— Безне ничек укыттылар, мин дә шул алымнарны кулланырга тырышам, бердәмлеккә өйрәтәм, тик соңгы елларда яшьләр үзгәрде, үзара аралашуда таркаулык сизелә. Менә шул мине бераз борчуга сала, — ди тәҗрибәле табиб һәм педагог. Әлбәттә, Равил Усман улының болай дип әйтергә хакы бар. Чөнки аның үзенә төбәк медицинасын алдынгылар исәбенә чыгаручы һәм гомум хирургия кафедрасына нигез салучы Шамил Гыйниятуллин, Ибраһим Рәхмәтуллин, Ирек Сафин, Евгений Кель, Венер Сәхәветдинов, Вил Тимербулатов, Эдуард Райнох, Ишморза Һидиятов, Израил Шенбергер, Михаил Царев кебек танылган хирурглар һәм галимнәрдә уку бәхете тигән. Алар кулы астында әзерлек үткән табиблар бүген дә медицинаның нигез ташын тәшкил итә.
Равил Усман улы Киров өлкәсендә туып-үскән, медицина белән кечкенәдән кызыксына башлый. Балалар бакчасына йөргәндә ГДРда хезмәт иткән абыйсы аңа “Айболит” уены алып кайтып бүләк итә. Уенчык фонендоскоп һәм шприцтан башланып китә дә инде. Уку йорты сайлар вакыт җиткәч, Уфа медицина институтына туктала.
Равил Смакаев, әлеге студентлар кебек, өченче курстан ук Республика клиник дәваханәсенә йөреп, операцияләрдә катнаша, обходларда була, кизү тора. Укудан соң “Ашыгыч ярдәм”дә дә эшләргә өлгерә. Шушы рәвешле, егетнең табиб буларак холык-фигыле формалаша.
Факультет хирургиясе кафедрасында дәресләрне ул вакытта тәҗрибәле хирург-эндокринолог Ибраһим Рәхмәтуллин алып бара. Шуңа зобка операцияләр күбрәк ясала. Егеткә бик катлаулы операцияләрдә катнашырга туры килә. Кафедра каршындагы фәнни түгәрәктә чыгышлар ясый. Шунда бик авыр бер кизү тору вакытында остаз укучысына ярдәмгә килә. “Укытырга туры килсә, нәкъ остазларым кебек, студентларны хөрмәт итеп, аларга ярдәм кулы сузачакмын”, — дип нәзер әйтә ул һәм гомер буе шуңа тугры кала.
Интернатураны да Равил Смакаев әлеге дәваханә шартларында үтә һәм шунда эшкә кала. Тик юнәлешне генә бераз үзгәртә. Эч куышлыгына операцияләр ясый башлый. “Ни өчен?” — дигән сорауга: “Имтиханнарда еш кына эчәкләргә бәйле сорау эләгә торган иде”, — дип җавап бирде. Ул моны сизеп, имтиханга шушы тема буенча өстәмә әзерләнеп керә торган була.
Уфада проктология буенча операцияләр 1968 елдан эшләнә башлый. Республикада бу юнәлешкә нигезне Израил Шенбергер сала. Авырулар башта поликлиника шартларында, аннары 8нче дәваханәдә кабул ителә. 1971 елда Республика клиник дәваханәсендә 40 урынлык бүлек ачыла. 1983 елда шәһәр бүлекчәсе 21нче дәваханәгә күчерелә һәм бүген дә шунда эшли. Профессор Венер Сәхәветдинов җитәкчелегендә профессор Вил Тимербулатов, Мәҗит Ишемов һәм Равил Смакаев эч куышлыгына операция ясау буенча зур казанышларга ирешәләр. Операцияләр белән бер үк вакытта шушы юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, яңа алымнар эзләп табалар. Равил Смакаевның практик эшчәнлеге Республика клиник дәваханәсе белән бәйле булса да, кандидатлык диссертациясен язу чорында ул 21нче дәваханә белән хезмәттәшлек итә. Смакаевның диссертациясе кискен парапрактитны дәвалауга багышланган. Ул аны Казанда яклый. Арытаба оча сөяге эчендәге шешләр, эчәкләр җилсенүе һәм койрык сөягенә операция ясау юнәлешләре буенча тикшеренүләр алып бара, соңгысы буенча операция ясауның яңа алымын уйлап таба. Мәскәү, Мюнхен, Вена, Цюрих һәм Барселонада үткән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, чыгышлар ясый. Шул арада Уфада республика күләмендәге колопроктология үзәге ачу мәсьәләсе өлгереп җитә. Моның өчен барлык шартлар да тудырыла. Үзәк Республика клиник дәваханәсе каршында эшли башлый.
Ул бик вакытлы ачыла. Чөнки республикада бигрәк тә юан эчәктәге авырулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп була. Равил Усман улы бер тапкыр районга чыгуда биш көндә йөз кешене тикшерә һәм аларның 21ендә яман шеш таба, тагын бишесенә операция ясау соң була, моннан тыш, берничә кешегә дәвалау курслары тәгаенләнә. Кызганычка каршы, Равил Усман улы үзәккә җитәкчелек итүдән китә. Бүген үлем күрсәткечләрен киметү турында сүз барганда, әлбәттә, бу юнәлештәге эшчәнлек аеруча актуаль булып кала.
Онкологиядә үлем очрагына китерүче сәбәпләр арасында юан эчәктәге шешләр бүген дүртенче урынны били. Равил Усман улының бу җәһәттән тәкъдимнәре бар: һәрбер медицина округында табиб-колопроктологның булуы таләп ителә. Хирургия ярдәмен аларга үзәк хирурглары районга чыгып күрсәтә ала. Шушы рәвешле бу юнәлештәге югары технологик ярдәмне урындагы шартларда күрсәтү мөмкинлеге туар иде. Ә Уфадагы үзәктә авыр хәлдәге авыруларны дәвалап булыр иде. Югыйсә, бүген мондый операцияләр Уфада гына ясала. Шуңа чират та зур.
Дөрес, хәзер бу катлаулы операцияләр югары технологияләргә нигезләнеп эшләнә. Элек бер операция 5-6 сәгать дәвам итсә, бүген 2 сәгать вакыт та җитә. Өстәвенә, наркоз бирү күләме кими, җөйләрне техника сала, операция күп очракта тәнне ярып түгел, тишеп кенә эшләнә.
Кадрларга килгәндә, бездә проктологлар җитәрлек күләмдә әзерләнә, укыту системасы да югары дәрәҗәдә. Чит ил студентларыннан аермалы буларак, безнекеләр өченче курстан ук клиник фикерләүгә ия. “Ни өчен кешеләр чит илдә операция ясата соң?” дигән сорауга да Равил Усман улы Германиядә һәм Израильдә шул ук безнекеләр, Русия вузларында, шул исәптән Башкортстанда, белем алган табиблар эшләве турында җиткерде. Бу бездә белгечләр югары дәрәҗәдә әзерләнүе хакында сөйли. Тик андагы техник тәэминат операцияләрнең сыйфатын тагын да югарырак күтәрү мөмкинлеге бирә, дигән фикердә ул.
Ил башлыгы Владимир Путин үзенең еллык Юлламасында үлем очракларын киметү мәсьәләсен медицина өлкәсендәге төп бурычларның берсе итеп билгеләде. Башкортстанның атказанган табибы Равил Смакаев кебек табиблар бу бурычны үтәү өчен бөтен сәләтен, көчен сала. Республикада колач алган диспансерлаштыру һәм төрле программалар да шуңа юнәлтелгән. Әмма тармакта проблемалар җитәрлек. Алда аларны бердәм көч белән җиңеп чыгу бурычы тора.