Матур көзге көндә велосипедта йөрергә чыктым. Килешергә кирәк, хәзер велосипедлар да элекке кебек түгел — уңайлы. Әле мин сәяхәткә алып чыкканы да унҗиде тизлеккә ия, алгы һәм арткы тормозлары бар. Теләсә нинди үргә менә, очып барганда да “шап итеп” туктый ала. Әмма велосәяхәт бик гади тоелса да, җиңел булып чыкмады.
Лифтка көч-хәл белән сыйдым. Корыч атымны бер тәгәрмәчкә бастырып, тын да алмый төшәргә туры килде. Паркка машина белән барырга ниятем шундук челпәрәмә килде — транспорт багажникка сыймады.
Бирешмим. Йорт тирәли йөрергә булдым. Әмма Уфаның мин яшәгән “Солнечный” микрорайонында соңгы елларда күпкатлы йортлар гөмбә кебек үсеп чыкканлыктан, анда велосипед белән түгел, атлап йөрү дә авырлашты. Адым саен машина...
Бакалы урамы буйлап менеп, паркта йөрергә уйладым. Чынлап та, велосипедның үргә көче җитә икән. Тик юл киселешләрендә күп дигәндә 100 метр саен бордюрлар юлны бүлә. Моңа чаклы бу киртәләргә бер дә игътибар итмәгәнмен икән, дип уйлыйм. Велосипедчылар гына түгел бит — коляскалы хатыннар, мөмкин-лекләре чикле кешеләр дә йөри бу юлдан, аларга да зур киртә бу...
Ял көне булганга, паркта кеше күп иде. Шунлыктан, начар түшәлгән юллы җирдә генә каршылыксыз хәрәкәт итеп булды. Дөресрәге, паркта иркенләп йөреп булмады.
Шулай да бирешмим. Беләм, Уфаның үзәк урамнарында велоюллар төзелде. Көч-хәл белән велосипедымны троллейбуска тыгып, шуларны эзләп киттем. Таптым. Велоюллар бик кызыклы ләбаса — алар аерым төзелмәгән, булган тротуар өстендә генә сызылган. Әлбәттә, җәяүлеләр юлы тарайган. Шуңа күрә алар велоюлны бар дип тә белми — үз юлыннан йөри бирә. Берәр сәгать җәфаланып йөргәннән соң, велосипедымны яңадан троллейбуска кертеп, кайтып киттем. Җәяү йөрүдән дә файдалырагы юк икән. Иң мөһиме, нервлар саклана.