+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 декабрь 2014, 23:37

Баланың сөйләмен үстерәбез

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең төп бурычы — балаларның акыл үсешен һәм сөйләм телен үстерү. Балаларның сөйләм теле үсеше еш кына артта кала. Бу хәтта ишетү органнары, үзәк нерв системасы нормаль булуга да карамый. Сәбәп нидә соң?

Сөйләм теле үсешен, гадәттә, баланың өлкәннәр белән аралашуына турыдан-туры бәйләп бәялиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм, һәр мөмкинлектән файдаланып, өлкәннәр нарасыйлары белән әңгәмә кора. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә яисә төрле авазлар гына куллана. Сүз дә юк, бу факторны исәпкә алмый ярамый, тик башкалары да күп.
Әгәр баш миенең төзелешенә күз салсак, хәрәкәтчән сөйләм өлкәсенең хәрәкәтләнү өлкәсе белән янәшә урнашуын, аның бер өлеше булуын күрербез. Димәк, сөйләм моторикасы баланың гомуми моторикасы белән бәйле? Юк, бу ялгыш фикер. Хәрәкәт проекциясенең өчтән бер өлешен сөйләм зонасына якын урнашкан кул чуклары проекциясе алып тора. Шуңа күрә бармаклар белән нәфис хәрәкәтләр ясауның баланың сөйләмен үстерүдә әһәмияте бик зур. Бармак хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсе сөйләм дәрәҗәсе белән тәңгәл. Һәр бармагы белән аерым хәрәкәт ясый алган бала әйбәт сөйләшә. Һәм киресенчә: бала сөйләшә белмәсә, аның бармаклары барысы бергә бөгелә-турая, “каты” яисә “сыек буынлы” була. Шуңа күрә, баланың бармаклары иркен хәрәкәтләнмәсә, аның сөйләмен үстерү мөмкин түгел.
Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомумхәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклары хәрәкәтендә дә тайпылышлар була. Шуңа күрә тәрбия-белем бирү системасында шул юнәлештә төзәтмә кертү чаралары каралган. Балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул функцияләренең зур стимуллаштыру әһәмиятенә ия булуын билгели. Педагогик фәннәр академиясенең Балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе институты хезмәткәрләре балаларның сөйләм үсеше бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйлелеген күрсәтә.
Күпсанлы тикшеренү һәм тәҗрибә уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачылган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була; гомумхәрәкәт нормада яисә нормадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артта калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана. Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләмен үстерергә мөмкин.
Читайте нас: