Хәйбулла районында бергә эшләгән чордан бирле безнең үзара җылы мөнәсәбәтләр хәзер дә сакланып килә. Мөмкинлек булганда очрашабыз, телефон аша бер-беребезнең хәлен белешәбез. Шунысы күңелгә куаныч бирә – Хәйбулла районы халкы, бергә эшләгән хуҗалык җи­тәкчеләре, белгечләре һәм яшь буын вәкилләре безне онытмыйлар, очрашканда җылы каршылыйлар.
Марс Хызыр улының 75 ел гомеренең 50 елдан күбрәге тормыш иптәше Әлфия ханым белән бергә матур тормыш кочагында үтә. Татар- башкорт халкында “Ирне адәм иткән дә, әрәм иткән дә хатын”, — дигән әйтем бар. Моңа шик юк — Марсның хезмәтендә булган зур уңышлары, өч балага гомер биреп, аларны үстерүдә, дөрес тәрбия би­рүдә, гаилә учагының җы­лысын саклауда Әлфия сеңлемнең өлеше бик зур. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады, мәктәптә физика-математика фәненнән укытты. “Русиянең мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исем йөртә. Әлфия бик уңган, кунакчыл, аз, ләкин тапкыр сүзле, якты йөзле, чын мәгънәсендә гаилә терәге, аны саклаучы һәм Марсның гомерлек тормыш таянычы булып кала. Марс Хызыр улын юбилее белән кайнар котлыйм һәм киләчәктә тормыш иптәше Әлфия белән ныклы сәла­мәтлектә, тигез, озын гомер кичереп, балаларының, онык­ларының ихтирамын күреп яшәүләрен телим.

Зәки Кадиков,
Башкорт АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры, КПССның ХХVI съезды делегаты.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: