+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
10 ноябрь 2021, 10:30

Җимешле эшчәнлеккә чик юк

“Бишенде” хуҗалыгы рәисе Вингаль Фазлыйәхмәтов моны үз мисалында раслый. Башкортстанның көнбатыш чигендә урнашкан Туймазы районы, күптармаклы сәнәгать предприятиеләреннән тыш, куәтле аграр җитештерү комплексына да ия. Төбәкнең авыл хуҗалыгы тармагының тарихы бай, шуңа таянганда, киләчәге дә өметле, дип расларга урын бар. Аңа нигезне аграр өлкәдә танылган җитәкчеләрдән элекке Матросов исемендәге колхоз рәисе Камил Фәрхетдинов кебек легендар шәхесләр сал­ган. Данлыклы рәиснең эшен Туймазыда дәвам итүчеләр бар. Тармакта өзлексез хезмәткә 40 елдан артык гомерен биреп, хәзерге чорда “Бишенде” җәмгыяте җитәкчесе вазыйфасында утыз ике ел уңышлы эшләүче Вингаль Фазлыйәхмәтов — шуларның берсе. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Русиянең агросәнәгать комплексы алдынгысы шушы көннәрдә хезмәт һәм гомер бәйрәмен билгели – 5 ноябрьдә аңа 65 яшь тулды.

Токым тамырлары тирәндә

Эшчәнлеген элекке колхозлар ысулында оештырып, хуҗалык итүдә 80нче елларда урнашкан алымнарны һаман да нәтиҗәле кулланучы (республикада андыйлардан ике дистәгә якын хуҗалык билгеле, болардан үзем якыннан белгән Әлшәй районының “Заря”, Бүздәктән “Кыдаш”ны күрсәтү дә җитә) бу җитәкче турында электән хәбәрдар булсам да, Вингаль Фазлыйәхмәтов белән биш ел элек Яңа Бишенде авылы сабантуенда гына очрашу насыйп булды. Анда республиканың көнбатыш төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан барлыгы кырыклап чабышкы катнашкан берничә төркемдәге атлар бәйгесендә “Бишенде” хуҗалыгы вәкилләре барлык призлы урыннарны яулады. Туган авылында үткән бәйрәмнең оештыручысы һәм хуҗасы, “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәкчесе Раил Фәхретдинов олпат гәүдәле, ачык йөзле, моңа өстәп, шатлыгы йөзенә бәреп чыккан бу иптәш белән “Ат җене” кагылган данлыклы колхоз рәисе Вингаль Фазлыйәхмәтов — нәкъ үзе”, дип таныштырды.
Яңа танышым Яңа Бишенде янәшәсендәге Югары Бишенде авылында туып-үскән булып чыкты. Ә Фазлыйәхмәтовлар токымы аның янә­шәсендәге Каран Бишенде авылыннан баш ала. Гомумән, авылның тарихы борынгы, аңа 1760 елда төзелгән килешү буенча нигез салына. Архив чыганакларыннан Каран Бишендегә ясаклы татарлардан берничә төркем килеп утыруы мәгълүм, моны 1767 һәм 1782 елларда төзелгән килешүләр раслый. Тарихи тикшеренүләр барышында Каран Бишендегә нигез салучыларның эзләре Татар­станның хәзерге Тукай районында табыла, чөнки әлеге төбәктә ХVI гасырларда “Бишенде” атамалы авыллар булган. Шуларның Югары һәм Түбән Бишенде, Иген Бишенде дигәннәре җанисәп материалларында Минзәлә өязе Янурыс волостенда теркәлгән. Бу төбәктә элек Бишенде елгасы да була, хәзер ул Корыган Бишенде атамасында сакланган. Тарихи чыганакларда волость үзәге санал­ган Бишинде-Останково авылы да күренә. Болар барысы да очраклы түгел, әлбәттә, әлеге фактлар Минзәлә һәм Туймазы төбәкләрендәге Бишенде атамалы авылларның тарихи бәйләнешләре хакында сөйли. Шуңа бәйле, Каран Бишендегә нигез салучыларның нәкъ шушы төбәктән килүе ышанычлы дәлилләнә.
Милли составы буенча Каран Бишенде типтәр авылы санала, бу язма чыганакларда рәсми чагылыш тапкан, атап әйткәндә, җанисәп материалларында халыкның милләте “типтәр” дип күрсәтелә. Шул ук вакытта, чукынып, христиан диненә күчүчеләр дә була. 1859 елгы җанисәп язмаларында 4 кешенең динен алыштыруы теркәлгән.
Хәзерге Фазлыйәхмәтовлар авылда иң күп­санлы нәсел сыйфатында билгеле. Монысы инде бу токым вәкилләренең гаилә хәленә дә бәйле. Атап әйткәндә, аерым гаилә башлыклары ике-өч хатын белән яшәгән. Мәсәлән, указлы имам булып торган Гыймадитдин Ишмөхәммәт улының ике хатыны була. 1859 елгы җанисәптә хәзрәтнең гаиләсендә 12 бала теркәлгән. Ишмөхәммәтнең исә ике хатыныннан 8 баласы була.
Гомумән, Фазлыйәхмәтовлар кавеме төрле һөнәр ияләрен берләштерә. 1811 елда туган Мифтахетдин, мәсәлән, солдат хезмәтен үтә, аннары кәсепче булып китә. Кавемдә күпчелекне җирдә эшләүче крестьяннар тәшкил итүе табигый, алар арасында умартачылар да була. Шуңа да кавем вәкилләре хәлле тормыш алып баручылар сафында йөри. 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу материалларыннан күренүенчә, авыл крестьяны (землепашец) Гайнетдин Фәхретдинов хуҗалыгында 8 дисәтинә сөренте җир исәпләнә, 20 баш төрле мал теркәлгән.

Яңа нигез корганда

Дөнья көтүдә әтисеннән улы Фазлыйәхмәт тә калышмый, ул да игенчелек белән шөгыльләнә, ишле мал асрый. 1917 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларында аның 5 кешедән торган гаиләсе хуҗалыгында 8 баш мал күрсәтелгән, җир мәйданы 8 дисәтинә тәшкил итә. Фазлыйәхмәтнең өлкән улы Усман – гаиләдә баш бала. Дөрес, 1917 елгы исәп алу кенәгәсендә 37 яшьлек Фазлыйәхмәтнең хатыны белән бергә өч кыз баласы да теркәлгән. Кызганычка каршы, Уфа һәм Туймазы архивларында кыз балалар турында мәгълүмат табылмады.
Каран Бишенде авылының 1949-51 елгы Хуҗалык кенәгәләрендә Усман Фазлыйәхмәтовның Бөек Ватан сугышында катнашуы турында язылган, Совет Армиясендә хезмәтен тутырып, 1950 елда туган авылына кайтуы турында аерым мәгълүмат бар. Әйтергә кирәк, ил азатлыгы өчен көрәштә яугирнең зур батырлыклар күрсәтеп, югары хәрби бүләкләр, орден-медальләр белән бүләкләнүе билгеле.
Алдагы тормыш һәм хезмәт юлын да лаеклы үтә ул. Хәрби хезмәттән кайткач та, 1950 елда Октябрьский нефть-газ чыгару идарәсендәге өченче промыселга оператор булып эшкә урнаша. Бу чорда шәхси тормышында да истәлекле вакыйга була. Гомумән, запастагы яугирнең гамәлләре буенча җәмәгать эшчәнлегендә гаять активлыгы, шәхси тормышта исә яшьләрчә тәвәккәллеген дә төсмерләргә мөмкин. Атап әйткәндә, ул, үзаллы тормышка омтылып, ата-ана нигезеннән Югары Бишенде авылына күченеп китә. Балаларының истәлекләреннән Усманның биредә иске генә бер йортка яшәргә фатирга керүе билгеле. Үзенә яңа йорт салу турында уй-планнары да була, әлбәттә. Моңа өстәп, гаилә корып җибәрергә дә форсаты чыга. Бу чорда үзе кебек үк Югары Бишендегә күченеп, апасы Зифа Раянова гаиләсендә яшәүче Рәсимә исемле кыз белән таныша. Ул – тумышы буенча Благовар районының Күчәрбай авыл Советына караган Төркәй авылыннан.
Ишле гаиләдә туып-үскән кызның язмышы шактый үзенчәлекле. Туган районында комсомолка яшьләргә Бөек Ватан сугышына чакыру килгәч, Рәсимә Раянова, үзен ике яшькә өлкәнрәк итеп күрсәтеп, үз теләге белән фронтка китә. Сугыш чорын башыннан азагына кадәр үтеп, исән-имин әйләнеп кайта. Ленинградны саклауда катнаша, разведкада хезмәт итә. Хәрби билетыннан каты яралануы билгеле, савыгырга аны Кырымга җибәрәләр, сәламәтлеген биредәге госпитальдә ныгыта. Җиңү яулап, тыныч тормышка аяк баскач исә, кайбер яугирләргә хас тормыш-көнкүреш мәсьәләсенә юлыгып, шактый авыр һәм четерекле хәлгә тарый. Эш шунда: туган авылы Төркәйдә һичбер кеме дә калмаган, туганнары төрле якларга таралышкан, һәркемнең — үз тормышы. Рәсимәгә Югары Бишенде мәктәбенә юллама буенча эшкә җибәрелгән, аннары инде биредә төпләнеп гаилә корган бертуган апасы Зифа сыену урыны бирә.
Менә шулай, язмышына язылгандыр — Туймазы тарафларында бәхетенә таба зур адым ясый Благовар кызы. 1952 елда Усман белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Шунысы үзенчәлекле: Рәсимә Мөдәрис кызы озын гомере буена бер вазыйфада – авыл мәдәният йорты мөдире булып эшләп, пенсиягә чыга. Бөек Ватан сугышы яугире, төбәкнең данлыклы нефтьчесе Усман Фазлыйәхмәт улы да гомер юлын матур гамәлләр белән билгели, авылда абруйлы ил агасы булып таныла. Әйткәндәй, туган авылыннан чыгып китсә дә, югала торган кеше түгел ул – яңа йорт салып, нигез тергезә, соклангыч итеп дөньясын кора. Бер сүз белән әйткәндә, дүрт балага гомер биреп, ир-егетләргә дөнья кушкан барча вазыйфа-гамәлләрне дә үтәүгә ирешә. Рәсимә һәм Усман Фазлый­әхмәтовлар, һәркайсы 80 яшь үрен үтеп, 2010 елның җәендә бер-берсенең вафатына 45 көн аралыгында бакыйлыкка күчәләр.
Сугыш ветераннарының рухына багышлап, бу җәһәттән шуны да әйтеп үтәсе килә: илебез чикләрендә, шулай ук Туймазы тарафларында, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы гаять дәрәҗәдә зурлап билгеләнде. Яугир әти-әниләрен олылауга Фазлыйәхмәтовлар да лаеклы өлеш кертми калмады. Атап әйткәндә, алар тырышлыгы белән Җиңү батырлары Рәсимә һәм Усман Фазлыйәхмәтовларның сугышчан һәм фидакарь хезмәт юллары турында тарихи җирлектә видеофильм эшләнде, авыл биләмәсе үзәгендә күмәк тырышлык нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә өр-яңадан һәйкәл-сыннар белән бизәлгән заманча мемориал-обелиск төзелде. Балаларының олы ихтирамы йөзеннән һәм авылдашларның ихлас ризалыгы белән яугирләр исемлегендә, алфавит таләпләренә дә карамыйча, беренче юлны Бөек Ватан сугышында каһарманнарча көрәшкән Рәсимә һәм Усман Фазлыйәхмәтовлар алды. Башкача мөмкин дә түгел, ил батырлары — халык күңелендә, аларны онытырга хакыбыз юк.

Олы юлның башы

Югары Бишенденең яшь Фазлыйәхмәтовлар гаиләсендә баш бала булып Вингаль дөньяга килә. Бу урында тәүге карашка ук ят яңгырашлы исемнең тарихына тукталу зарур. Сабыйга исем сайлауга Рәсимәнең апасы, югарыда телгә алынган Зифа Мөдәрис кызының да турыдан-туры катнашлыгы бар. Ул географиядән дә укыта, бер дәрес вакытында күңеленә Бенгал култыгы атамасы кереп кала. Сеңлесенең беренче баласына “Бенгал” исемен нәкъ менә ул таба. Әмма сабыйга туу турында таныклык тутырганда авыл Советында ялгышлыкка юл куела. “Бенгал” дип язасы урынга мәгънәсенең аңлаешы чамалы исемне язып куялар. Рәсми документта урын алгач, хатаны төзәтергә соң була инде. Һәрхәлдә, авыл Советы хезмәткәре ата-ананы исемне язылганча калдырырга күндерә. Менә шулай итеп, малай, мәгънәсе сәеррәк булса да, ә болай матур гына яңгырашлы “Вингаль” исемен ала.
Сүз дә юк, кем әйтмешли, исеменнән битәр – җисеме кыйммәт. Яшәештәге әлеге хакыйкатьне исбат итү юлында сабыйны олы гомер юлы көтә бит. Авылдагы күпчелек яшьтәшләренә хас тормыш баскычларын берсен дә калдырмыйча үтәргә насыйп була Вингальгә. Атап әйткәндә, мәктәптә укыганда пионер да була, комсомолга да керә. Бу – 60-70нче еллар, илнең сугыштан соңгы авырлыкларны кичереп, чын мәгънәсендә, күтәрелешкә чыккан дәвере. Якты киләчәкнең тиз арада урнашуы фаразланса да, авылда тормыш барыбер шәптән түгел.
Сигезьеллык белем алгач, шуның белән укуын туктатып, умартачылыкка махсуслашкан Михайловка авыл хуҗалыгы училищесына керергә киңәш иткәндә әти-әнисе дә бу чордагы кырыс чынбарлыкны күздә тоткандыр. Аңлашыла, “Бал белән эш иткән кешенең тамагы тук булыр”, дип фаразлаган алар. Ә бит нәкъ шулай килеп чыга да. Нәсел-кавемнәрендә бал кортлары тотып, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр булуның йогынтысы да сизелгәндер. Үсмер чагында ук һөнәр алып, егет белгечлеге буенча хезмәткә туган авылындагы хуҗалыкка кайта. Менә шулай аның хезмәт юлы башлана — ”Туймазы” совхозының Тукай бүлекчәсендә умартачы ярдәмчесе вазыйфасында эшли башлый.
Вингаль Фазлыйәхмәтовның хуҗалык архивында сакланучы “Хезмәт кенәгәсе” белән танышырга туры килде. Хезмәт юлын чагылдырган рәсми документ “Туймазы” совхозы директорының 1973 елның 16 февралендә теркәлгән 46 санлы приказы белән башланып китә. Җәмгысы бер басма биттән торган кенәгәдә язмалар күп түгел. Вингаль Фазлыйәхмәтовның Совет Армиясендә 1974-76 еллардагы хәрби хезмәт чорыннан тыш, калган язмалар тулысы белән аның хуҗалыктагы эшчәнлеген чагылдыра һәм теге яки бу вазыйфага билгеләнүгә кагыла.
Шунысы әһәмиятле: Вингаль Фазлыйәхмәтов хәрби хезмәт вакытын, яшьлек елларын сагынудан бигрәк, тормышта чыныгу чоры буларак та кабул итә. СССР Кораллы Көчләренең Төньяк гаскәрләр төркемендә Польша Республикасында үткәрә ул ике ел гомерен. Бу вакыт аралыгында биредәге тормыш белән дә танышырга, алай гына да түгел, яшәеш шартларындагы аермалыкларны төсмер­ләргә дә өлгерә. Ни кызганыч, алар безнең ил файдасына булмый. Авыл хуҗалыгына да кагыла бу. Бер сүз белән әйткәндә, аның өчен солдат хезмәте бушка үтми. Иң мөһиме — эшкә дәрте артып кайта аның. 1976 елның декабреннән элекке вазыйфасына кайтарылып, умартачы эшен дәвам итә. Совхоз бүлекчәсенең умарталыгы зурдан булмый, умарталар саны — 30 баш тирәсе. Алты ел эшләү дәверендә өлкән умартачының Тукай бүлекчәсе умарталыгын сан ягыннан шактый ишәйтүе теркәлгән.
Гомумән, яшь белгеч, төп вазыйфасыннан тыш, хуҗалыктагы башка эшләргә дә җәлеп ителә, иң мөһиме – үзен җаваплы һәм эшлекле хезмәткәр итеп таныта. Бу чорда кадрларны сайлап алу һәм үстерүгә зур игътибар бирелүен яхшы беләбез. Умартачы вазыйфасында ипле генә эшләп йөргән Вингаль Фазлыйәхмәтов та совхоз җитәкчелегенең күз уңына эләгә: 1981 елда аны Тукай бүлекчәсенең комплекслы бригадасы бригадиры итеп билгелиләр. Әйтергә кирәк, хуҗалык эшчәнлегендә тарткан атка йөкне дә күбрәк төяү гадәте бар, шушы язылмаган кагыйдәгә ярашлы, бер ел үткәч, ышанычны аклаган бригадир бүлекчә җитәкчесе вазыйфасына күчерелә.
21 яшендә урта звено җитәкчесе баскычына күтәрелгән Вингаль Фазлыйәхмәтов шушы кыска гына вакыт аралыгында хуҗалык эшчәнлегендә шактый бай тәҗрибә тупларга өлгерә. Монысы инде аның эш стиленә дә бәйле, чөнки ул һәр тармакның үзәгендә кайнап, теләсә кайсы эштә якыннан катнаша, оештыру мәсьәләләрен хәл иткәндә механизаторлар, терлекчеләр белән уртак тел табып эшли. Язмышын ныклап авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ният иткәч, һөнәри белемен үстерү максатында 1984 елда Аксен авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга кереп, 1987 елда аны “агроном” белгечлеге буенча уңышлы тәмамлый.

“Бишенде” дигән даны бар

Үткән гасырның 80нче еллар ахыры илнең аграр тармагында да зур гына үзгәрешләр белән билгеләнде. Атап әйткәндә, РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказына ярашлы, 1989 елда төбәкнең иң эре хуҗалыгы булган “Туймазы” совхозы үзгәртеп корылды. Аның нигезендә ике предприятие – дуңгызчылыкка махсуслашкан Туймазы токымчылык заводы һәм “Бишенде” совхозы оештырыла. Яңа хуҗалыкка җитәкче бу чорда урнаша гына башлаган альтернативалы сайлау аша 16 февральдә гомум җыелышта сайлана. Өч кандидатура куелып, сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән үтә. Сайлауда катнашучыларның 67 процентының тавышын җыеп, Вингаль Фазлыйәх­мәтов җиңүгә ирешә.
Бу вакытта аңа 33 яшь тә тулмаган була әле. Әлеге чор өчен бу, чын мәгънәсендә, гадәттән тыш вакыйга, чөнки райондагы хуҗалык җитәкчеләренең уртача яше — 45 тирәсе. Әлбәттә, яшь җитәкчегә үзенә алган зур җаваплылык турында да онытырга ярамый. Совхоз карамагында — 6 мең гектардан артык сөренте җир, дистәләрчә терлекчелек фермасы һәм җитештерү объекты, моңа өстәп, Югары Бишенде авыл Советы биләмәләре белән бергә күрше-тирәдәге ун авыл халкы.
Күптармаклы хуҗалыкка идарә итү яхшы әзерлекле һәм үз өлкәсендә бай тәҗрибәле, иң мөһиме – зур максатлар куеп эшләүче белгеч­ләрдән башка мөмкин түгеллеген совхоз җитәкчесе яхшы белә. Шуңа да вазыйфасына керешү белән аның, бүгенгечә әйтсәк, “команда” тупларга тотынуы табигый. Бухгалтер Хафиз Зиннәтуллин, икътисадчы Кадрия Сәлигаскәрова, мал табибы Илдар Фазлыйәхмәтов, инженер Марсель Галиуллин, агроном Илгизәр Зиннәтуллин баш белгечләр сыйфатында җәлеп ителә, аларга “Туймазы” токымчылык заводыннан төзүче Равил Хәйбрахманов кушыла. Бердәм тырышлык белән төп җитештерү тармакларында эшләр җайга салына.
Әмма Вингаль Фазлыйәхмәтов моның ише көндәлек гадәти мәсьәләләрне хәл итү белән генә тынычлана торган җитәкчеләрдән түгел. Аның хәрби хезмәтне Польшада үтүе турында язган идек. Баксаң, күңел түрендә үзенең туган төбәген Европа дәрәҗәсенә якынайту ниятен йөрткән икән ул.
— Элек “Туймазы” совхозының бүлекчәләре саналган безнең төбәк авылларына, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче объектлар итеп кенә каралды, — дип искә алды ул. — Ягъни ашлык, ит һәм сөт сорадылар, планнарны тутырдылар җитәкчеләр, макталып, премияләр, башка бүләкләр алдылар, ә матди байлыкны тудыручылар авыз ачып калды. Монда мин социаль мәсьә­ләләрнең озак еллар дәвамында хәл ителмәвен күздә тотам. Менә туксанынчы елларны искә төшерик: юллар аяныч хәлдә, челтәр газы турында уйлаучы да юк, балалар бакчалары, медпунктлар җайлаштырылган иске биналарда урнашкан. Польшадагы җитеш, матур тормышны, торак пункт­ларының (бездәгечә “авыл” дип әйтергә тел бармый) төзеклеген күргәч, үзебездәге фәкыйрьлек искә төшә дә йөрәк әрни иде. Халык, ышаныч күрсәтеп, җыелышта сайлагач, ниятләремне тормышка ашыруга форсат чыкты, мөмкинлек артты. Хуҗалык эшләп тапкан акчаны социаль өлкәгә юнәлтүне эшчәнлегемдә төп юнәлешләрнең берсе итеп алдым.
Әйтергә кирәк, куелган максатның нәтиҗәләре ике-өч ел үтүгә үк төсмерләнә башлый. 90нчы еллар башында ук “Бишенде” совхозы элекке хуҗалыктан калган бурычларны түләп бетереп, икътисади бөлгенлектән котыла. Әлеге үзенчәлек тупланган акчаларны, матди-техник базаны үстерү белән бергә, социаль өлкәгә юнәлтү өчен юл ача. Нәтиҗәдә, хуҗалыкта социаль өлкә объектлары төзелеше киң колач ала.
Бу җәһәттән шундый искәрмә ясап үтик. 2019 елда “Бишенде” совхозы оештырылуның 30 еллыгы билгеләнде, шушы уңайдан бу чордагы социаль-икътисади үсешкә кыскача йомгак ясалды. Белгечләр исәпләвенчә, авылларның социаль өлкәсенә акча күбрәк тотынылган, атап әйткәндә, берничә дистә эре объект сафка баскан, алар арасында балалар бакчасы да, медицина пункт­лары да бар. Сүз дә юк, хәзерге чорда социаль өлкәне дәүләт үз карамагына алса да, 20 ел элегрәк бу юнәлештә авылларны финанслау “Бишенде” кебек аерым хәлле хуҗалыклар өстендә иде. Совхоз үзәге Югары Бишендедә генә, мәсәлән, хуҗалык исәбенә төзелгән яңа урам барлыкка килде. Тоташ алганда исә эчке ихтыяҗларга атап төзелгән фатирлар саны 28гә җитә. Моннан тыш, хуҗалыкта кабул ителгән программа буенча баш белгечләр һәм хезмәткәрләр өчен торак йортлар да күтәрелә.
Хуҗалыкта алып барылган социаль сәясәт нәтиҗәсендә авылларның йөзе танымаслык булып үзгәрде. Бу җәһәттән заманнан артта калмыйлар, атап әйткәндә, мәдәни-мәгариф объектларына өстәп, Югары Бишендедә мәчет тә төзелде. Башлангыч биредә яшәүче халыктан чыкса да, изге гамәлдән хуҗалык та читтә калмады. Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә күтәрелгән мемориал комплекс та авылга ямь биреп тора.
Утыз ике елдан артык эшчәнлеге чорында “Бишенде” совхозы, милек мөнәсәбәтләренә һәм илдәге аграр сәясәт таләпләренә бәйле, берничә тапкыр атамасын үзгәртте. 1992 елда, мәсәлән, ул “Күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе” атамасын ала, аннары 2002 елда “Авыл хуҗалыгы кооперативы” итеп үзгәртелә, 2010 елдан исә — “Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять” статусында. Моңа ярашлы, исәп-хисап эшенә, идарә итүгә, финанс-салым мөнәсәбәтләренә яңалыклар үтеп керде. Шуңа да карамастан, хуҗалык итү алымнары, асылда үзгәрешсез калды, дип әйтергә кирәк, һәм аларда коллектив әгъзаларының социаль яктан якланганлыгы өстенлекне алып тора. Әлеге үзенчәлек хуҗалык җитәкчесенең элегрәк телгә алынган эш стиленнән чыга, әлбәттә. Вингаль Фазлыйәхмәтов өчен колхоз — продукция җитештерүне күмәкләшеп алып барудан тыш, тормыш шартларына бәйле бердәм коллектив та бит әле.
Колхоз системасына электән кайгыда да, шатлыкта да бергәләшеп яшәү хас. Бу яктан караганда, элекке яхшы гадәтләр сакланган биредә. Мәсәлән, хуҗалык әгъзаларына карата аерым ташламалар бүген дә кулланылып килә. Торак белән тәэмин иткәндә, билгеләнгән шартлар үтәлгән очракта, аны шәхси милеккә күчерү каралган. Шәхси төзелешкә техника бүлү тәртибе, мохтаҗларга мал-туарны ташламалы бәягә сату, матди ярдәм күрсәтү – болар барысы да, хуҗалык Уставында урын алу белән бергә, тормыш-көнкүрешкә дә мотлак рәвештә үтеп кергән. Югарыда телгә алынган өстенлекләргә авыл тормышындагы йолалар, гореф-гадәтләрне үтәгәндә хезмәткәрләргә ял бирелүен, кыр эшләре чорында ашханәдә бушлай туклану оештырылуын да өстәргә кирәк.
“Бишенде” җәмгыяте бүген заман сынавын үтеп, районның аграр комплексында лаеклы урын тотучы, матди-техник яктан нык үсешкән заманча хуҗалык буларак билгеле. Авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә төп юнәлеш булып мул сөт бирүче сыер маллары асрау һәм үрчетү тора. Әйткәндәй, бүген үзен ныклап аклаган махсуслашуга юнәлеш җитәкче башлангычы белән 1995 елда ук алына һәм Туймазы төбәгендә беренчеләрдән булып “Бишенде” хуҗалыгында малларны ясалма орлыкландыру кертелә. Токымчылыкта башланган эшнең нәтиҗәсе буларак, 2008 елдан “Бишенде” җәмгыяте кара-чуар токымлы сыерлар үрчетү буенча репродуктор хуҗалык билгеләнеше алды. Токымчылык эше алып барылган тәҗрибә төркемендә 215 баш сыер исәпләнә, төп юнәлеш булып майлылык һәм аксым дәрәҗәсе югары яшь үрчем алу тора.
Бу урында шуны да билгелик: Вингаль Усман улы, бар булмышы белән авыл кешесе буларак, атлар ярата, аңа, һич арттырусыз, “ат җене” кагыл­ган. Әмма ир узаманы өчен атлар карап сокланырлык җан ияләре генә түгел. Бу йорт хайваннары элек-электән крестьян хезмәтен җиңеләйтүгә дә яраклаштырылган, алар, кем әйтмешли, файда да китерә ала. Әлеге үзенчәлекне хезмәт эшчәнлегендә дә уңышлы куллана җитәкче.
2000 еллар башында “Бишенде”дә атлар үрчетү җайга салына, атап әйткәндә, йөк атлары асрау махсус юнәлеш ала. Бу төр малларга ихтыяҗ зур булуга бәйле, тармак яхшы гына үсеш ала, нәтиҗәдә, йөк атлары белән сәүдә табыш китерә башлый. Хәзерге чорда хуҗалыкта атлар саны 100 баштан арта. Чабыш атлары үрчетү — шулай ук өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Иң сыналган, асыл токымлы атлар сатып алынып, алар токымчылык эшенә җәлеп ителә. Хәзерге вакытта исә, “Бишенде” республикада яхшы токымлы атлар асраучы эре һәм бу өлкәдә бай тәҗрибәле хуҗалык сыйфатында билгеле. Предприятие атлары республика һәм Русия күләмендәге спорт бәйгеләрендә призлы урыннар яулый, “Бишенде”не таныта. Бу җәһәттән хуҗалык атларының сабантуйлардагы күпсанлы җиңүләре турында язып үткән идек. Соңгы ике елда Уфаның “Акбузат” ипподромында даими үтүче республика бәйгеләрендә дә “Бишенде” чабышкылары лаеклы чыгыш ясый.
Гомумән, елкычылыкны үстерү буенча “Бишенде” җәмгыяте тәҗрибәсе республика күләмендә яхшы билгеле. Тармакны үстерү юнәлешендә өйрәнерлек, сабак алырлык һәм тиңләшерлек казанышлар күп. Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесенең дә атлар үстерү белән шөгыльләнүче коллегалары арасында абруе зур, аның киңәшләренә республика җитәкчелеге дә игътибар итә. Үткән елның октябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәм аның актив катнашлыгында республиканың елкычылык өлкәсендә әйдәүче хуҗалыклары җитәкчеләренең очрашуы үтте. Дәрәҗәле форумда Вингаль Фазлыйәхмәтов та катнашты һәм елкычылык проблемалары буенча эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар елкычылык тармагын арытаба үстерүгә хезмәт итәр, дип ышанасы килә.
Әйе, заманча авыл хуҗалыгы предприятиесе булган “Бишенде” җәмгыятенең матди-техник мөмкинлекләре бүгенге чор таләпләренә тулысынча җавап бирә, шуңа бәйле, аның киләчәге дә өметле, дип әйтергә ныклы нигез бар.

Хезмәтенә күрә – хөрмәте

“Бишенде” җәмгыяте Башкортстанның аграр тармагында озак еллар дәвамында иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булып кала. Шунысы үзенчәлекле: бу исемне ул икътисадтагы иң катлаулы чорларда да аклап килде. Моңа бәйле, хуҗалыкның республика дәрәҗәсендәге уңышлары зур һәм алар лаеклы бәһаләнә.
32 еллык тарихында югары хезмәт күрсәткеч­ләренә ирешкән, социаль өлкәдә яуланган үрләр өчен “Бишенде” хуҗалыгы Русия һәм республика дәрәҗәсендәге күпсанлы бүләкләргә лаек була, алар арасында Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары гына да өч йөзләп данә исәпләнә. Ягъни хуҗалык ел саен төрле өлкәдә унлап рәсми бүләккә лаек булган. Туймазы районы һәм Башкортстан күләмендә “Бишенде” җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә ел йомгаклары буенча 20 тапкыр җиңүче сыйфатында таныла. Әйтергә кирәк, “Башкортстан Республи­касының иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе” исеменә “Бишенде” хуҗалыгы 2014 елдан өзлексез рәвештә лаек булып килә. Башкортстанның төрле чорлардагы җитәкчеләре Мортаза Рәхимов, Рөстәм Хәмитов һәм Радий Хәбиров култамгалары куелган республика дәрәҗәсендәге Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары бер дистәгә якын исәпләнә. Башкорт­станның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов “Бишенде” җәмгыятендә берничә тапкыр рәсми эш сәфәрендә булып китә, шулай ук республика күләмендә биредә үткән аграр тармак киңәшмәләрендә даими катнаша. Матди-техник яктан хуҗалык өчен моның матур гына нәтиҗәләре дә була. Атап әйткәндә, рәсми сәфәрләрдән соң производство объектлары, мәктәп төзелешенә финанслар бүленү матур гадәткә әйләнә.
“Бишенде” җитәкчесенең озайлы фидакарь хезмәте дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре белән билгеләнгән. 1995 елда аңа “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, ә 2010 елда “Русия Федерациясе агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” исемнәре бирелә. Вингаль Фазлыйәхмәтов районның җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашып килә: күп тапкырлар Югары Бишенде авылы, Туймазы районы Советлары депутаты булып сайлана.
Аграк тармакта бай тәҗрибәле җитәкче, оста оештыручы, төбәктә җәмәгать эшлеклесе булып танылган Вингаль Фазлыйәхмәтовның районда абруе зур. Аның 2019 елда Туймазы районының “Ел кешесе” булып танылуы да бу хакта ачык сөйли.
Вингаль Усман улы гомер юлындагы истәлекле датаны хезмәт дәрте һәм рух күтәренкелегендә каршылый, димәк, җимешле эшчәнлек дәвам итә.

Фәнүр Гыйльманов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясе лауреаты.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: