Республика районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары һәм җитәкчеләре арасында профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәфиз Әхмәтзыя улы Әкбәров киң танылу алган кеше. Бүген басуларда һәм авыл хуҗалыгы производствосында аның элекке студентлары һәм дипломчылары – меңнәрчә агрономнар эшли.
1979 елда Рәфиз Әкбәровны Башкорт авыл хуҗалыгы институтына өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфасына чакыралар. Арытаба ул эшен педагогика белән дә бәйли. Башта 1984 елда Бакуда кандидатлык, арытаба 2006 елда Уфада докторлык диссертацияләрен яклап, ассистенттан алып профессорга кадәр юл үтә.
Рәфиз Әхмәтзыя улы сугыштан соңгы чор баласы. Әтисе 1939 елдан 1946 елга кадәр Туган илне саклый – башта Хәсән күлендә, аннары Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыша, старшина дәрәҗәсендә Берлинга кадәр барып җитә. Шуңа күрә батыр солдатны шунда ук демобилизацияләмиләр. Аның уңай сыйфатлары Аскын районының Кыйгазы авылында туган улы Рәфизгә дә күчә. Егетнең балачагы матур Кыйгазы елгасы буенда уза. Чиста һава, тәмле су һәм саф ризык сәламәт, физик яктан көчле, ихтыярлы һәм актив кеше формалаштыруда зур роль уйнагандыр. Рәфиз үз яшьтәшләре арасында эшкә сәләтле, көчле һәм акыллы булуы белән аерылып тора, яхшы укый, әти-әнисенең намуслы һәм яраткан улы була, аларга хуҗалык эшләрендә булыша, барлык авыл балалары кебек кечкенәдән хезмәткә тартылып үсә. Сугыштан соңгы авыр елларда эшче кулларга һәрвакыт мохтаҗлык зур була.
Арбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1965 елда Рәфиз Әхмәтзыя улы Совет Армиясе сафларына алына. Өч ел дәвамында Совет гаскәрләренең Германиядәге төркемендә сержант, махсус батальонда танк командиры булып хезмәт итә. Бу елларда җиңел атлетика белән шөгыльләнә башлый һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Спорт чыныгуы 1968-73 елларда агрономия факультетында уку елларында да ярдәм итә. Студент Әкбәров спорт казанышлары белән генә чикләнми, туфракны өйрәнүче танылган галим, профессор С. Н. Тайчинов җитәкчелегендә фәнни-тикшеренү эшләрендә да актив катнаша, ә Баймак һәм Хәйбулла районнары хуҗалыклары басуларында практика үткәндә тракторга идарә итә.
Галим-агроном дипломын алганнан соң Р. Әкбәров 1973-78 елларда Аскын районының “Бүләк” колхозында баш агроном, партия оешмасы секретаре булып эшли. Хуҗалык кырларында агрономия фәне казанышларын кулланып, туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен алдынгы технологияләр кертә. Шулай итеп ул барлык гомерен туфрак үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышлый. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт аграр университетының туфракны өйрәнү, ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы профессоры булып эшли, бакалаврлар һәм магистрларның чыгарылыш эшләре фәнни җитәкчесе булып тора.
Төрле елларда Рәфиз Әхмәтзыя улының профессорлар С. Н. Тайчинов, Й. А. Усманов, Ф. Ш. Гарифуллин, доцентлар А. Ш. Ишемьяров, М. Х. Уразлин, Д. А. Андрианов остазлары була. Ул үсемлекчелек тармагы буенча танылган галим, профессор Р. Р. Исмәгыйлев, галим һәм дәүләт эшлеклесе В. Д. Недорезков белән бер курста укый.
Профессор Р. Ә. Әкбәров – 105 фәнни эш, 4 монография авторы. Әлеге вакытта ул кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча совет әгъзасы булып тора. Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлеше: туфракны бонитировкалау күрсәткечләрен һәм сыйфатын бәяләү, җиргә агроэкологик бәя бирү һәм Башкортстанның төрле зоналары өчен җир эшкәртүнең ландшафт системаларының фәнни нигезләре буларак туфракның уңдырышлылыгын күтәрүнең экологик юнәлешле алымнарын эшләү. “Бүләк” колхозында эшләү дәверендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен аңа Кубага туристик юллама бирелә. Фәнни-педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен профессор Рәфиз Әкбәров Русия һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, илнең күп кенә аграр югары уку йортларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Шушы көннәрдә профессор Р. Б. Әкбәровка 75 яшь тулды. Әлеге вакытта ул тормыш иптәше Гөлнәзирә белән Кыйгазы авылында яши. Яши генә түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкта актив эшли – ит, сөт җитештерә. Савым сыеры, берничә бозау, сарыклар һәм, әлбәттә, кош-корт асрый. Алар үзләрен югары сыйфатлы терлекчелек продукциясе белән тәэмин итеп кенә калмыйча, балаларына, оныкларына да булышалар. Яшенә һәм шәхесенә, гыйльми дәрәҗәсенә карамастан, авыл кешесе ихатада мал-туар тотарга, бакчада мул уңыш үстерергә тиеш, дигән уңай үрнәк күрсәтә ветераннар.
Аның белеме, эш тәҗрибәсе республиканың агросәнәгать комплексы өчен булачак белгечләр әзерләүдә кирәк, ә аскынлылар якташлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Юбилярга фәнни-педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлектә яңадан-яңа уңышлар телибез.
Дамир Исламгулов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор,
Рәзит Нурлыгаянов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.