+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2014, 03:00

Тормыштан ямь таба белергә кирәк

Югары категорияле психиатр-нарколог Азат ӘСӘДУЛЛИН белән әңгәмә.Дөньяда кеше үзе теләп алган ике генә чир бар: ул да булса — наркомания белән алкоголизм. Шуңа күрә мондый чирлеләргә җәмгыятьтә күпләрдә караш бер: үзләре теләп шушы көнгә төшкәннәр икән, терелү хәстәрен дә үзләре күрсен. Ләкин алар шундый ук кешеләр, араларында туганнарыбыз, якыннарыбыз да булуы мөмкин. Менә шунда инде аларны коткарырга теләп, дәваханәләргә, табибларга йөри башлыйбыз.Азат Әсәдуллин — үз гомерендә бик күп наркоман һәм алкоголикларга ярдәм иткән, байтагын шушы сазлыктан тартып чыгарган, кире тормышка кайтарган табиб. Республиканың 1нче наркология диспансеры бүлек мөдире, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле психиатр-нарколог, БДМУның психиатрия һәм наркология кафедрасы укытучысы белән шушы темага әңгәмә кордык.

Читайте нас: