+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 декабрь 2014, 22:06

Баздагы витаминнар

Кибет киштәләрендәге яшелчә-җимешләргә караганда, үзебезнең баздагы хәзинәбезнең файдалырак булуын күпләр беләдер. Мәсәлән, бакчада үстергән шалканны гына алыйк. Сирәк очрый торган глюкорафанин элементы күп булу сәбәпле, шалканда шешкә һәм диабетка каршы көчле сыйфатлар тупланган. Әфлисун, лимон һәм кәбестәгә караганда, шалканда С витамины икеләтә артыграк. Ә фосфор күләме буенча ул редисны һәм ачы торманы күпкә уздыра.

Кеше организмына кирәкле минераль тозларга бай булуы белән дә шалкан — бик файдалы яшелчә. Мәсәлән, анда булган күкерт тозлары канны чистарта, бөерләрдәге һәм сидек куыгындагы ташларны кисәкләргә тарката. Инфекция вакытында, бронхит һәм тире авыруы булганда да аларның файдасы бар.
Шунысы мөһим: соң утыртылган шалкан файдалы сыйфатларын югалтмыйча базда озак саклана. Аны үстергәндә күләгәрәк урынга утыртып, мул итеп су сибәргә киңәш ителә.
Базыгызда кәгазьгә төрелгән кәбестәләр дә бардыр әле. Аларның бик файдалы диетик ризык булуын беләсездер инде. Чынлап та, кәбестәдә организмда май катламы туплануга каршы торучы тартран кислотасы бар. Бу кислота бигрәк тә чи яшелчәдә күп.
Кәбестә күптөрле витаминнарга, бигрәк тә С витаминына бик бай. Бу витаминнар озак торган һәм тозланган кәбестәдә дә яхшы саклана. Кеше көненә 200 грамм чамасы — чи, 100-150 грамм тозлы кәбестә ашаса, организм С витамины белән тиешле күләмдә тәэмин ителә.
Кәбестәдә, шулай ук, макро- һәм микроэлементлар, сирәк очрый торган күкерт, кальций, магний, калий, фосфор, хлор, йод, кобальт, тимер, цинк, бакыр, марганец бар. Кәбестә клетчаткасы ашказаны эшчәнлеген яхшырта, холестеринны һәм май тукымаларын киметә, эчәктәге таркалган бактерияләрне юк итә.
Тозлы кәбестә шикәр диабеты белән авыручыларга киңәш ителә. Стоматит авыруы булганда, уртлар канаганда да тозлы кәбестәне озак итеп чәйнәү файдалы.
Читайте нас: