+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 ноябрь 2014, 22:08

Сәламәтлек киштәсе

Табиб киңәшләре...

Томау төшсә...

Томау төшкәне сизелә башлау белән тиз арада аякларны җылыту хәстәрен күрү мөһим. Йокларга ятар алдыннан аякларны башта горчица кушылган кайнар суда тотарга, аннары тиз генә салкын су коеп, яхшылап сөртергә һәм оекбаш киеп юрган ябынып ятарга кирәк. Шулай эшләгәндә салкын тиюне җиңел генә үткәреп җибәрергә дә була.
Өйдә торганда йон оекбаш эченә горчица порошогы сибеп киеп йөрсәң, томау тиз үтәр.
Әледән-әле борынны чәй содасы кушылган җылымса су белән юарга киңәш ителә.
Ромашка төнәтмәсе яисә ак чыршы мае тамызылган кайнар су белән ингаляция ясау да авыруга каршы нәтиҗәле булачак.

Тамак авыртса...

Тамак төбе кымырҗый башлагач та көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Ромашка, шалфей яки тырнак гөле төнәтмәсенең ярдәме тиз сизелер. Моның өчен стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да 15-20 минут каплап тотасың.
Муенга компресс куюның да файдасы бар: марля кисәген җылытылган көнбагыш маена манып аласың да авырткан урынга ябасың. Өстенә балавызлы кәгазь яисә пленка каплап, җылы шарф белән уратып куясың.

Ютәл башланса...

Бер баш суганны вак кына тураганнан соң, чәй пешергән кебек, өстенә кайнар су коеп, биш минут чамасы каплап тотасың. Шуны ике-өч минут эчендә аз-аз йотымнар белән эчеп куясың.
Бал, глицерин һәм лимон сутын бертигез алып, яхшылап бутарга һәм көненә өч тапкыр берәр чәй калагы кабып куярга киңәш ителә.
Эвкалипт яфрагы яисә бөтнек белән даими ингаляция ясау каты ютәлне дә басарга мөмкин. Әлеге үләннәрнең эфир маен да кулланырга була.
Озакка сузылган ютәлне фенхель (укропның бер төре) салып кайнатылган сөт белән йомшартырга була. Аны йокларга ятар алдыннан йотымлап кына эчәргә кирәк.
Читайте нас: